Мәкаләләр > Просмотр СМИ
Кытайдагы иң бәхетле татар гаиләсе
Илле алты милләт вәкиле яшәгән Кытайда ел саен бик кызыклы бәйге үткәрәләр. Ул “Иң бәхетле гаилә” дип атала һәм анда һәр милләттән берәр гаиләне сайлап алалар икән. Шулай итеп, 56 гаилә җиңүче исемен яулый. Әмма, әйтүләре буенча, бу бер дә җиңел генә бирелми. Гаиләдә тәртип булу гына да җитми әле. Уңганлыгыңны, булганлыгыңны, үз милләтең өчен янып-көеп яшәвеңне, туган-тумачалар белән татулыгыңны да күрсәтә белергә кирәк. Һәм моны башкалар да танып, Интернет аша тавыш бирергә тиешләр. Быел Кытайда яшәүче татарлар арасыннан бу исемгә Хәсәновлар гаиләсе лаек дип табылган.
Чин-җан автоном районының Колҗа шәһәрендә яшәүче Гыйззәтулла әфәнде Хәсәнов, Казанга килгәч, Татарстандагы Кытай вәкиллегендә эшләүче улы Нәгыйулла белән редакциядә дә булып китте. Дөрес, бу гаиләнең Казанга килүе беренче тапкыр гына түгел. Моннан биш ел элек, Нәгыйулла укырга килгәч тә, без Гыйззәтулла әфәнде сөйләүләре аша укучыларыбызны Кытайдагы милләттәшләребезнең тормышы белән таныштырган идек. Хәзер исә кече уллары Вәлиулла да Казанда, КФУның татар теле һәм әдәбияты факультетында белем ала. (Сүз уңаеннан: уртанчы уллары Әсхәт табиб, аспирантурада укый. Кытай медицинасын үзләштергәч, Казанга кайтып, милләттәшләрен сихәтләндерергә хыяллана.) Әмма бу юлы тарихи Ватанга аяк басуларының тагын бер саллы сәбәбе бар: Гыйззәтулла әфәнде белән Хәлимә ханым Лаеш районы Кече Елга авылында гомер итүче кода-кодагыйлар белән очрашырга килгән. Авылны да, аның халкын да бик ошатканнар үзләре. Нәгыйулла да башлы-күзле булуына бик шат күренә. Айгөл белән ничек танышуын да сөйләп алды.
– Шулай бервакыт Интернетта утырганда: “ Кызлар, сез кайда?”– дип татарча язып җибәрдем. Дөресен генә әйткәндә, танышуның мондый ысулын җитди дип кабул итми идем мин. “Без монда!”– дигән хәбәр килеп ирешкәч, “сөйләшеп” киттек. Ике айлап вакыт узгач, очрашырга булдык. Шундук виртуаль тормыштан чынбарлыкка аяк бастык. Язмыш дигәннәре шулай буладыр, күрәсең. Мин бик тату, бердәм, чын мөселман гаиләсендә үстем. Айгөл белән дә гореф-гадәтләрне дәвам итеп, үз телебезне, динебезне саклап, бәхетле яшәрбез дип уйлыйм.
Мин исә, җәмгысы 521 татар яшәгән Колҗада телне, миллилекне, гореф-гадәтләрне саклап калуның серенә төшенү йөзеннән, гел Кытайдагы тормышлары турында төпченәм. Әлбәттә инде, беренче соравым мәктәп турында.
– Чин-җан районында иң беренче татар мәктәбе Колҗада төзелгән. Татарча укыту 1925 елдан кертелсә дә, ул 1936 елда гына рәсмиләштерелгән. Аның тарихы бик еракларга барып тоташа. 1868 елда Колҗада мәдрәсә ачыла, 1871 елда ул 14 сыйныфлы мәктәпкә әйләнә. Тирә-яктагы балалар килеп укысын өчен тулай торагы да була. Бу эшләрнең барысына да Казаннан килгән Шәрәфетдин бабай җитәкчелек итә. Узган гасырның 50 нче еллар ахырында сәяси үзгәрешләр башлангач, бик күп татарлар Советлар Союзына, Австралиягә, Америкага күчеп китә. Укытучылар калмый диярлек. Балалар саны да кими. Ул вакытта бер сыйныфта балалар саны уннан да ким булмаска тиеш була. Шулай итеп, 1959 елның декабрь аенда татар мәктәбен ябарга мәҗбүр булалар. Хәзер ул бинада Кытайдагы татарлар тормышын яктырткан музей оештырылды. Мәрхүм Миркасыйм ага Госманов: “Син бу Колҗа мәктәбе турында Казанга җиткер. Бу бит искиткеч тарих”,– дип әйтә иде.
