Мәкаләләр > Просмотр СМИ
“Җырлыйк әле!” татарларны берләштерә

Дөнья буйлап сибелгән татарларның мәхәббәтен яулаган “Җырлыйк әле!” тапшыруы август һәм сентябрь айларында тамашачыларны бер яңалык белән куандырачак. Төгәлрәк әйткәндә, ике ай дәвамында тапшыруда нәкъ менә читтә яшәүче милләттәшләребез үзләренең җыр сәләтен күрсәтәчәк. “Җырлыйк әле!”нең беренче махсус чыгарылышларын тамашачылар 7нче августта ук карый алачак. Анда Самара өлкәсе Ярмәк авылы һәм Оренбург өлкәсе Әсәкәй авылыннан килгән милләттәшләребез җырлаячак.

Тапшыруның мондый чыгарылышлары быел ил күләмендә халык санын алуга бәйле төшерелде. Биредә чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезнең тормышы, аларның еракта да татарлыкларын саклап калырга омтылулары, татар телендә җырлаулары һәм сөйләшүләре бөтен татар халкына үрнәк булырга тиеш. Тамашачылар август аенда Ижау, Чувашстан, Мәскәү һәм Ульян өлкәләрендә яшәүче сәләтле татарларның чыгышын караячак. Сентябрьдә башка төбәкләрдән дә милләттәшләребезнең катнашуы көтелә.

Форматы ягыннан “Җырлыйк әле!”нең бу чыгарылышлары әллә ни үзгәрми. Элек һәркем үзе өчен генә булса, бу чыгарылышларда һәрбер төбәктән килүчеләр аерым командага җыелып чыгыш ясый. Иң беренче командаларга үзләренең төбәкләре турында сөйләргә, ягъни "визит карточкасы"н тәкъдим итәргә кирәк. Икенче этапта туган як турында җырлау, ә өченче этапта татар халык җырын башкару осталыгы тикшерелә. Дүртенче этапта исә 80нче елларга кадәр чыккан ретро-җырлар башкарыла. Махсус чыгарылышларны Айдар Фәйзрахманов белән бергә Замирә Гәрәева алып бара.

Җырлаучыларның сәләтен сәясәтче Разил Вәлиев, композитор Риф Гатауллин, шагыйрә Лена Шагыйрьҗан, җырчылар Римма Ибраһимова һәм Резидә Шәрәфиева, Камал театры директоры Шамил Зиннуров һәм башкалар бәяли. Моннан тыш бу чыгарылышларда SMS тавыш бирү дә күздә тотыла. Бу исә яраткан команда өчен читтә яшәүчеләр дә тавыш бирә алачак дигән сүз.

“Җырлыйк әле!”не карыйк - татар булып калыйк!

"Ватаным Татарстан", 6 августа 2010 года.