|
|
Туган көннәр
|
|
Архив
|
22.11.2010 Мәдәният
Бердәнбер мәхәббәтНаилә Гәрәева белән аның Луковский урамындагы бүген яши торган иркен фатирында сөйләшеп утырганчыга кадәр мин Подлужная урамында – Наилә Гәрәева үскән урамда яшәгән кешеләрне кызгана торган идем. Урамы ямьсез, исеме ямьсез! Кайдадыр өстә балкыган шәһәр утларына кызыгып гомер кичерә бит инде алар. Бактың исә без – шәһәрнекеләр кызганычрак икән. «Безнең андагы матурлык! Бер яктан Казансу җәйрап ята икенче яктан язын-җәен яшел хәтфә үлән белән каплана торган үрләр-калкулыклар тезмәсе китә.» Мин шунда урамның асыл исемен аңлап алам. Ул һич тә «лужа» сүзеннән ясалмаган икән ләбаса. Сүз тамырында – болын. Казансу буендагы иркен болыннар! Димәк, урам да Болын буе урамы булып чыга.
«Безнең ике катлы агач йортта элек заманда губернатор яшәгән. Утын ягып, колонкадан су ташып, кыяр-кишер үстереп, чын авыл тормышы белән яши торган идек. Авылдагыча – күршеләр белән. Җәйге кичләрдә болдырга чыгып утырабыз. Мин хыялый, ерак йолдызларга карап, шигырь укыйм. Беренче сәхнәм – йорт болдыры булды. Парк ягыннан тынлы оркестрның уйнаганы ишетелә. Күңелләр алгысый, тик мин бер мәртәбә дә анда танцыга менмәдем. Тәртип каты иде безнең өйдә. Әмма парктагы Пионерлар йортындагы бөтен түгәрәкләрне йөреп чыктым. Әни әйтә торган иде: кеше көнгә бер мәртәбә булса да, тауга менеп төшәргә тиеш, дип. Мин биш тә, ун да менгәнмендер. Тукай урамындагы агач йортта, әмма мәдәни тормыш мәркәзендә үскән әнием, чекист әтием гаиләсен шәһәргәрәк күчерергә теләгәч тә ризалашмады.»
Тыңлап-тыңлап утырам да, Наилә Гәрәева бик кызыклы нәсел агачының дәвамчысы икән, дигән фикергә киләм. Бер гаиләдә ике тәрбия, ике холык. Әтисе – Хәким Гәрәев сугышка кадәр үк кесәсендә наган йөрткән чекист, сугышны буеннан буена кичкән солдат. Аның талканы коры, законы үзе белән. Әнисе Раван гарәпчәне белә, намаз укый, әтисе ягыннан абзасының татарлардан беренчеләрдән булып хаҗи булганлыгын да онытмый, мәгърифәткә тартылуын да яшерми – өй диварларын урыс композиторларының портретлары, мәшһүр рәссамнарның картиналарыннан күчермәләр бизәп тора. Бу кадәресе, мөгаен, өч баласын яшел үрләр белән генә түгел, бәлки бөекләр үрнәге белән дә тәрбияләү өчен дә эшләнгәндер. Балаларның өчесе дә һәр көнне музыка мәктәбенә йөгерә. Фабрикада сафьян читекләр чигүче булып эшләгән ана күңеленнән балаларына нинди язмышлар «каегандыр»? Догалы теләкләр кабул булучан – улы, әнә, профессиональ скрипач булып китә, кызы...
Менә хәзер шул хакта сөйләшербез.
