Мәкаләләр > Просмотр СМИ
Җәй белән хушлаштык

Питрауны бәйрәм иткәннән соң җәй белән саубуллашсаң да була. Кошлар сайраудан туктый, ә кәккүк тавышын икенче җәйгә кадәр ишетмәячәксең. Керәшен татарлары бәйрәме әнә шундый сынамышларны үз эченә ала.

Быел яңгыр тамчыларына тилмергән җәй башкаларына охшамаса да, питраучылар исә көн көзгә авышкан дип саный. Әйе, гомер-гомердән килгән традицион бәйрәмнең үз кануннары бар. Басуда җиң сызганып эшкә тотынганчы, бөтен авыл һәм шәһәр халкы гөрлә­теп күңел ачарга тиеш. Нәкъ менә шул көнне бер-берсенә күз атып йөргән егет белән кыз вәгъдәләшә. Питрау көнне өйләнешкән парларның гаиләлә­ре нык һәм бәхетле була икән.

Узган шимбәдә Мамадыш районының Җөри авылындагы урман куенына сыенып утырган алан вәгъдәләшкән парларны да, тирә-юньдәге авыл халкын да, мәртәбәле кунакларны да үзенә җыйган иде. Унберенче тапкыр үткә­релүче Питрауга быел Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Республиканың Президент Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, Татарстан Премьер-министр урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева да килгән иде.

– Республикада күп милләтле халыкларның этно-мә­дә­ниятенә зур игътибар бире­лә, – диде Илдар Халиков. – Үз милли бәйрәмнәрен татарлар һәм руслар гына түгел, мордва, мари, чуаш халкы да даими билгеләп үтә. Милли традиция­ләребез көннән-көн арта бара.

Хөкүмәт җитәкчесе Татарстан Президенты Рөстәм Миң­нехановның котлау хатын укыганнан соң дистә ел буе Пит­рау бәйрәмен оештыруда зур ярдәм күрсәткән мамадышлыларны да бүләкләп китте. Алар арасында, әлбәттә инде, Җөри авылы егете, “Ак барс” холдинг компаниясе директоры Иван Егоров та бар. Әнә бит авылдашлары: “Бәйрәмне матди яктан тотып торучы Иван Михайлович булмаса, Питрау мондый зур масштабта узмас иде”, – диләр.

Җәйне озату бәйрәме, чыннан да, бик күп халыкны үзенә туплый икән. Мәйданда 30-50 мең халык җыела, дигәч, баштарак ышанмаган идек. Кичкә кырын урам тутырып яшьләрнең, күз күреме җитмәслек ераклыкка җәелгән машина агымын күргәч шаккаттык. Татарстан җирлегеннән генә түгел, Чиләбе өлкәсеннән, Баш­кортстан Республикасыннан килүчеләр дә шактый иде. Бәйрәм тантанасында утызга якын керәшен фольклор ансамбле катнашты.

Көн кичкә авышкач, халыкның мәйданга агылуын соңын­нан гына аңладык. Чөнки Пит­рауның нәкъ менә кызган чагы шунда икән бит. “Керәшен чи­бәре”, “Асыл җиңги” бәйгелә­рендә иң гүзәл туташларны һәм ханымнарны сайлыйлар. Уттан сикерү уеннары яшь­ләрне тагын да җанландырып җибәрә, уен-көлке, җыр-бию белән таң аттыру нәкъ менә Питрауның күңелле мизгел­ләре дә инде.

Мамадышның Юкәче һәм Ташлыяр авылларыннан килгән “Туганайлар” яшьләр ансамбле биредәге бәйрәмнең традицияләрен ятлап бетергән. Мәктәпне тәмамлап чыккан югары сыйныф укучылары үзләренең милли гореф-га­дәтләрен балаларга беренче сыйныфтан ук төшендерә башлый, җыр-биюләр өйрәтә икән. Регина Павлова әйтүенчә, күлмәкләрне әби-ба­байлар үрнә­гендә Алабуга шәһәрендә тектереп кайтканнар. “Элеккеге күлмәкләрне музейларда ка­дерләп саклыйбыз”, – ди ул.

Регина 2008 елда “Керәшен чибәре” бәйгесендә җиңү яулаган икән. Аның әйтүенчә, конкурста катнашкан һәр туташ йолаларны, аш-су ризыкларын белергә тиеш, ди. Менә шул “сират күпере”н узучылар гына җиңүчеләр рәтендә була ала икән.

Пирауда керәшен татарлары фольклор ансамбльләре генә чыгыш ясамый, республи­каның танылган җырчылары, биючеләре дә мәйдан тотты. Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев бәйрәмнең берсен дә калдырганы юк. “Питрау – гади генә бәйрәм түгел, бу – республикада яшәү­че халыкларыбызны бергә ­туплаучы чара, – ди җырчы. – Беләсезме, керәшен авыллары милли бәйрәмнәрне бүленеп-бүленеп үткәрә. Берәүләр Троцкийны, икенчеләр Казанскийны, өченчеләр Питрауны билгеләп уза. Иң зур бәйрәм, әлбәттә инде, Җөридә”.

– Питрауны Сабантуй бәйрә­менә генә кайтарып калдырырга ярамый, – ди танылган җырчы, композитор Виталий Агапов. – Соңгы егерме елда илдәге яңарыш шулкадәр зур тизлекләр белән югары үрмә­ли. Менә шул бүгенге заман мохи­тендә элеккеге традиция­ләре­без коелып кала, үз асылын югалта. Бу бәйрәмдә дә күбрәк фольклор үрнәкләребезне калку күрсәтергә кирәк. Үз казаныбызда кайнап ятарга тү­гел, һәр төбәкнең матурлыгын, аның традиция­ләрен күрү зарур.

Дөрес, гасырдан-гасырга сакланып килгән җырларны гармунга гына сузу дигән сүз түгел бу. Хәер, Җөри авылының әбиләре әнә шул дәвергә кайтырга, яшьлекләрен сагынырга тели, әлбәттә. Әмма Виталий Агапов керәшен халык җыр­ларын яңартып, заманчалаштырып җырлауны да максат итеп куя. Чөнки яшьләрне җә­леп итү өчен заман белән бергә атларга кирәк. Сүрәкә­ләрне, тәңкәләрне оныта башлаган, традицияләрдән шактый гына калышкан яшь буынны үткәнгә кайтару әкрен-әкрен адымнар белән генә бара шул ул. Милли мирасны югалтуы гына җиңел аны, ә менә, үткәнне кире кайтару, ай-һай, авыр.

"Ватаным Татарстан", 2010 елның 19 июле