Мәкаләләр > Просмотр СМИ
Бәләкәйләр

Мин - Казан кызы

Әйе, мин - Казан кызы. Әй ул без үскәндәге Казанның матурлыклары! Хәзер дә гүзәл Казаныбыз. Үзгәреп, зураеп китте. Инде мин белмәгән урамнар барлыкка килде. Казан күккә дә ашты, иңгә дә киңәйде. Булсын шулай, ул бит безнең мәркәзебез. Бар татарның - өмет-хыялы, мәккәсе-кыйбласы! Нурлы Казан, моңлы Казан!

Тик шулай да менә мин үскәндәгесе якынырак, назлырак, ягымлырак сыман. Ул Казанда мин сөеп һәм сөелеп үстем. Мин әле Казан кызы гына түгел, аның легендалар белән тулы күленең - Кабанның да кызы. Ник дисәгез, безнең йортыбыз Кабан кырыендарак, СКА һәм Искож заводлары тирәсендә - Калинин бистәсендә иде. Җәебез дә, кышыбыз да Кабан өстендә үтте дисәм, дөрес булыр. Балыгын да тоттык. Әллә нинди матур-матур балыклары бар иде шуның. Суы да хәзергегә караганда чистарак иде бит. Ышанасызмы? Ярлары комнан иде Кабанның - әйе! Шунда самавырларны, табаларны, кәчтрүлләрне, керосинкаларны чистартабыз. И күңелле иде, иптәш кызларым белән шул эшне яратып та эшли идек инде! Әни үтә дә чиста, пөхтә кеше иде. Гомере генә кыска булды шул. 13 яшьтән ятим калдым. Исеме-Бибикамал. Матур бит! Бибикамал!

И еладым да инде әни үлгәч. Хәбил абый белән икәү генә калдык. Әти өйләнде. Аннан абый да башлы-күзле булды. Бүтән абый-апалар күптән тормышлы. Әнине сагынам. Сарайга чыгып елыйм. Укуларым бик авырлык белән генә бара. Әти дә миңа карап көенеп йөри. Ничекләр генә юатырга соң бу кызын дип уйлана, ахрысы. Тотты да дагана ясады, берне генә түгел, өчне. Иптәш кызларым белән шунда атынып рәхәтләндек. Атынабыз, атынабыз да Кабан күленә чумабыз. Рәхәт бит эссе җәйдә су керүләре. Үзебез белгән малайлар да безнең белән бергә коена. Коенабыз, коенабыз да күлнең икенче ягына чыгып кәбестә, кишер урлыйбыз. Ул якта колхоз кыры - умырылып уңа иде яшелчәләр. Бер заман миңа малайлар майка бәйләделәр, шуңа дыңгычлап кишер тутырдылар. Мин аны-моны уйлап тормыйча өебез ягына йөзеп киттем. Кая ул бату турында уйлау? Монда кишер мөһим! Батмадым. Шәп йөзә бит апагыз!

Шул Кабанда тагын бер хәл булды. Кыш көне су ката бит инде. Итеккә бау белән бәйләп беркетелгән кәнки белән шуабыз. Кая инде ул вакытта ботинкалы кәнкиләр. Начеслы чалбар киеп ыжгыртам гына боз өстендә. Бәкеләр бар иде. Сизмәгәндә, абайламаганда чумдым мин боларның берсенә. Ике терсәгем белән төпкә китмичә бәке кырыена терәлеп калдым.

"Абый, абый!" - дип кычкырам. Абый әллә кайда. Күренми. Кирәк түгел чакта гел янымда. Ә менә хәзер шундый хәлиткеч мәлдә әллә кая олаккан. Янәшәмдә шуып йөргән малайлар тавышымны ишетеп, тартып чыгардылар. Өстемнән шыбырдап су ага, туңу турында уйлау юк. Бар хәсрәтем: "Әнигә әйтмәгез!" - дигән сүзем иде. Мич башында байтак җылынып утырдым. Әни алай каты бәрелмәде тагын.

Ходай саклагандыр, югыйсә, Кабан башындагы Камал театрында эшләячәк Данияне белмәгән, күрмәгән булыр идегез.

