Мәкаләләр > Просмотр СМИ
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшинның Татарстан Республикасы гражданнарына Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан
КОТЛАВЫ


Хөрмәтле ватандашлар!

12 декабрьдә илебез Россия Федерациясе Конституциясе көнен билгеләп үтә. Конституция көне – теләсә кайсы дәүләт өчен – мөһим вакыйга. Россиянең Төп Законы тугыз ел элек демократик федератив дәүләт корылышына нигез салды, күпмилләтле Ватаныбызның киләчәген билгеләде.

Конституциячел принципларга һәм нормаларга таянып эш итү Россия Федерациясенә граждан җәмгыяте нигезләрен төзүдә яңа тарихи сәхифәләр ачарга, илдә хокук һәм законлылык даирәсен киңәйтергә, эшлекле базар институтлары булдырырга ярдәм итте. Һичшиксез, әлеге катлаулы юлда демократия һәм чын федерализмның кыйммәтләрен раслау буенча күп эш эшлисе бар. Бүген барыбыз алдында да мөһим бурыч – Россия дәүләтчелегенең конституциячел нигезләрен яклау һәм ныгыту, кеше хокукларын һәм ирекләрен, халыкларның күмәк хокукларын эзлекле рәвештә тәэмин итү, җәмгыятьтә тынычлык һәм татулыкны ныгыту бурычы тора.

Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлыйм. Сау-сәламәт һәм бәхетле булыгыз!

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин