Мәкаләләр > Просмотр СМИ
Сәйдәш көннәре башланды

Бик тиздән – декабрь аенда җәмәгатьчелек милләтебезнең бөек композиторы Салих Сәйдәшевнең 110 еллыгын билгеләп үтәргә җыена. Ә якташлары аны искә алу көннәрен башлап җибәрделәр дә инде. Әлдермеш авыл җирлеге советы, мәктәбе һәм мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп укучылары тырышлыгы белән узган шимбәдә бик матур кичә узды.

Тематикасын да киңрәк колачлап, Бөек Җиңүнең 65 еллыгын да, ТАССР төзелүнең 90 еллыгын, Биектау районы­ның 75 еллыгын да искә алганнар. Әмма иң түрдәге урын – шәхесләргә. Ә аларга бай Биектау районы. Татар тарихында тирән эз калдырган сәя­сәтче һәм мәгърифәтчеләр Садри Максуди, Галимҗан Баруди, язучылар Хәй Вахит, Альберт Хәсәнов, Рафис Корбан, композиторлар Солтан Габәши, Әнвәр Бакиров, Рө­стәм Яхиннарның исеме генә дә туган җирне данга күмә. Шулар арасында үзе исән чакта ук татарның музыкадагы Тукае дип олыланган Салих Сәйдәшев аерым урын алып тора.

Аның әтисе Әлдермеш авыл җирлегенә кергән кечкенә генә Өбрә авылыннан, әнисенең чыгышы – Битаман яклары. Кечкенә Салих Өбрәдәге туганнарына еш кайтып йөргән: инеш-күлләрендә балык тоткан, урманнарында җиләк, гөмбә җыйган. Бик­чәнтәй бабасының каберен дә еш зиярәт итә торган булган ул. Авылдашлары алар нә­селенең оста гармунчылар булуын әле дә искә ала.

Мәктәп балалары да ки­чәне буеннан-буена озата бар­ган олуг композиторның марш­­­­ла­рын, җырларын яратып тың­ладылар, үзләре дә башкардылар. Очрашуда Салих аганың туганы Нилүфәр Бирушева белән Татарстанның халык, РФнең атказанган артисты, җырчы Эмиль Җәлә­летдинов катнашу исә нур өстенә нур булды. Нилүфәр ханым Салих абый, башка туганнары турында истәлекләре бе­­лән уртаклашты, ә Эмиль ага Сәйдәш һәм халык җырлары, Тукай шигырьләре белән сөен­­дерде.

Энциклопедик белемле мондый шәхесләр белән очрашу беркайчан да эзсез узмый. (Их, ешрак очраштырырга иде мондый шәхесләр белән балаларны!) Балалар күңелендә озак сакланыр әле бу очрашу да. Хәер, Әлдермеш, Өбрә, Сая авыллары балалары билгеле шәхесләр белән еш очрашып тора. Өбрәдәге Салих Сәйдәшев музеена да сукмакны онытмый алар. Анда бит композиторның үзе уйнаган пианиносы, шәхси әйберләре, дистәләрчә кыйм­мәтле экспонатлар саклана. Алар тулыланып та тора. Бу юлы да Нилүфәр апа шактый гына истә­лекле әйберләр алып кайткан иде. Тик, музей бинасы кысан булу сәбәпле, аларны куярга урын гына юк. Кысанлыгы бер хәл, аңа бик тиз арада заманча реконструкция кирәк. Әгәр Европа дәрә­җә­сендәге композитор саналучы Сәйдәш юбилеена чит илләрдән дә кунаклар килсә, алар һич­шиксез авылдагы музейга барырга теләя­чәк. Шул вакыт йө­зебез кызарырлык булмасын иде.

"Ватаным Татарстан", 2010 елның 16 сентябре