Менә шундый истәлекләр белән матур ул минем Казаным. Кичләрен яшьләр, тату гаиләләр үз көймәләренә утырып Кабанга чыгалар иде, Болакка үтеп, Кремль тирәләренә хәтле йөзеп күңелле сәяхәтләр ясыйлар иде. Кайберәүләр гармуннары белән чыгалар, җанга сихәт иңә торган үзебезнең татар җырларын яңгыраталар иде.

Ничек шундый Казанны сагынмыйсың да, яратмыйсың да ди!

Төштә күргән кебек

Иң беренче кечкенә вакытымны әти-әнием белән бергә: урталарында, караватта итеп хәтерлим. Иркәләнәм. Әле берсенә, әле икенчесенә сырпаланам. Алар да мине сыйпыйлар, назлыйлар, матур сүзләр әйтәләр. Иң рәхәте шул: алар бер дә иренмичә минем белән уйныйлар. Сабый балага ни кирәк тагы? Алар шулай итеп җиде бала үстергәннәр. Иң татлысы мин булганмындыр инде, чөнки апагыз - төпчеге. Әтием Нургаяз кулында "Үчти, үчти!" дия-дия күкләргә чөелгәнем истә дә кебек әле.

Безнең зур мичебез бар иде. Минем йокы урыным - караватым һәрвакыт шунда булды. Анда рәхәт. Берәү дә комачауламый. Кәҗә бәтиләре дә сикереп менә алмый. Әни мичтә коймак пешерә, ә мин өстә - җылыда. Аннан чәй эчәбез. Әти келәшчә белән шикәр вата, кайчагында ватканда утлар чыга әле аннан. Миңа инде иң зур кисәген бирә. Төпчек бит!

"Нәнә абый" дип йөртәм бер абыемны. Ул миңа һәрчак морожный алып бирә. Ни өчен мин аны "нәнә" дим - ул минем алда туган. Шул абый бик тә футбол уйнарга ярата, ә миңа кәҗәбезне карарга куша. Мин кәҗә саклыйм һәм шуның өчен морожный белән бүләкләнәм. Яратам шул мин тәмле-томлыны. Кәҗәне күпме кирәк көтәр идем әле, бирсеннәр генә морожныйларын.

Кәҗә генә түгел, казлар да көттем. Ишек алдыбыз чирәмле, бакчабыз зур, анда бәрәңге утыртабыз. И ул кура җиләкләре!

Уналты яшендә нәнә абыем вафат булды. Кемнәр инде миңа морожный алып кайтыр?... Әй, абыем, хәзер дә сине бик еш искә төшерәм. Үзем сыйлар идем әле. Тик нишләтәсең, шулай язгандыр инде.

Әти-әнинең туганнары бик күп. Бездә бик еш мәҗлесләр уза. Әни тәмле-тәмле камыр ризыклары белән сыйлый үзләрен. Сөйләшәләр, көлешәләр, җырлыйлар, бииләр. Ишек аллары ду килә. Көз көне җыелсалар мин табакка су алып галушларын, ботинкаларын юа торган идем кунакларыбызның. Сөртеп тә куя идем әле. Мактыйлар иде. "Ай, кем юып куйган аяк киемнәребезне!" - дип шаккатуларын яратып, көтеп тора идем.

Бездә проигрыватель бар иде, Зифа Басыйрова, Фәридә Кудашева, Рәшит Ваһапов пластинкаларын куя идем дә, кунакларыбызча бии идем, алар киткәч.

Әни кунакларны белеп чакырган. Ул аларга "Бер-берегезне онытмагыз!" - дип гел әйтеп торды. Миңа ул вакытта җиде-сигез яшь булгандыр. Хәзерге вакытта да кунаклардан өзелеп торганыбыз юк, Аллага шөкер.

Артистлыкка беренче адымнар

Әйткәнемчә, проигрыватель уйнатып, җырлаучыларның җырларына хәрәкәтләр ясап, кыланып йөрүләр бушка китмәгән, күрәсең. Башкача мөмкин дә түгел, чөнки кичләрен һәр йорт каршында бүрәнәләрдә апалар, әбиләр утыра. Тирә-юнь халкы җыелышып сөйләшәләр, дөнья хәлләрен, күрше-тирә яңалыкларын "чәйнәп" бетергәч, түгәрәк сәнгати төс ала иде. Ягъни җыр, бию, мәзәк куерту башлана. Мин инде алгы рәттә - концертта иң актив катнашучы. "Әртист булырсың син!" - дияләр иде.

