Мәкаләләр > Просмотр СМИ
"Алтын көз"дә – Татарстан тантанасы

Мәскәүдә ун көн дәвамында барган “Алтын көз – 2010” авыл хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә Россия Федерациясенең илле биш субъекты арасында Татарстан Республикасы вәкилләре иң югары бүләкләргә лаек дип табылды.

Көзге кыр эшләре тәмамланганнан соң Мәскәүгә җые­лып “Алтын көз”не билгеләп узу матур бер традициягә әйләнеп бара. Биредә авыл хуҗалыгында ел дәвамында башкарылган эшләргә күпмедер күләмдә йомгак ясала, киләчәккә планнар билгеләнә. Дөрес, быелгысы башка еллардан шактый аерыла. Дә­вамлы корылык нәти­җәсендә, Рос­сиянең утыз сигез регионында, шул исәптән Татарстанда да гадәттән тыш хәл игълан ителгәндә нинди уңыш­лар турында сүз алып бару мөмкин булсын инде? Белгечләр исәпләп чыгарган иң соңгы саннардан күренгәнчә, табигать шартларының “чыгымчылавы” авыл хуҗалыгына 41 миллиард сумнан артык зыян алып китергән!

Әмма моңа карап кына авыл хуҗалыгында төшенкелеккә бирелергә җыенмый­лар. “Алтын көз – 2010” Бөтенроссия күргәзмәсе павильоннарында йөргәндә бу бигрәк тә нык сизелде. Нинди генә авырлыкларга дучар ителсә­ләр дә, авыл хуҗалыгында товар җитеш­те­рүчеләр халыкны азык-төлек белән тәэмин итү­дә бернинди өзеклекләргә юл куймаячакларына ышандыра. Авыл хуҗалыгына юнәлдерелгән дәүләт ярдәме, йөзләрчә миллион сумлык төрле инвестицияләр – җитештерү­дә иң югары нәти­җәләргә ирешергә мөмкинлек бирүче техника һәм технологияләр алып килде.

“Алтын көз – 2010” Бө­тенроссия авыл хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең Алтын медаленә лаек булучылар арасында югары сыйфатлы продукцияләре белән респуб­лика һәм Россия Федерациясенә генә түгел, чит ил­ләрдәге кулланучыларга да яхшы таныш булган “Вамин–Татарстан” ачык акционерлык җәмгыяте дә бар. Алар тәкъ­дим иткән сөт продукция­ләренең саны гына да ике йөздән артып китә! Төрледән-төрле сырлар, файдалы витаминнар һәм биокушылмалар белән баетылган күп төрле сөт продуктлары, эремчек, майонез һәм башка тәмләткечләр бар. Алкогольсез эчемлекләрнең генә дә кырыктан артык төре җитештерелә “Вамин–Татарстан” җәмгыя­тендә.

Авыл хуҗалыгында үзгәртеп корулар нәтиҗәсендә кыйб­ласын югалта барган 140 колхоз һәм совхозны 2004 елда үз канаты астына алган “Вамин – Татарстан”ның 450 мең гектар сөрү җире булуына күргәзмәдә Татар­стан белән янәшә урнашкан берничә өлкә вәкилләре хәтта ышанмыйча торды. Бу бит үзе бер Россия субъекты кадәр, диештеләр. Бу, чыннан да, шулай. “Вамин –Татарстан” элегрәк көймәсе комга терәлеп барган хуҗалыкларны берничә ел эчендә терлекчелектә генә түгел, игенчелектә дә респуб­лика­ның иң алдынгы хуҗалыкла­ры рәтенә чыгара алган икән – андыйлар белән ничек горурланмыйсың ди?! Бу бит, әйтик, “кара алтын” чыгару өлкәсендә түгел, ә бәяләр гаделсезлеге нәтиҗәсендә гомер-гомергә бөтен авырлыкларны үз җил­кәсендә татып яшәгән авыл хуҗалыгында!

Күргәзмәнең “Алтын Башак” агрохолдингы эшчәнлеген чагылдыручы павильоны тирәсендә дә халык шактый булды. 178 мең гектардан артык сөрү җире булган әлеге агрохолдинг әле 1999 елда гына оешса да, Татарстан авыл хуҗалыгына ун миллиард сумнан артык өстәмә ин­вестицияләр кертә алган! Бү­ген алар елына кырык мең тоннадан артык сөт, тугыз мең тоннага якын ит, ике миллион алты йөз мең тонна кош ите, йөзләрчә мең тонна шикәр чөгендере һәм башка төр авыл хуҗалыгы товарлары җитеш­терә.

