Мәкаләләр > Просмотр СМИ
"Җәннәт оясы"
Тулай торакта яшәмәгән студентны чын студент дип әйтеп булмый. Ул яшәү урыны гына түгел, ә чын тормыш мәктәбе дә. Авылдан яңа гына килгән, төннәр буе серләшеп яткан, бергәләп ашарга пешерергә өйрәнгән, имтихан-зачетларга әзерләнгән чын дуслар да тулай торакта табыла. Гомерлек саф мәхәббәтен очратучылар да шактый монда.
Беренче курста тулай торак алу вакыйгалары беркайчан да онытылмас, ахрысы. Укырга кереп йөргәндә үк Арча кызы Алисә Шәкүрова белән бергә торырга сөйләшкән идек. Әмма безне бергә түгел, хәтта күрше бүлмәләргә дә кертмәделәр. Урыннар юк иде. Нәтиҗәдә, бер ел буе рус, казах һәм татарча бер сүз дә белмәгән татар кызы белән яшәдем. “Милләтара дуслык”ның нәрсә икәнең шушында белдем инде! Ничә тапкыр елап комендантка төшсәм дә, башка бүлмәгә күчермәделәр. Бу уңайдан быелгы беренче курс студентлары чын мәгънәсендә бәхетле булды.
2013 елда үтәчәк Универсиада Татарстан бюджетына ничек тәэсир итәр – әлегә төгәл әйтеп булмый. Ләкин студентлар аның файдасын быел ук күрә башлады. 2013 елда спортчылар яшәячәк Универсиада авылының беренче сафы быел куллануга тапшырылды. Анда 1 сентябрьдән Казан федераль университеты составына керүче уку йортларының беренче курс студентлары яши башлады. Танышларымнан яшәү шартлары турында сораштырдым. Барысы да: “Җәннәткә эләктек!”, “Өч йолдызлы кунакханәдә яшибез!”, “Бездә могҗизалар кыры кебек”, – дип җавап кайтаралар. Моҗизалар кырыдыр шул: әле ике ел элек кенә Казанның ул биләмәсендә бушлык иде. Төзелеш эшләре башлангач та, Универсиада авылының 2010 елда студентлар кабул итәсенә күпләр ышанмады. Ә төзүчеләр чын могҗиза ясадылар.
Бик макталган “җәннәт оясы”н мин дә үз күзләрем белән күреп кайтырга булдым. Универсиада авылы режимлы корылма кебек саклана икән. Капкадан үткәндә үк паспортыңны, студент билетыңны, тулай торакта яши торган белешмәңне күрсәтергә кирәк. Минем беренче ике документым бар, ә ахыргысы юк! Нишләргә дип уйлап торганда, зур сумкалар күтәргән бер кыз күземә чалынды. Барып, тиз генә аның белән килешү төзедем: мин аңа сумкасын алып керергә булышам, ә ул мине үз апасы дип атый.
Бу кыз Азнакайдан Руфинә Габдрахманова булып чыкты. Ул КФУның татар филологиясе факультетына укырга кергән. Мәктәптә укыганда ук татфак студенты булырга хыялландым дигәч, аңа хөрмәтем тагын да артты. Универсиада авылын мактап бетерә алмый. Бүлмәләр иркен, якты, бәдрәф, душ бүлмәдә үк урнашкан, кухняда заманча газ плитәсе, суыткыч, кухня гарнитуры көйләнгән. Хәтта авылдан алып килгән бәрәңгене сакларга балкон да бар! “Без 31 августта тулай торакка килгәч шаккаттык! Бүлмә чип-чиста, урын-җир җыештырылган. Мендәр, юрган тышына кадәр киертеп куелган иде!” – дип сөйли Руфинә. Тыңлый-тыңлый мин үземнең дә беренче тапкыр бүлмәгә керүемне хәтердә яңарттым. Идәндә ярты сантиметр калынлыкта тузан катламы иде. Карават ватылган, китап киштәсенең бер ягы җимерелеп төшкән. Тәрәзә төбе, идәннең шактый вакыт буяу күрмәгәнлеге сизелә. Лампочка янып чыккан. Ярый әле әти үзе белән кадак-чүкеч күтәреп менгән иде. Ул җиһаз төзәтергә тотынды, ә мин кибеткә идән чүпрәге белән чиләк, лампочка алырга чыгып йөгердем...
