Мәкаләләр > Просмотр СМИ
Мәскәү йокымсырамасын өчен Шаймиев кирәк

Татарстан Дәүләт Советының Фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комиссиясе үзенең пәнҗешәмбе көнендәге утырышында парламентка "РФ халыклары телләре турында" Законның 3 нче статьясындагы 6 пунктның Конституциягә туры килүен тикшерү хакындагы запрос белән Россия Конституция Судына мөрәҗәгать итәргә тәкъдим кертте.

Бу пункт, илнең дәүләт теле һәм республикаларның дәүләт телләре кириллица графикасы нигезендә төзелә, дип билгели; республикалар телләре алфавитларының башка графика нигезләре бары тик федераль законнар белән генә билгеләнә.

Комиссия әзерләгән запрос проектында күрсәтелгәнчә, РФ республикаларының дәүләт телләре алфавитларының графика нигезләрен билгеләү һәм үстерү Россия карамагына да, РФ һәм аның субъектларының уртак карамагына да кертелмәгән. Шул ук вакытта Россия Конституциясендә республикаларның үз дәүләт телләрен билгеләргә хаклы булуы күрсәтелә - запроста менә шуңа басым ясала. РФ Конституциясе Россия халыкларына үзләренең туган телен саклау хокукын, аны өйрәнү һәм үстерү өчен шартлар тудыруны гарантияли, дип саный парламент комиссиясе. Россиянең Төп Законы нигезендә субъектлар, Россия карамагындагы эшләрдән һәм уртак карамактагы эшләрдән тыш, дәүләт хакимиятенең бөтен тулылыгына ия булып тора. Шулай итеп, республикаларның төп халыкларының туган телләре турындагы мәсьәләне республикалар үзләре хәл итәргә хаклы, дип күрсәтелә РФ Конституциясе Судына ясала торган запрос проектында.

Шуны искә төшереп узам, "Татар алфавитын латин графикасы нигезендә торгызу турында" Закон 1999 елның 15 сентябрендә кабул ителде һәм 2001 елның 1 сентябрендә үз көченә керде. Шушы документ нигезендә яңа орфография акрынлап кертелергә тиеш һәм 2011 елның 1 сентябренә хәтле бер үк вакытта татарча ике алфавитның латин графикасы һәм кириллица нигезендә эш итүе планлаш-тырылды. Алфавитны кириллицадан латин графикасына күчерү татар теленең бөтендөнья коммуникация системасына керүе өчен уңай шартлар тудыру максатын күздә тоткан иде. "Россия Федерациясе халыклары телләре турында" РФ Законының 3 статьясына үзгәрешләр кертү хакындагы Федераль Законны Дәүләт Думасы 15 ноябрьдә кабул итте һәм 2002 елның 27 ноябрендә Федерация Советы аны хуплады.

Әйтәсе дә юк, әледән-әле башваткычлар бирүче, алга проблемалар куючы һәм шуның белән әлеге дәүләтне имтихан тотуга - зирәклеккә, сабырлыкка, цивилизацияле булуга һәм башкаларга, һәм башкаларга дучар итүче кемедер булган дәүләт - изге теләкле дәүләт инде ул. Әмма табышмакларны чишә һәм ыгы-зыгысыз гына чираттагы проблемаларны хәл итә белә торган дәүләт йөз тапкыр бәхетлерәк. Мондый дәүләт зирәк идарә итүдә бәя биреп бетергесез тәҗрибә, үз көченә ышаныч, гражданнарның ихтирамын яулый.

Россиядә шушы "кемдер"нең урынын соңгы унъеллыкта Татарстан нык биләп тора. Ул, чыннан да, үзен ихтирам итәргә мәҗбүр итте. Мин моны бернинди ирониясез әйтәм. Эшләр һәм вәкаләтләр чикләрен билгеләү турындагы иң беренче Шартнамәне Федерациянең нәкъ менә шушы республика белән төзүе очраклы түгел. Һәм, мөгаен, шундый кырык шартнамәдән менә шушы Шартнамәнең генә күзгә күренерлек практик нәтиҗәләре булды, чөнки аңа кул куйганнан соң Татарстанда сепаратчылык чыгышлары, һәрхәлдә, аның радикаль күренешләре тынып калды.

Әмма Шартнамәне төзегәннән соң да республика Россия Федерациясен сынаудан тукталып калмады. Татарстанда урнашкан судларны федераль судлар дип санарга теләмәүне дә Россиянең яңа паспортын милләтне күрсәтмичә кертүгә бәйле вакыйгаларны да, татар хатын-кызларының шушы паспортлар өчен баш киемен кимичә рәсемгә төшүдән баш тартуларын да, Иван Грозныйның Казанны алуының 450 еллыгын татар халкы өчен фаҗигале вакыйга дип санауны да искә төшерергә мөмкин. Шушы инициативаларның ни дәрәҗәдә хаклы булуына, шулай ук федераль инициативаларның аларга мөнәсәбәтенең дә ни дәрәҗәдә хаклы булуына бәя биреп тормыйм. Иң әһәмиятлесе "кәрәкәгә йокымсырау мөмкинлеге бирми торган шундый чуртан бар".