Кызы – Наиләсе табиб булырга тиеш иде. Ләкин пионер быргысыннан да яңгыравыклырак тавышлы, «Артек» кебек мәшһүр пионер лагерьларын күргән Наилә сәхнәләрдән шигырь сөйләп, радиодан пионерлар өчен тапшырулар алып барып, кичәләрдә җырлап йөри торгач, тәмам сәхнә җене йоктырган булып чыкты. «Мәскәү, Вахтангов студиясе», – ди әнә. Бер дә булмаса, Щукин исемендәге училище да ярап торасы икән. Ләкин кем көтеп тора анда аны – читек чигүче кызын? Алай да адрес табыла – күршеләрнең кемедер Мәскәү чытырманлыкларында яшәп ята икән. Инде кызны Мәскәүчә киендерәсе генә кала. Наиләне өстәл өстенә бастырып йөртеп карата-карата Мэрилин Монроныкы кебек кояш итәкле күлмәк тегелә. Чыдасын гына Мәскәү!
«Щука»да комиссия әгъзалары кызны күзлек астыннан гына бәяли: ярап торасы, бер дигән травести буласы. Әмма аларга бу юлы мәхәббәт каһарманнарын уйнарлык, Элина Быстрицкая кимәлендәге «фактура» кирәк икән. Ульяна Громова монологын тыңлаганнан соң кызны ипләп кенә Казанына кире кайтып, Качалов театры каршында быел гына ачылачак студиягә керергә юмалыйлар. Ни эшләсен? Үкереп елый-елый кайтып керә дә шунда йөгерә кыз. Юмалаучылар анда да табыла.
– Син театрда кемне уйнарга телисең?- дип сорый мәшһүр Хәким Сәлимҗанов. Ә ул кызның холкын беркадәр белә. Чөнки Наиләнең әтисе белән яхшы гына дуслар.
– Анна Каренинаны!
– Һы, Анна Каренина! Син бит татар кызы. Синең урының татар театрында, -бу реплика Ширияздан Сарымсаковныкы.
Шулай итеп, татарчасы чамалы кызны рус студиясендә түгел, татар студиясендә укырга күндерәләр. Рәсим Сәләхов, Ирек Баһмановлар белән сабакташ булып, Камал театрына массовкаларга йөгерә башлаганын сизми дә кала кыз.
70 нче елларда Бауман урамындагы Сәяси мәгариф йортына укырга йөри идек. Журналистлар белән бергә артистлар да укый. Качалов театрында киң күңелле шәп актер бар иде: Вадим Остропольский. Тәнәфестә халык шуның тирәсенә җыела. Сөйләгәне минем дә колагыма кереп кала:«Әнә теге артистканы хәтерләп калыгыз. Великая актриса!» Башлар борылган якка карыйм. Наилә Гәрәева!
Карыйм да сискәнеп китәм. Чая, чытлык Зөбәйдә дә, иркә назлы Рәхилә дә түгел инде бу. Сулган гөл! Үзен кызыксынып күзәткән күзләрне дә күрмәде ул, югары бәяне дә ишетмәде. Сәбәбен 35 елдан соң, Рәфкат Бикчәнтәев турында истәлекләр китабын укып чыккач кына аңладым. Бөек режиссерның фаҗигале һәлак булган көннәре булган икән бу. Аерылышкан булсалар да, һаман ярата бит әле ул аны. Бу юксыну, югалту, үкенү әчесе үзе белән ахыргача барыр инде. Шул хәсрәтле көннәрдә дә Марксизм-ленинизм университеты дәресләренә килеп утыруы – Коммунистлар партиясенә керергә ният иткәннән. Партия әгъзасы булмаган кешегә газетада некролог та биреп булмый икән ләбаса.
«Великая актриса!»
«Фигароның өйләнүе» (реж. Р. Хаҗиәхмәтов) спектаклендә Сюзанна ролендә күргәннән соң минем дә телемнән ычкынган сүз бит бу. Хәер, театр тарихында 19 яшендә беренче уйнаган роле өчен үк Тукай бүләгенә тәкъдим ителгән артист бүтән юктыр да ул. Ярый әле комиссия әгъзаларының сабыр итәргә башлары җиткән. Югыйсә Тәлгат белән Рәхиләне – Шәүкәт Биктимеров белән Наилә Гәрәеваны сәхнәдәге беренче адымнарыннан ук театр коллективына каршы куйган булырлар иде. Татарстанның мәртәбәле бүләге барыбер бирелде аларга. Нәкъ вакытында, кирәгендә, кадерендә. «Гүзәлем Әсәл» (Ч. Айтматов) әсәрен татар сәхнәсендә кую өчен килгән режиссер Т. Ходжаев Әсәл роленә Наилә Гәрәеваны сайлап алгач, инде берәү дә, режиссер Рәфкат Бикчәнтәев хатыны булуына ишарәләп, «һаман-һаман үз хатынын уйната» дип әйтә алмый.
