Мәкаләләр > Просмотр СМИ
Телебезне җуя калсак

16-17 сентябрь көннәрен­дә Казанда татар дин әһел­ләренең зур җые­ны булып үткән иде. Җыенда күтәрелгән мәсьәләләр җәһәтендә әле дә бәхәс­ләр тынмый. Аерым алганда, чит илдә укып ­кайткан яшьләрне эшкә урнаштыру мәсьәләсе актуаль булып кала. Бу уңайдан без Татарстан мөфтие урынбасары Вә­лиулла хәзрәт Якубтан уй-фикерләрен сораштык.

– Кеше нинди генә чит ил уку йортында укымасын, ул төрле рәвештә кайта. Беләбез бит: Согуд Гарәбстанында укыган кешеләрнең дә бер өлеше хәнәфи булып калган, рәхәт­ләнеп бабаларыбыз юлын дәвам итә. Бу уку урынына карамый, күңел халәтенә, гомуми культурага, халкыңны, элгәреләреңне хөрмәт итүгә бәйле. Әгәр кеше, татарда беркайчан да изгелек булмаган, ул – гыйлемсез бер өер, дип күзаллый, фикер йөртә икән, ул беркайчан да халкыбызга уңай карамаячак. Башкаларга табынып, алар юлын өстен куеп, шундагыча яшәү рәвешен алга сөрә, безнең "надан халык"­ны бәхетле итәргә тели алар.

Югыйсә бездә генә сәхабә­ләр камиллегендәге ислам сакланган, бездә генә Коръән рухы бар. Моңа бик күп дәлилләр китерә алам. Әйдәгез, гарәпләрне алыйк. Аларда гына хатын-кызларны "сөннәтлиләр". Мон­дый кыргыйлык мисаллары аларда йөзләгән. Шуңа күрә, Коръән буенча, сөннәт буенча яшибез, дип сөйләргә аларның бернинди хакы юк. Муллаларыбыз арасында Төркиядә укып, сәләфи булып кайтучылар да бар. Гомумән, бу географик урынга бәйле түгел.

Инде үзебезнең Диния нәзарәтенә килик. Корылтайда кабул ителгән уставыбызда ачыктан-ачык, мәчетләребез хәнәфичелек мәзһәбе буенча эш итәргә тиеш, дип язылган. Әйтик, урыслардан кемнәрдер Ватиканда укып кайта икән, аны беркайчан да православлар эшкә алмаячак. Баптистлар академиясендә укыганнарны да чиркәүгә кертмиләр. Шуның өчен Татарстан мәчет-мәдрәсәләрендә эшләргә телисең икән, уставка буйсынырга тиешсең. Инде дини карашларың башка икән, бүтән мәчеттә эшлә, үзеңә мәчет төзет, аны теркәт, йә булмаса берәр ислам мәдәнияте мәркәзе оештыр.

Аларны беркем җибәрмәгән, үзләре туристлык визасы белән китеп анда гыйлем эстәгәнгә, без гаеплеме? Үзләренә урын тапсыннар. Җирдә һөнәрләр бет­кәнмени?! Әгәр инде шартларыбызга риза булсалар, мәчетләребезгә рәхим итсеннәр. Болай булмаса, халкыбыз бүлгәлә­нә­чәк һәм, Алла сакласын, гражданнар сугышы килеп чыгарга мөмкин. Кан кою кирәкми. Кызганыч, август аенда Башкортстанда партизан төркеме оештырган биш кеше үтерелде. Алар шул сәлә­филәр иде бит инде.

Кайберәүләр, братлар, интернационализм, исламда милләт юк, дип сөйли. Йә, ярый, исламда милләт булмасын ди. Милләтнең төп билгесе – тел ул. Телебездән ваз кичкәннәр сакландымы соң? Юк, сакланмады, урыска әйләнде. Русия шартларында кеше милләтен югалтмады, бер милләттән икенчесенә генә күчте. Исламда милләт юк, дип кычкырып йөрмәсеннәр, ачыктан-ачык, урыс булыйк, дип әйтсен иде алар. Без икейөзле өндәмәләр астында нинди ниятләр ятканлыгын аңларга тиеш.

Мәчетләрдә татарча вәгазь сөйләү туктатылса, анда татарлар имам булып озак утыра алмаячак, аларны куып чыгарачаклар. Әйтик, урысча вәгазь сөйли торган Саратов өлкәсе мөфтие Мөкатдәс хәзрәт Бибарсовның да дәвамчылары татар булмаячак. Чөнки мәчеттә татар теле бетте икән, анда бездән әрсезрәк, һушлырак кавказлылар хуҗа булачак. Ә менә Иркутск мисалы башка юл барлыгын күрсәтә. Әгәр эзлекле рәвештә татарча эш алып барыла икән, гәрчә кавказлылар, азиялеләр күпчелек булса да, беркем дә ул имамны куып чыгара алмый, – дип сөйләде ул безгә.

"Ватаным Татарстан", 2010 елның 24 сентябре