Аннары әни күрше әбиләрне өйгә чакыргалый башлады. Чаршаулы караватта аларга да концерт куям. Чаршауны ачып җибәрәм дә: "Хәзер башлыйм!" - дим. "Сәхнәдә танылган артист Дания!" Җырлыйм, сөйлим, биим. Шунда, силәле караватта, каз мамыклы мендәрләр дә сикерешә. Мактыйлар. Мактаган саен азынам. Конфет бирәләр, алкышларга күмәләр. Әбиләр: "Бибикамал, бу кызың, менә күр дә тор, артист булачак" - диләр.

Кем ул артист? Үзем әле юньләп белмим. Әнием дә күрми, белми калды киләчәгемне.

Шулай да йоклар алдыннан комган тоттырып, тәхәрәтләр алдырды, догалар ятлатты. Җомга көнне тәсбих тарттырып, дини тәрбия дә бирергә иренмәде. Үләр алдыннан күрше әбидән "Исме әгъзам" догасын яздырып алган. "Бүтән нәрсә бирә алмыйм мин сиңа, сине шушы дога сакласын!"-диде.

Әнием, бәгърем, синең догада яшим.

Театр җене

Бишенче класстан бию түгәрәкләренә йөрдем. 114нче мәктәптә укыдым. Шуннан театр училищесына килдем. Әле сигезенче классны гына тәмамлаган идем. Кабул итү комиссиясе, нишләптер "татарчасы начаррак" дигән фикергә килеп, мине алмадылар. Нигә алай булды икән? Югыйсә сиптерәм генә бит инде татарча!.. Кремльдә имтихан тоттык. Театрның шунда булган чагы да бар иде. Комиссиядәге Галия Булатованы, Ширияздан Сарымсаковны, Празат Исәнбәтне хәтерлим. Әле бит дәрестән качып килгән идем. Нинди хурлык!

Җә, ярый, рәттән сөйлим.

Ниһаять, керергә чират миңа җитте. Кәккүк белән әтәч турында мәсәл сөйләдем. Комиссиядәге озын буйлы абый туктатты... Чыгып торыгыз, диде. Соңыннан бер ханым (исемнәрен язмыйм инде, югарыдагы исемлектән күреп белерсез) чыкты да, укырга керүчеләрнең исемнәрен укыды. Мин елап җибәрдем. Теге озын абый чыкты.

- Абый, нигә мине алмадыгыз! - дим.

- Үсеп кил, яме, үскәнем! - диде.

Инде 9нчы классны тәмамлагач, чәчләрне кисеп, болай да бөдрә чәчемә бөдрәләр өстәп, буйлы-буйлы аклы-зәңгәрле, өрелгән итәкле матур күлмәк киеп, яңадан Горький клубына, кабул итү имтиханнарына килдем. Комиссиядә Ширияздан Сарымсаков, Асия Хәйруллина, театр училищесы директоры - Шапиро.

Чират миңа җитте. Мин хәзер батыр - ничек керергә кирәклеген беләм. Теге озын абый юк. Мәктәптә татар теле укытучы белән байтак өйрәндек. Мәсәлнең икенчесен укыдым. Әйбәт кенә килеп чыкты. Ширияздан абый: "Җырлап күрсәт әле" - диде.

Бер кыз әйткән иде: "Җырлаганда туктатсалар да туктама!" - дип.

Киттем җырлап:

"Сәхрәләрдә ялгыз йөргән чакта

Мин яратам чәчәк исләрен

.......

Анда нинди тавышлар чыккандыр инде. Ширияздан абый зур кулъяулыгын чыгарды: әллә елый, әллә көлә.

Дөресрәге, бөтенесе көлә. Ширияздан абый һаман күзен, борынын сөртә. "Тукта!" - диләр. Туктамыйм. Шулай куштылар бит. Җырлап бетергәч:

- Булды, абый! - дидем.

Шәп җырладым. Ярый, монысы үтте. Хәзер этюд. Гүзәл исемле кыз этюдның нәрсә икәнен өйрәтте.

Ширияздан абый:

- Менә син җәй көне, ачыклыкта кызынып утырасың... Менә сиңа нәрсәдер куна... Аягың буйлап өскә менә... Менә... Менә... Күлмәгеңне күтәрәсең... - ди. Шулай иттем.