– Әсәл мин идем ул, - дип сөйли Наилә Хәким кызы еллар узгач, язмыш юлына борылып карап. Аннары җитдилеген юмор белән алыштырып, Фаина Раневская сүзләрен өстәп куя: – Тормышта ахмаклыклар эшләргә акылым җитте минем.»
Ахмаклык кадәресе ни? Егерме яше тулар-тулмас үзеннән 17 яшькә өлкән, инде бер тапкыр өйләнеп караган, хәмер тәмен яхшы белгән кешегә кияүгә чыгумы? Әйтте бит аңа әнисе, кисәтте. Төпчек кыз, иркә кыз исә, бәләкәй йодрыклары белән өстәл төеп: «Бирсәң дә чыгам, бирмәсәң дә чыгам», - дип, кыз сорарга килгән Бикчәнтәев артыннан чыгып йөгерә. Хәким абзый исән булса, төйдерер иде йодрык. Янтыгындагы кобурасын сыйпап кую да җитәр иде. Сугышка кадәр НКВДның кораллар саклау бүлеге башлыгы булган кеше лә ул. Чыгып йөгерә кыз. Читтән-читтән сәхнәдәге уенын күрә йөреп, болай да гашыйклыгы хәттин ашкан кызга кумирының мәхәббәтен кире кагу мөмкин хәл түгел. Кайберәүләр даһи дип үк бәяли торган олы талант иясе янында яшәү, бигрәк тә үзең дә аннан калышмаска омтылганда, бик үк җиңел булмагандыр шул.
Бер көнне сыйлы, икенче көнне кысыр ашлы, бер кичне назлы сөюле, икенчесендә көнләшүле, күз яшьле төннәренә – үпкәләшле, килешүле кыен бәхетенә каршы йөгерә кыз.
Шулай итеп Наилә ике тапкыр килен булып төшә. Беренче тапкыр театрга, икенче тапкырында – Бикчәнтәевнең Ленин урамындагы Бегемот кушаматлы йорттагы сәнгать фанатлары бик тә үз иткән кысан фатирына.
Беренчесе – театр яшь тавышларга бик тә зарыккан заманда, тамашачы егылып карарлык спектакль кую турында хыялланган Бикчәнтәев күңелендә йөрткән образга тәңгәл кыз бала караштырып йөри торгач, көннәрдән бер көнне Качалов театры каршындагы студиядә укып йөргән чандыр гәүдәле, камышлы күл кебек тирән карашлы, ике битен мәхәббәт чокырлары уймаклаган, беленер-беленмәс күкрәкләре өстенә бөдрә толымнарын туздыра төшеп салган икенче курс студенткасын Рәхилә роленә алып кайткач була.
Театр кызны сагаеп, әмма әзер кушамат белән каршылый: Nәкәрлек!
«Беренче мәхәббәт» спектакле әсәрнең авторы Хәй Вахитка да, режиссер Рәфкат Бикчәнтәевка да чамасыз популярлык һәм Тукай премиясен китерә. Спектакльгә халык агыла. Инде афишаларга төп рольләрдәге яшь артистларның исемнәре, чит илләрдәге кебек, зур хәрефләр белән языла. Менә шундый хөрмәттән соң Шәүкәт Биктимеровка да, Наилә Гәрәевага да «вагаерга» ярамаган да икән шул.