Дөресен генә әйткәндә, Россиядә дәүләт төзелеше менә шундый сынаулардан гыйбарәт тә инде. Без аның турында "хакимият вертикале", "көчле дәүләт", "тәртип" һ.б. дигән терминнар белән сүз йөртергә, төзелешнең бары тик Кремльдән генә баруына күнектек. Ә чынлыкта дәүләт төзелеше кубикларны билгеле бер тәртиптә ("erste Kolonne marschiert…", zweite Kolonne marschiert…") төзү генә түгел ул. Ул кайчагында хәтта сүз белән бәян итеп булмый, ләкин шактый анык сизелә торган рухи мохит тудырудан да гыйбарәт. Менә, Аллага шөкер, Федерациянең дәүләт төзелешен чираттагы программалар һәм концепцияләргә тезеп куймыйча, моны ни өчен эшләргә ярамый, дигән "балаларча" беркатлы сорау бирә торган субъекты бар. Һәм гражданнар башларын Федерация ягына борып карыйлар: яле, син ни дип җавап бирерсең икән? Әгәр инде җавап "ярамый, чөнки мин шулай дип әйттем!" дигән мәгълүм стильдә бирелсә, дәүләтчелек рухының кайсы юнәлештә үсәчәген күзаллау кыен түгел. Хәер, кемнәрдер юкка гына, федератив мөнәсәбәтләр - бер нәрсә һәм дәүләтнең гражданин белән мөнәсәбәтләре икенче нәрсә, дип уйлый. Рух - шуңа рух инде ул: бар нәрсәне дә сугарырга тиеш. Әгәр иртәгә нинди дә булса бер башлык сезнең дәгъваларыгызга төкерә икән - гаҗәпләнмәгез. Моңарда нәзакәтлелек һәм үлчәп, уйлап эшләү таләп ителгән урында федераль хакимиятнең "кырыслыгына һәм катылыгына" кул чапкан үзегез дә гаепле.

Кызганыч, Татарстан хакимиятенең татар телен латин графикасына күчерү инициативасына Мәскәүнең мөнәсәбәтендә, минем фикеремчә, нәзакәтлелек һәм уйлап, үлчәп эш итү бик тә аз булып чыкты. Әлбәттә, Казан бу проблеманы кичегебрәк тә хәл итә алыр иде - нәкъ менә аның иң актуаль мәсьәлә булуына ышануы кыен. Ләкин шундый инициатива барлыкка килгән икән инде, аңа мөнәсәбәтне тыюлар кулланып, телләр турындагы законга төзәтмә кертү юлы белән белдерергә кирәк идеме соң? Федераль хакимият монда түземлелеккә дә, зирәклелеккә дә имтихан тота алмады. Төзәтмәне кабул итеп һәм "өйдә кем хуҗа" икәнен күрсәтеп, депутатлар Россия дәүләтчелеген ныгытабыз дип уйлады. Алар бары тик шул турыда уйламады: Россиядәге күптөрлелек (шул исәптән алфавит төрлелеге) - безнең төп байлыгыбыз; Россия - асрау халыклар булмаган йорт ул, ниһаять, бик күп мәсьәләләр тудыра торган дәүләт карарлары бар, һәм бүгенге тыю иртәгә ризасызлык һәм милләтара киеренкелеккә әвереләчәк. Чөнки ул иң нечкә өлкәгә - телгә кагыла, ә аңардан башка милли үзаң була алмый.

Ләкин барысы да шулай өметсез түгел. Илне "кем биегрәктә утыра, шул хаклы" дигән рухның таралуыннан саклаучы тагын бер ныгытма бар. Бу ныгытма - суд хакимияте. Без үз фикеребезне яклау ысулларының үзгәргәнлеген һәм күпләр өчен ни дәрәҗәдә гадәти күренешкә әверелгәнлеген үзебез дә сизми калдык. Алар шулхәтле гадәти булып әверелде ки, кайбер вазифаи кешеләр хәтта үзләрен тәнкыйтьләүне аларның намусына һәм дәрәҗәсенә кул сузу белән дә бутый башлады.

Ләкин хәзер сүз алар турында түгел. Шуны гына күз алдына китерик, Татарстан кириллицадан 1992 елда баш тартырга хәл кылган, ди. Ул чагында судка мөрәҗәгать итү турында өметләнү мөмкинлеге булмагандыр. Казаннан күп санда кешеләр катнашкан митинглар һәм хокук саклау көчләре белән бәрелешләр турында репортажлар чыгуы чынбарлыкка күбрәк туры килер иде. Һәм моның нәрсәгә үсеп әвереләчәген әйтү кыен. Ун ел узгач, суд реформасының барлык кимчелекләренә карамастан, безнең суд хакимиятенең әле камиллектән ерак торуына карамастан, күпләр шуны төшенде: бер-береңнең борынын канатмыйча, баррикадаларга басмыйча да гаделлеккә ирешергә мөмкин. Үзләренең хаклы булуын төшенеп, Татарстан депутатларының (ә Татарстан Дәүләт Советы комиссиясенең дәлилләре дөп-дөрес конституцион-хокукый нигезгә корылган) өметсезлеккә бирелмәве, ә барлык проблемаларны аеруча цивилизацияле ысул белән хәл итәргә -хокукый бәхәсне судта тикшерергә карар кылуы бик матур күренеш. Безнең судлар үзләрен хакимиятне һәм гражданнарны хокукый яктан тәрбиячеләр итеп никадәр ныграк тойсалар, бу ысул шулкадәр ешрак файдаланылыр. Әгәр шушы процесс туктамаса, без, ахыр чиктә, канәгатьләнү хисе белән: менә ул - хокукый дәүләт, дип әйтә алырбыз.

Михаил Краснов,политолог.

"Российская газета"дан алынды.


"Ватаным Татарстан", 18 гыйнвар, 2003 ел.