Хәзер уйлыйм: алар минем аягымны караганнардыр инде. Ә бездә аяклар Аллага шөкер! Биюче аяклары алар - сөбханалла! Юкка гына бит мин Казанның бөтен клубларына биюгә йөрмәдем.

Күрәсез, әрсез, кыю булганмын.

Матур буласым килде

Беренче курста биек үкчәле (шпилькалы!) туфли алдым. Ничә сумга диегез? 14 сумга - ике стипендияне бергә кушып. Шуны кибеттән үк киеп кайттым. Трамвайдан төшеп атлый гына башлаган идем: кыса, кыра. Салдым да, җәяүгә калдым. Кибеттә таман кебек иде бит. Киясе килгәч алдым. Менә хәзер нишләргә? Аягым төзәлгәч туфлиләремнең үкчәсен кистердем.

"Сәнгать корбан сорый" дип дөрес әйтәләр икән.

Чарасын таптым

Мәктәптә гимнастика белән дә шөгыльләндем бит әле мин. Шпагатлар ясыйм. Дусларым белән бергәләп пирамидалар корабыз. Республика, район, мәктәп ярышларында гел катнаша идем.Ул грамоталарның чуты-исәбе юк. Тик менә - спорт кәчтүмем генә юк әле. Анысын да җайладым. Өскә ак кофта таптым, аска абыйның өйдә киеп йөри торган трусигының балагына резин кертеп, чыгышлар ясый башладым. Дус кызларым: "Каян таптың, каян алдың?" - дип йөдәтеп бетерделәр.

Кулыңнан эш килгәч, җаен чыгарасың аның.

Кулинар тәҗрибә

Ничә яшьләр булгандыр үземә, чама белән - ундүрттер. Беренче тапкыр токмач кисеп, аш пешерәсе иттем. Әллә нигә камырым йомшак булды. Йомырка да сыттым югыйсә. Оны азрак булды, ахрысы. Бөтен җирем онга батты. Оештыра алмадым. Ябышып беттем. Уклау кырам, куна кырам. Ах-вах килеп, интегеп беткәннән соң, камырны тавыкларга чыгарып салдым. Рәхәтләнде тавыкларым.

Камыр басарга күрше Газзә апа өйрәтте. Рәхмәт аңарга.

Юкка хафалану

Минем күкрәгем озак чыкмыйча торды. Иптәш кызларыма соклана торган идем. Алар җиткән кызлар кебек, горурланып, күкрәк киереп йөриләр. Ә минеке юк та юк. Үсәр микән ул? Кемнән сорарга да белмисең бит. Хәзер табибка барыр идең дә, белеп кайтыр идең. Сәбәбе ни? Кайчан була? Булмаса да булдыралар аны хәзер. Ул вакытта минем кебек кызга трагедия бит бу.

Түшемә ике бәләкәй туп куям да, билемне кысып, көзге алдында көязләнеп торам. Их, аңламыйсыз хәлемне... Соң өлгерешле кыздыр инде мин.

Ә инде театр училищесында укыганда!.. Кайбер хәйләкәр ир-зат укытучылар сиздермәслек кенә итеп сыпыргалап китәләр иде. Сизәбез... Дания апагыз хәзер бала-чага түгел - София Лорен күкрәкләре бер кырыйда торсын!

Унҗиде яшь чүтеки...

Төшләремдә өннәрем

Мин яшь чагымда төннәрен саташкалап йөргәнмен. Урыслар әйтмешли - лунатик. Белештерми урынымнан торам икән дә, ишеккә барам, тышка чыгам. Шунда йөрим икән. Әни мине һәрвакыт күзәтеп торган. Бисмиллаларын укыган, мине әкрен генә, җайлап урынга яткырган. Мин тынычлап йоклап киткәнмен.

Шул биюгә йөрүләрем, гимнастика белән шөгыльләнүләрем, хыялый булуым саташтыргандыр инде. Мин төшемдә тауларга менә идем. Гомер буе мендем тауларга. Әле күптән түгел генә менеп җиттем. Өстә тигезлек, яктылык. Авыр булса да мендем. Хәзер андый төшләр керми. Тынычландым.

Редакциядән: әле быелның июнь аенда гына Дания Нургаяз кызы Нуруллинага "Россиянең атказанган артисты" дигән мактаулы исем бирелде. Котлыйбыз!

"Казан утлары" N 8