– Премьерадан соң Рәфкат миңа «Булачак акыллы артисткага» дип язып, альбом бүләк итте. Рәхиләне мин үзем дип уйнадым. Автор көләргә кушкан урыннарда көлә алмыйча йөдәгәнем истә. Аннары пьесадагы «ха-ха-ха» дигән урыннардан көлә башладым. Тыела алмыйча көлә торган идем. Имеш, Тәлгаттән көләм. Тамашачы минем скрипкада уйнавымны да яратты. Теге «акыллы артисткага» дигән аванс сүзләр исә мине гомер буе йөгәндә тотты. Андый бәяне мин соңрак Марсель Сәлимҗановтан да ишеттем, – дип сөйли Наилә ханым, гомер йомгагын сүтә-сүтә. – Ул мине студент килеш үзенә ассистент укытучы итеп алды. Хәзер дә укытам. Улым Фәрит тә училищеда миндә укыды.
– Менә каян килә икән ул бәхәс туган урыннарда инде театрның баш режиссеры булып өлгергән Фәрит Бикчәнтәевне ана кош батырлыгы белән якларга ташлану тәвәккәллеге. Ул чакларда Сезне коллегаларыгыз да, журналистлар да Рәхилә яки Зөбәйдә итеп түгел, бәлки Васса Железнова итеп кабул итә. Ә бит Фәрит сезне яңадан иҗатка кайтарган режиссер.
– Фәриткә мин бик күп көч салдым. Аны ялгыз башым күтәрдем, ялгыз башым укыттым. Режиссер буларак ул минем мөмкинлекләремне күрә, бәяли икән, бу аның плюсы. «Синең кебек мөлаем карчык юк»?– дип, юмалый-юмалый әбиләр рольләренә куя ул мине.
– «Бичура»дагы Күршекәйне, «Ханума»дагы Анушны, «Мәхәббәт турында сөйләшик»тәге Абруйны әйтүегездер инде. Ә бит әле «Хушыгыз»дагы Миләүшә, «Шәҗәрә»дәге Сәлимә бар. «Әни килде»дәге Ана роле, гомумән, үзәк персонаж. Алда да яңа рольләр тезелеп тора дип беләм.
– Шөкер, 7-8 ел кирәксез булып торуымны санамаганда, иҗат бәхетем булды. Режиссерлардан да уңдым. Хөкүмәт бүләкләре дә миңа вакытында иреште. Исемнәрем дә, орденым да бар. Мин хәзер улым гаиләсенең уңышларына сөенеп яшәр яшьтәмен. Намазлыгым да җәюле. Тик, барыбер, кичке утлар кабынуга аякларым театр ягына алып китә. Театрда мин кабат Рәфкатем белән очрашам кебек. Улымның кәкъ әтисе кебек сәхнәдән үтеп китүләрен күзәткәндә мине сагыш баса. Үз-үземне битәрли башлыйм. Ник сабыррак, түземрәк булмадым икән, дим. Бәлки Рәфкатне саклап калып булган булыр иде. Әнә бит Антон Павлович Чехов ничек дигән: «Любовь – это одно терпение».
– Нигә шулкадәр өзгәләнергә? Сезгә бит язмыш мәрхәмәтле булган. Беренче режиссерыгыз беренче мәхәббәтегез – бусы инде күк капусы ачылуга тиң бәхет. Чакырылган режиссерлар дә сезне абайламый калмаган. Марсель Сәлимҗанов та еш кына баш рольләрдә Сезне күргән. Аннары Ходай тәгалә дә Сезнең һаман бер шигырь юлларын : «Тишины хочу, тишины, нервы что ли обожжены», – дип кабатлап йөрүегезне ишеткәндер – 15 ел репертуар тотканнан соң сәхнә тормышында озын тынлык. Һәм... тынлыкка бәрабәр мохтаҗлык. Әмма шуннан соң, түзә белгән өчен бүләк кебек, яңа мәхәббәт, яңа рольләр. Ләкин тагын югалту!
– Дамир Сираҗиев бөек режиссер иде. Аны югалту минем өчен генә түгел, бәлки театр өчен дә зур югалту булды.