Россия Федерациясе Хө­күмәте җитәкчесе Владимир Путинны Татарстан павильонында иң кызыксындырганы да нәкъ менә “Алтын Башак” агрохолдингы тәкъдим иткән савымчы-роботлар ярдәмендә эшләүче терлекчелек комплексы булгандыр. Югыйсә фермада эшләргә теләк белдерүчеләр азлыгыннан яисә, кайберәүләр әйтмешли, Татарстанда “акча күплектән” генә эшләнгән гамәл түгел бу. Рес­публикада шәхси һәм күмәк хуҗалыкларга да, мегафермалар җәелеп китеп эшләсен өчен дә барлык шартлар тудырыла. Ә кайсы ысул үз-үзен аклар, кайсысы төшеп калыр – монысы инде киләчәк карамагында.

Татарстанның Яшел Үзән, Югары Ослан, Әлки, Алексеевск, Нурлат, Спас һәм Балык Бистәсе районнарындагы 136 авылны үз канаты астына туплаган “Кызыл Шәрык–Агро” җәмгыяте шулай ук Россиядә иң эре холдинглар рәтендә. Аның да сөрү җирләре өч йөз мең гектардан арта! 2003 елда гына оешкан бу агрохолдинг хуҗалыкларында сөт җитеш­терү тугыз тапкырга арткан! Россиянең бер генә төбәгендә дә мондый ук күрсәткечләргә ирешкән авыл хуҗалыгы оешмасы юк бугай әле. Якын елларда мөгезле эре терлек санын йөз мең башка җиткереп, тәүлегенә бер мең тонна сөт саварга җыеналар.

“Ак Барс–Агро” холдинг компаниясе соңгы елларда шулай ук көч-куәтен арттыра. Үзләренә керүче хуҗалык­ларга инвестиция күләмен арттыра барып, кошчылык фабрикаларында җитеште­ре­лү­че итнең күләмен илле мең тоннага җиткермәкче алар. “Питрәч” маркалы тавыкларны хәзер Россия Федерациясенең төрле почмакларында яратып кулланалар. Республиканың Әгерҗе, Арча, Биектау, Питрәч һәм башка районнарында сөрү җирлә­рен йөз мең гектарга җит­кергән әлеге агрохолдинг хуҗалыкларда терлекләрнең баш санын арттыру, яңадан-яңа технологияләр булдыру өстендә максатчан эш алып бара.

Мәскәүдә узучы һәр ярминкәдә Татарстан кулланучылар җәмгыяте тарафыннан җитештерелгән милли азык-төлекне үз итүчеләр саны да елдан-ел арта бугай. Татар халкының милли ризыклары быел да безнең павильонны бизәп торды. Чәкчәк, өчпоч­мак, гөбәдия, кош теле, тутырган тавык, каклаган каздан авыз итүчеләр арасында Россия Федерациясе Хөкүмәте җитәкчеләре, РФ Дәүләт Думасы депутатлары, чит ил вәкилләре, күп санлы кунаклар да бар иде. Республи­каның умартачылык җәмгыяте тәкъдим иткән күп төрле балларны, “Чаллы–Бройлер” күчтә­нәчләрен һәм “Май­ский” комбинатында үстерел­гән яшел­чә-җимешләрне татып караучылар да Татарстанга рәхмәтле калды.

Әйе, республика авыл ху­җалыгы предприятиеләренең ил-көн алдында йөзләре ачык. Бернинди кыенлыкларга карамый, ел саен зурдан-зур уңышларга ирешергә тырыша алар. Тик “утыз көн уразаның бер гаете” булырга тиеш ди­гәндәй, быелгы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре бәйрәмен генә бик тыйнак шартларда үткә­рергә туры килә. Иртә таңнан кичке караңгыга кадәр хезмәттә булган игенче-терлекчеләребезнең, авыл хуҗалы­­гында эшләүче башка төр һөнәр ияләренең һич кенә дә гаебе юк биредә. Гәрчә, алар быел да зур сәхнәләрдән котлауларга бик тә лаек соң.

Әмма бу эшне әлегә килә­чәккә калдырырга туры килә инде. Тик шулай да бәйрәм уңаеннан без Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан ел дәвамында тырышып эшләп, республикада иң югары уңышка ирешкән фидакарьләрнең исемлеген со­рап алдык. Халкыбыз үз батырларын белергә тиеш. Дөрес, бу кадәресе әлеге исем­лекнең бик кечкенә өлеше генә.

Механизаторлар арасында иң югары нәтиҗәгә Актаныш районы “Актаныш” агрофирмасында 28 елдан артык төрле техникада эшләүче Илһам Хафизов ирешә. Алдынгылар арасында Арчаның “Кырлай” хуҗалыгыннан Рамил Мөба­рәкшин, Кама Тамагы районы “Теньки” хуҗалыгыннан Илфат Ганибаев та бар.

