Мәкаләләр > Просмотр СМИ
Сәйдәш рухын олылап

Быел Сәйдәш аланына сәяхәттә йөзләрчә кеше катнашты. Алар ике теплоход белән Югары Ослан районының Кызыл Байрак авылына барып Салих Сәйдәшевның тууына 110 ел тулуны билгеләп үттеләр.

Сокланырлык манзара иде ул: бер теплоходта музыкантлар Сәйдәш моңнарын яңгыратса, икенчесендә кунаклар аягүрә "Туган тел" җырын башкардылар. Яр буенда исә классик композиторның әсәрләрен башкарып Казан югары хәрби команда училищесының тынлы оркестры каршы алды.

Кызыл Байрак Идел елгасының уң як ярында урнашкан. Мәгълүм булганча, биредә Салих Сәйдәшев 1920-1940 елларда җәй айларында яшәгән. Туксанынчы елларда хөкүмәт биредә Сәйдәш мемориалын булдыру турында карар чыгарган. Аның ничек оешуы турында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Шамил Закиров болай искә ала: "Коллективның һәр кешесе - дәрәҗәсенә, мактаулы исемнәренә, вазифаларына карамастан, Сәйдәш аланын рәткә салу өчен көчен кертте. Яшерен-батырын түгел: авыл халкының чүп түгә торган, мал-туар көтә торган урыны булган ул. Мәчет тә чүплек эчендә иде. Безнең аланны чистарта башлавыбыз ризасызлык та тудырды, шикаятьләр дә язылды. Әмма тора-бара Кызыл Байракның Кушлавыч, Кырлай кебек изге урын икәнен аңладылар". Аның әйтүенчә, мондый бәйрәм аланда унынчы мәртәбә үткәрелә. "Бу татар халкы өчен зур бәйрәм. Без аның Сәйдәш музыкасы кебек үк мәңгелек булуын телибез", - диде ул. Тантанада катнашкан Туфан Миңнуллин, республика прокуроры Кафил Әмиров, Мәдәният министрлыгыннан Кадрия Идрисова, Югары Ослан районы вәкилләре дә моңа теләктәшлек белдерделәр.

Кафил Әмиров биредә бәйрәм үткәрелә башлаганнан бирле даими кунак. Иң кызыклы мизгелләрне объективка алып мәңгеләштерә ул. Бу уңайдан Кафил Әмировның һәм газетабызның редактор урынбасары Габделбәр Ризвановның фотоларыннан торган "Сәйдәш аланында" дигән китап та нәшер ителде. Теләгән кеше бәйрәмдә ул китапны таба ала иде. Сүз уңаеннан, прокурор Сәйдәшев иҗатына тиешенчә игътибар ителми дип саный.

Кадрия Идрисова исә Салих Сәйдәшевның иҗаты хакында болай диде: "Миңа калса, бүген Кызыл Байрак өстендә Сәйдәш рухы хөкем сөрә. Менә шуңа Сәйдәш моңнары аның рухы аша бөтен калебебезгә үтеп керде. Концертны Идел буенда карадык. Идел нинди киң, дулкыннары нинди мәгърур, горур булса, Салих Сәйдәшевның иҗаты да шундый икән. Тәннәребезгә татар булуыбыз өчен горурлык хисләре таралды".

Әйтергә кирәк, бу көн Салих Сәйдәшевның туганының сеңлесе Фәридә Ильясовага бигрәк истәлекле булды. Булачак сәяхәт турында ишеткәч, чакыру кәгазен Салих Сәйдәшев музеена барып ала ул. Композитор турында истәлекләре дә күп иде Фәридә ханымның. "Ул елга акканын тыңлаганда да музыка яза ала иде", - диде ул хатирәләренә бирелеп.

Концертны Корея дирижеры Но Тай Чел җитәкчелегендә Татарстанның дәүләт симфоник оркестры ачты. Алар халыкка мәгълүм "Совет Армиясе маршы"н яңгыраттылар. Композиторның әсәрләрен чит өлкәләрдән килгән оркестрлар да башкарды. Камал, Тинчурин театры артистлары, җырчылар сәхнәгә композиторның үлемсез әсәрләрен алып менделәр. Шунысын да әйтик, Камал театры вәкилләренең бер гаилә булып бәйрәмне оештырып йөрүләре һәркемне сокландырды. Камаллыларның Сәйдәшкә булган ихтирамы, илтифаты үзләренә әҗер булып әйләнеп кайтсын, бу бәйрәмебез аның рухына дога булып барсын иде, диделәр кунаклар пар манаралы мәчеткә карап.

"Ватаным Татарстан", 2009 елның 24 августы