– Шулай да, диалектика кануннарын раслап, тормыш дәвам итә. Соңгы елларда Сез кабат ак атта. Быел гына да ике дәүләт бүләге – исем һәм орден алдыгыз. Артист өчен яңа рольләрнең бүләктән дә кадерлерәк икәнен дә аңлыйм. Дөресен әйтим: мин Сезне Дамир Сираҗиев куйган спектакльләрдәге уеныгызны рәхәтлек кичереп карамадым. «Әни килде»нең соңгы вариантында Сезнең башкарудагы Ананы да кабул итә алмадым. «Хушыгыз»дгы Миләүшә шәп иде. «Шәҗәрә» дәге Сәлимә, гомумән, классика. Наилә Гәрәева 500 тапкыр уйнаган шаян Диләфрүз, иркә Зөбәйдә сагындыра.
– Мин үзем Әсәлне, «Әни килде»дә яшь киленне уйнаган вакытларны сагынам. Шәриф Хөсәенов Ана ролендә дә яратты мине. Римманы уйнаганда чәчәкләргә күмә торган иде. Чын күңелдән тамашачыга рәнҗеп: «Нигә инде алар киявең синең яңагыңа суккач, кул чабалар. Римма бит хаклы. Син бу рольне тамашачы сине жәлләрлек итеп уйна», – ди торган иде. Фәрит тә миңа бик таләпчән. Хәтерлим әле. «Шәҗәрә»дә Сәлимәне уйнаганда йөдәтеп бетерде. Сәлимәнең эчәргә яратуын, әмма фаҗига кичергән горур холыклы хатын булуын ышандырырлык итеп уйнамыйсың. Мин сиңа ышанмыйм», - ди генә бит. Үзем укыткан улым югыйсә.
– Инде тиздән Йосыф театрга килер. Мөгаен, ул да режиссер булыр. Сезгә онык куйган спектакльләрдә дә уйнарга язсын.
Асия ЮНЫСОВА Фикерләр№60 (62611) / 25.11.2010 23:21:35
Зиләйлүк! №59 (62590) / 25.11.2010 21:53:58
Шулай да, иң яратканым-Нурия белән Фидан икән, бигайбә... №58 (62580) / 25.11.2010 20:44:46
шулай шул,сез алай - болай Роберт Галиев(Тургай) дигән кеше түгелме? №57 (62578) / 25.11.2010 20:34:12
әйттем бит инде,монда утыручыларның 80% ы Буа театрылык кына дип , 203 кабинет шуңа күрә төкереп чыгып китте бит инде. №56 (62577) / 25.11.2010 20:26:08
вот именно! №55 (62576) / 25.11.2010 20:22:37
Керәшен кызы, Камал театрында СИҢА карарлык әйбер булмаса Буа театрына бар , матбугатта утыручыларның 80%ы шуларны мактый , бәлки шуларны карап илһам ала алырсын. №54 (62555) / 25.11.2010 18:37:00
КАмал театрында карарлык, аһ дип әйтерлек спектакльләр калмады дисәк тә ялгыш булмас. №53 (62549) / 25.11.2010 17:40:07
шулай шул.фондта булган спектакльләр №52 (62548) / 25.11.2010 17:25:22
203каб. №51 (62539) / 25.11.2010 16:05:24
№50 (62537) / 25.11.2010 / 15:39,Һәрбер кеше үз заманына яраклаша белергә тиеш,хәтта анда яшәве аңа авыр булса да һәм кайбер нәрсәләрне не спроветливо дип санаса да ,ул барыбер яраклаша белергә һәм шул заман күләгәсенә тәңгәл килергә тиеш.Шул исәптән үткәннәрне дә онытмаска.Надрюков,Хәлил Әбҗәлилов, Дилүс Ильясов,Гәүһәр Камалыва,Галимә Ибрагимова,Габдулла Шамуков,Флера Әхмәтова,Уразиковларны казып чыгарып күрсәтер өчен ТНВ бар шуларда өелеп яталар алар ,күрсәтсеннәр , вак -төяк сериаллар күрсәтеп ятканчы. №50 (62537) / 25.11.2010 15:39:33