Безнең “традицион общага” белән чагыштырганда Универсиада авылындагы бүлмәләр, чыннан да, “Татарстан” кунакханәсе кебек. Бүлмә диварлары яшькелт төскә буялган, өч бүлемле кием шкафына малайларның гына түгел, кызларның да бөтен гардеробы сыярлык, китап киштәсе, язу өстәле заманча һәм бик уңайлы. Без дүрт ел буе өч кешелек бүлмәдә дүрт кеше яшәдек. Китапларны, кием-салымны, азык-төлекне кая куярга белмичә ел саен баш вата идек. Бу уңайдан яңа тулай торакта барысы да уйлап, студентларга файдалы булсын, дип эшләнелгән. Хәер, бу Универсиада авылын тулай торак дип атарга тел дә әйләнми.
Руфинә белән Чулпан, музейдагы кебек, мине бүлмәләре белән таныштыралар. Юыну бүлмәсенә керәбез. Душ, раковина, унитаз. Авыл баласының өендә дә мондый уңайлыклар юк әле! “Душның пәрдәсе юк иде әле. Үткән атнада алып кереп, көйләп киттеләр. Тиздән идәнгә келәм дә булачак”, – ди кызлар. Рәхәт! Безнең кебек өйдән келәм, тәрәзә пәрдәләре өстерәп йөрисе юк! Мин әле тәрәзәгә гардинны да үзем сатып алган идем...
“Бүлмәне үзебез җыештырабыз, ә кухняны, коридорны җыештыручы апа юып чыгара. Кухняда чиратлашып кизү торабыз. Чиста булгач, әйбергә сакчыл карарга тырышабыз”, – ди Чулпан. Ул без кергәндә кухняда кайнаша иде. Плитәнең заманча булуы белән мактанып алды. “Электр белән эшли. Духовкасы бик шәп. Аның белән кызык булды әле. Беренче вакыт ул бераз төтенли икән. Әллә ваттык микән дип котлар очты”. Кухня өч бүлмәгә исәпләнгән. Шунда ук ашау өстәле дә бар. Иртәнге ашны кем ничек җитешә, шулай ашый, ә кичке ашка өч бүлмә бергәләшеп җыела икән.
Тиздән тулай торакта кер юу бүлмәсе эшли башлаячак. Анда кер юу машинасы, үтүк булачак. Ә хәзергә урын-җир кирәк-яракларын атна саен җыеп алалар да, юып, үтүкләп китерәләр икән! Шулай ук видео залы да җиһазланып бетеп килә. Анда зур экран урнаштырылачак һәм кино, телевизор карау мөмкинлеге булачак. Тагын ял итү бүлмәсе дә бар әле. Анда өстәл, урындыклар, йомшак диван урнаштырылган. Бирегә кереп, тынычлап дәрес хәзерләргә, китап укырга, ялгызың гына булырга мөмкин! Боларны безнең “общага”да яшәүчеләр төшендә генә күрә ала...
Универсиада авылы зур бер комплексны тәшкил итә. Анда 9-11 катлы һәм 5 катлы биналар бар. 5 катлы биналарда бүлмәләр тагын да уңайлырак икән. Анда ике кешелек бүлмәләр урнашкан. Юыну бүлмәсе дә, кухня да бүлмә эчендә үк.
Комплекста аптека, милиция посты бар. Киләчәктә биредә спорт белән шөгыльләнергә дә мөмкин булачак. Төрле иҗат түгәрәкләре оештыру өчен дә аерым бер бина бар.
...Инде чыгып барганда, каршыма сәпиткә утырган милиционер очрады. Универсиада авылында сәпитле сак хезмәте эшли икән. Алар көне буе студентларның тынычлыгын кайгырта. Мин кереп киткәндә, “Горзеленхоз” эшчеләре газонга чәчәкләр утыртып калган иде. Чыкканда исә түтәлләр күптән утыртылган кебек шау чәчәктә утыра. Бу җәннәт өчен студентлар аена 55 сум түли. Шуңа ай саен 200-300 сум тирәсе ут өчен түләү өстәлә. Студентлар үзләре, алга таба түләү бәясе артыр, дип уйлый. Әмма бу аларны куркытмый. Мондый шартлар өчен 1000 сум да түләргә әзер без, диләр.
Үзебезнең тулай торакка кайтканда, әллә миңа да Универсиада авылына күченергәме икән, дип уйлап кайттым. Бүлмәгә керүгә кызларга андагы шартлар турында тәмләп сөйләдем. Аларның исе дә китмәде. Үзебезнең шушы “общага” исән булсын, диләр. Монда, чыннан да, рәхәт бит! Университетка йөрергә дә якын. Тәртип тә армиядәге кебек түгел. Ә Универсиада авылында тәртип беренче урында: сәгать 11дән соң бөтен кеше бүлмәсендә булырга, кухняда, коридорда ут сүндерелергә тиеш.

"Ватаным Татарстан", 2010 елның 29 сентябре