Мәкаләләр > Просмотр СМИ
Ханлы булуыбыз бар

Әстерхан татарлары үзләренең җирле традицияләрен, мәдәниятләрен һәрвакыт күз карасы кебек саклый. Кайчандыр ханлык тоткан халыкның үз гореф-гадәтләренә, йолаларына булган мәхәббәтен аңлавы авыр түгел, билгеле. Татар фольклорында үзенчәлекле бию үрнәкләре, урам җырлары белән әстерханлыларның кабатланмас үз урыннары бар. Алар Казан белән дә гомер-гомергә элемтәне өзмәде, һәрвакыт ныгытып торды.

Безнең җырчылар электән үк шул кунакчыл якка тартылды. Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Флера Сөләймановалар буынының гастрольләрен Әстерхан тарафыннан башлаулары да тикмәгә генә түгел. Бүген дә биредән җырчылар өзелеп тормый. Салават Фәтхетдинов, Зөфәр Хәйретдинов, Айдар Галимов - милләттәшләребезнең һәрвакыт көтеп алган кунаклары.

Эстрада җырларына кытлык кичергән Әстерхан татарлары да Казанга еш килә. Җырчы Руслан Хан (Җомагильдиев) "Татар моңы" яшь башкаручылар фестиваленә килгәндә үк Татарстанны үз итеп калган. Композитор, җырчы Зөфәр Хәйретдинов еш кунак була икән. Ул Әстерханга бер кочак татар җырларын төяп алып китә. "Хан" тәхәллүсе белән сәхнәгә чыгуы да - Зөфәр абыйның тәкъдиме. Әстерханлыларга ханлыкларын искә төшерүче бу исем бик ошаган.

- Биредән бик күп багаж төяп китәм, - ди Руслан. - Репертуарымны яңа җырлар белән баетып кына калмадым, нәкъ менә Казанда профессиональ яктан камил җырларга өйрәндем.

Музыкаль белеме булмаган егетне, сиңа Казан дәүләт гуманитар-педагогика университетында белем бирүче, танылган җырчы Миңгол Галиевкә барып дәресләр алырга кирәк, дип кодалый башлагач, ул ике дә уйламый, әрсезләнеп мөгаллимнең бүлмәсенә үк килеп керә. "Миңгол абыйның мөлаемлеге, бер дә авырсынмыйча башкару осталыгына өйрәтергә алынуы сокландырды мине", - ди ул.

Халык җырларын да, классик композиторларның әсәрләрен дә өйрәнә Руслан. Эстрада казанында кайнаса да, тамашачы тирән мәгънәле җырларга да мөкиббән шул ул. Андый җыр бәйләмнәрен шушы көннәрдә дөнья күргән җыентыгына да керткән. Күптән түгел Русланның Әстерхан өлкәсендәге "Дуслык" милли татар җәмгыяте залында узган концертыннан казанлылар да мәмнүн булып кайткан. Тиздән ул башкалада да концерт куярга җыена. Репертуарын исә халык җәүһәрләре дә бизәп торачак.

Хәер, милли җырларыбызга концерттагы тамашачылар гына түгел, туй мәҗлесләрендәге халык та сусаган икән. Руслан инде бик күп еллар Әстерхандагы авыл-шәһәрләрдә туйлар алып бара. Шуңа күрә үзенең ата-бабаларының гореф-гадәтләрен, йолаларын ун бармагы кебек яхшы белә ул.

- Бездә туйлар йөз кешелек кенә булмый, мәҗлескә җиде йөздән артык кеше җыела, - ди Руслан. - Урамга зур чатырлар коралар. Туй мәҗлесендә җыр-уен, җирле халыкның традицияләре бик тә сакланган.

- Туйларны гел татарча гына алып барасызмы? - дип кызыксынам.

- Әлбәттә. Татарча җырлыйм, татарча сөйлим. Үзебезнең гореф-гадәтләребезне нәкъ менә туйларда күрергә мөмкин дә инде.

Руслан авылдагы туйларда 4 яшеннән үк җырлап йөргән. Үзлектән гитарада уйнарга өйрәнгән.

Әстерхан татарлары кыз сорарга күнекмәгән. Кыз урлау традициясен гомер-гомердән саклап килгәннәр. Авылныкыларны гына түгел, шәһәр кызларын да урлап алып китәләр икән. Икенче көн иртән-иртүк егетнең әти-әнисе тәм-томнар, кәнфит-чикләвекләр төяп кыз өенә килеп керә. Әти-әнисе подносны алса, кызларын кияүгә бирергә ризалык белдергән дигән сүз. Кичкә никах укыталар, туй көнен билгелиләр.

Руслан хатыны Заринаны урлап алып кайткан. Абдулкадыйр, Салават исемле ул һәм Мәликә атлы кыз үстерәләр. "Казанга күчеп киләсебез килә. Дөресрәге, татар авылына, - ди Руслан. - Миңа биредәге татар мохите ошый. Иҗатымны Казанда дәвам итәсе иде".

- Син Әстерханнан күчеп киткәч, халык нәфис сүз остасыз, җырчысыз калмасмы икән инде? - дип сорыйм Русланнан.

- Анысы өчен куркасы юк, Әстерханда мине алыштырырлык талантлар җитәрлек, - ди ул.

Шулайдыр да, әмма үз җиренең кабатланмас талантлары була. Руслан Хан әнә шундыйлардан. Милли җанлы, татар рухлы, "Әллүки"ле татар ул.

"Ватаным Татарстан", 2010 елның 31 июле