Җаныем 203 каб. Күптән көтә идем,килеп чыгар әй-вәйт итеп. №49 (62535) / 25.11.2010 15:08:09
№46 (62524) / 25.11.2010 / 13:37 ,алай бик акыллы булгач вакыт машинасы уйлап тап та шулар заманына кире кайтып үзең яраткан артистларны карап шул дәвердә генә ят инде син яме , хәзерге артистлар синең игътибарыңа лаек булмагач. №48 (62526) / 25.11.2010 13:47:08
Әйе, күреп та тыңлап та беләм,сездән аермалы буларак. №47 (62525) / 25.11.2010 13:40:18
Сез бәхетле. Сез быел 200 яшен тутырган артистларны да беләсез. Алардан соң башкалар тумаска, театр бетәргә тиеш булгандыр инде, име? №46 (62524) / 25.11.2010 13:37:07
Театрның Мәһшүр артистларыннан: №45 (62483) / 24.11.2010 22:15:23
Камал театрын Шәүкәт Биктимеров, Наилә Гәрәева кебек артистлардан башка күз алдына да китереп булмый. Алар сәхнә өчен туган. Н. Гәрәевага Россиянең атказанган артисты исемен бирергә кирәк, дип быел бер материал ахырына фикеремне язган идем, теләгем бик тиз кабул булды. Гәрәева татар сәхнәсендә яшьлекне иң югары дәрәҗәдә гәүдәләндергән актриса дип саныйм. Аңа яшь булу килешә, шуңа күрә ул картаймый да. Сокланабыз һәм горурланабыз сезнең белән, Наилә ханым. Мин сезгә хәзер Россиянең халык артисты исеме бирелүне көтеп калам. №44 (62442) / 24.11.2010 12:58:49
Кем авызыннандыр ишетелеп калган - "без барыбыз да ата-анабыз туган яктан". Чыннан да, кеше ата-анасы менталитетыннан буыннар аша гына ераклаша. Әлбәттә, бу инде ата-анадан нидер алыр әйберләр булган очракта. Ә ул "алыр әйбер"ләр яхшыданмы-яманнанмы, әлбәттә, һәркем өчен дә әзерләп калдырылалар... Катлаулы әйтелде, барыбер фикер шәйләнә кебек. №43 (62439) / 24.11.2010 12:40:33
театр кешесе түгел, №42 (62433) / 24.11.2010 12:06:29
рампага! Авыл халкы сыер турындагы спектакльләргә генә лаек икән сине тыңласаң!(Чехов аңа ни пычагыма.)))нәрсә Чеховны аңлый торган кеше авылда яшәми,дисеңме? №41 (62389) / 23.11.2010 19:18:40
Рампа булгач беләсеңдер залда кемнәр утырганын. Анда хезмәт хакы хисабына билет (добровольно-принудительно) алып килгән авыл халкы утра. Чехов аңа ни пычагыма. №40 (62384) / 23.11.2010 18:37:18
театр гел зәңгәр шәл белән казан егетләрен генә куерга тиеш түгел. №39 (62381) / 23.11.2010 18:16:39
Элгәннәр ич,сүгәргә элгәннәрдер инде.Ңүнлеләрне мактыйлар ич. №38 (62379) / 23.11.2010 18:08:05
Әйтмәгән саен, сина ни пычагыма инде ул, кеше сулэп утыру. №37 (62377) / 23.11.2010 18:04:25
чукмарга га га, маладис! №36 (62375) / 23.11.2010 17:56:19
Театр бит халыкныкы. Налогларга яши, Бикчәнтәйнең чирле самолюбиесен канәгатләндерү өчен түгел ул сәхнә. Үз акчасына театр ачсын да, рәхәтләнеп Чеховны куеп, анасы белән хатынын уйнатып ятсын. №35 (62372) / 23.11.2010 17:51:44