Милләт саны буенча 52 нче урында торган татарларның белем, зыялылык ягыннан беренчелекне бирмәве дә, күрәсең, әнә шундый бай тарихка бәйле. Хәзер исә нигездә кытай телендә укыйлар. Бу җәһәттән Гыйззәтулла әфәнде: “Сездә дә урыслаштыру бара бит. Нәкъ шуның кебек инде”,– дип куйды. Тик, ни кызганыч, мондый чагыштыру безне бер дә бизәми шул. Без бит үз ватаныбызда, Татарстанда яшибез. Гыйззәтулла әфәнде үзе дә телче галим. Татар, кытай, казах, уйгыр телләрен камил белә, төрек телендә яза, укый. Инде менә 32 ел Элә өлкәсе кадрларны тәрбияләү институтында кытай теле укыта. Хәер, ул бу форсаттан да татарны дөньяга чыгару өчен үзенчә файдалана.
– Әгәр татарча яки уйгырча гына язсам, безнең хакта белмәсләр иде. Ә кытай телендә бөтен ил халкы укый. Мин Габдулла Тукайның “Китап”, “Туган тел” һәм башка бик күп шигырьләрен беренче булып кытайчага тәрҗемә иттем. Алар үзәк газетада басылып чыкты. Татарстанга, Башкортстанга килгәч, миннән күп вакытта: “Кытайлар сезне кимсетмиме?”– дип сорыйлар. Юк, Аллага шөкер, бездә һәр милләткә тигез карыйлар, гореф-гадәтләрен саклап калырга тырышалар. Сабантуй бәйрәмнәрендә дә бөтен Кытайдан катнашырга теләүчеләр шундый күп. Югыйсә без анда гел татарча гына сөйләшәбез. Беркем гаеп итми. Татар бәйрәме икән, шулай тиеш дип кабул итәләр. Әле менә киләсе елга да планнарыбыз бик зурдан. Габдулла Тукай бәйрәмен, Колҗа мәктәбе юбилеен, Сабантуйны берьюлы уздырырга җыенабыз. Мондый чаралар үткәрү өчен хөкүмәтебез акча бирә. Гомумән, без дүрт бәйрәмне зурлап үткәрәбез: Яңа ел кичәсе, Нәүрүз, Хатын-кызлар көне һәм Сабантуй. Дөресрәге, бу бәйрәмнәр безгә кәеф-сафа кору өчен түгел, ә күрешү, аралашу, үз телебездә сөйләшү, балаларыбызга гореф-гадәтләрне өйрәтеп калдыру өчен кирәк. Колҗада татар мәктәбе ябылгач, әти: “Мәктәп юк дип борчылма. Шулай туры килде, нишлисең инде. Әгәр өйдә татарча сөйләшсәң, татар җырларын җырласаң, телне саклап калырга мөмкин әле”,– дигән иде. Өлкәннәр сүзен истә тотып, бер мөмкинлекне дә кулдан ычкындырмаска тырышабыз.
Өлкәннәр дигәннән, Хәсәновларның Татарстанда яшәүче милләттәшләренә бер гозере дә бар. Гыйззәтулла әфәнденең тамырлары Казан артыннан. Һәрхәлдә, әтисе Әнвәр ягыннан бабасы Бәхтияр Хәсәнов шулай әйтә торган була. Ул Кытайга 1916 елда күченеп китә. Ни кызганыч, заманында авыл исемен сорап кала алмаганнар. Татарстанга кайтырга мөмкин булыр дип кем уйлаган бит? Архивта эзләнүләр дә уңай нәтиҗә бирмәгән. Бәлки Бәхтияр бабайның туганнары, чыннан да, Казан артында гына яшидер? Белүчеләр булса, редакция белән элемтәгә керсәгез иде. Бәхетле гаиләне тагын да бәхетлерәк итсәк, барыбыз өчен дә зур шатлык булыр иде бу.

"Ватаным Татарстан", 2010 елның 13 ноябре