Алдынгы комбайнчылар арасында Буа районы Чернов исемендәге хуҗалыктан Олег Купцов (“Дон – 1500”), Кама Тамагы районы “Теньки” хуҗалы­гыннан Динар Төхфәтуллин (“Нью-Холланд”), Буа районы “Вамин–Буа” хуҗалыгыннан Мәүлет Таҗиев (“Лексион”), Буа районы “Дружба” хуҗалыгыннан Салих Әхмәдуллин (“Мега–Клаас”), Лениногорск районы “Чулпан” хуҗалыгын­нан Равил Кәримов (“Полесье”) һәм Лениногорск районы “Лениногорск” хуҗалыгыннан “Тукано–430” маркалы комбайнда эшләүче Хәмит Кәлимуллин да бар.

Урып-җыю чорында ашлык ташуда “КамАЗ” йөк машинасында иң югары нәтиҗәгә Актаныш районы “Әнәк” хуҗалыгыннан Илдус Әхмәдишинга тиңнәр юк. Аның күрсәткече – 102756 тонна-километр!

Терлекчелектә дә хезмәт алдынгылары байтак. Кукмара районы “Урал” хуҗалыгыннан Ләйсән Мәрданова һәм Рузалия Хәммәдиева ел башыннан бирле һәр сыердан 7200 килограмм сөт савуга ирешкән! Арча районы “Ак Барс–Агро” хуҗалыгыннан Гөлфия Гыйззәтуллина һәм Лилия Хөсә­енова, Алексеевск районы “Родина” хуҗалыгыннан Галина Морозова, Чүпрәле районы “Чынлы” хуҗалыгыннан Мөслимә Сабирҗанова, Актаныш районы “Нигез” хуҗалыгыннан Рима Гәрәева, Чирмешән районы “Кади” хуҗалыгыннан Фәния Гамируллина, Балтач районы “Татарстан” хуҗалы­гыннан Светлана Идиятуллина, Резедә Хәйруллина, Дания Хәкимова һәм Миләүшә Фатыйхова, Яшел Үзән районы “Кызыл Шәрык–Агро” хуҗалыгыннан Алсу Рәхимҗанова, Аксубай районы “Вамин–Аксу” хуҗалыгыннан Зөлфирә Хим­мәтгалиева һәм башка бик күп хезмәт алдынгыларыбыз ел ахырына һәр сыердан җиде-сигез мең генә түгел, хәтта тугыз-ун мең килограмм сөт савып алырга җыеналар. Мондый нәтиҗәләрнең ника­дәрле фидакарь хезмәт нәти­җәсе икәнлеген алар үзләре генә белә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәнәгате хезмәткәрләре бәйрәме уңаеннан данлыклы сыер савучыларыбызга аеруча зур рәхмәтләр җиткерәсе килә.

“Сыерның сөте – телендә” дип тикмәгә генә әйтмиләр шул. Хуҗалыкта терлекләргә тиешле тәрбия булганда, нә­тиҗәләр дә яхшы. Ә иң-иңнәр арасында Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бүгенге көнгә үк инде һәр сыердан җиде мең килограмм сөт савучы Кукмара районы “Урал” хуҗалыгы исемен атады. Ел ахырына чаклы әле шактый вакыт булуына карамастан, алты мең килограммга якынлашып килүче Чирмешән районы “Үтәмеш”, Актаныш районы “Нигез”, Арча районы “Ак Барс–Агро”, Әтнә районы “Мәңгәр”, Апас районы Рәхимов исемендәге һәм башка кайбер хуҗалыкларны башкаларга үрнәк итеп куярлык.

Республикада һава торышы һәркемнең теңкәсенә ти­гән быелгы елда да иген­челектә чагыштырмача яхшы уңыш алган хуҗалыклар шактый булды. Ел дәвамында җиргә карата ихтирам һәм даими игътибар нәтиҗәсе инде бу. Барысы да Ходай кулында дисәк тә, әлеге нисбәттән агрономнарның хезмәтен игътибарсыз калдыру дөрес үк булмас. Игенчелектә тиешле технологияләрне вакытында һәм төгәл үтәп, булсынга җан атып йөрүче агрономнар арасында Теләче районы “Вамин–Теләче” хуҗалыгының Баландыш авылы бүлекчәсе агрономы Габдулла Заһидул­лин, Арча районы “Игенче” хуҗалыгы баш агрономы Марат Вахитов, Мамадыш районы “Продпрограмма” хуҗалыгы агрономы Илгиз Талипов һәм башкалар да бар. Авыл хуҗалыгында язын-кө­зен, кышын-җәен иртә таңнан кичкә кадәр тырышып эшләп йөрүчеләрнең исемнә­рен атап чыгар өчен дә шактый вакыт кирәк булыр иде. Бик зур рәхмәт аларга! Сездәй фидакарьләр булганда табыннарыбыз һәрвакыт сый-хөрмәтле, ил-көн алдында йөзләребез ак булыр. Тагын бер кат бәйрәм белән Сезне, хөрмәтле авыл хуҗалыгы алдынгылары!

"Ватаным Татарстан", 2009 елның 11 октябре