ул синең өчен түгел актерлар һәм театр өчен кирәк! №34 (62370) / 23.11.2010 17:35:37
И что от того, что ул рус һәм чит ил классигын уйный, кемгә кирәк ул? №33 (62366) / 23.11.2010 17:01:55
Дөрес Хаят! тәрҗемә әсәрләрендә, рус һәм чит ил классикларында уйный ала торган фактурага ия ул. №32 (62362) / 23.11.2010 15:56:44
\"Гаугалы гаилэ\"дэге карчыкны искиткеч уйный.Ана роле анын очен тугел инде,Римма булып кына калса яхшырак булыр иде. №31 (62354) / 23.11.2010 13:34:21
Һе))) улым кайтып керде дә, ишек төбендә соңгы 20 елда татарда булган яңалыкларн сөйләшеп алдык та, ни язып бетерәсе онытылган)))))))))) №30 (62353) / 23.11.2010 13:30:06
Күршекәй, мин аста саналган элеккеге, Наилә апагыз яшь чакта уйгвнан рольләрен әйтәм. Тезелә дип, аныд ул спектакльләрдәге ир-ат партнерларын әйтәм.Аларның уйнаулары күз алдында. Хәзерге карчык рольләрен әйтергә сүзем юк бөтенләй, твда бер-ике күрдем, №29 (62344) / 23.11.2010 12:40:49
тәк. Бичурада -күршекәй. №28 (62342) / 23.11.2010 12:11:31
Наилә Гәрәеваның бер ролен хәтерләмим. Ул уйнаган спектакльләрне саный башласалар, ирләр тезелешеп баса. №27 (62340) / 23.11.2010 12:01:44
Мансур. Оренбур., №26 (62339) / 23.11.2010 11:52:55
и всё!!! Үзен дә, киленен дә,малаен да!!!(уйнауларын кәнишне). №25 (62337) / 23.11.2010 11:47:39
Монда "икенче состав" дигән сүз чагылып китте. Чыннан да бу проблема бар ул, аңа күз йомып булмый. Телевизордан кайчан гына карама күпчелек гел бер "обойма" артистлар башкаруында була спектакльләрнең язмалары, әйтерсең лә Камал театрында шул 10-15 артист кына сәхнә тота. Әле менә рекламасында Камал театрыныкыннан өзекләр күрсәтеп, "Нур" театры башкаруында "Әниләр һәм бәбиләр" спектаклен күрсәткән иде ТНВ. Бер дә генә дә атна саен күрсәтелгән спектакльләрдән ким булмады бит. №24 (62335) / 23.11.2010 11:46:55
Бәйләнделәр инде, син аны БЕЛМИСЕҢ, шуңа дөрес сөйләмисең, имеш.Ник бар кеше дә бар әйберне дә белергә тиешмени. Мин монда просто ГЛАС НАРОДА ролендә генә. Ә тәнкыйтьче дә, сәнгать белгече дә түгел.Гел я ак кына, я кара төсләрдән генә тормый бит бу тормыыш дигәнең дә, соры төсләре дә, ачык матур төсләре дә бар.Юкса, я надан гына, я гел акыллы гына булырга ТИЕШ кебек сөйләшәсез. Уф, китим әле мин эшкә, я башыма кабар))0 №23 (62332) / 23.11.2010 11:34:05
да шул Назлыгөл бердәнбер роль халык хәтерендә №22 (62331) / 23.11.2010 11:29:14
а все таки халык белә икән! Искәндәрева турында язмаган иделәр. Но ваще никакая бит инде Искәндәрова Камал хәтле Камал өчен! №21 (62330) / 23.11.2010 11:28:47
Гөлсем Исәнгулованың "Хуш Назлыгөлен" яттан беләм.Дистә тапкыр тыңлаганым бар.Тагын тыңлый алам. Икенче составның, икенче бер уңайдан нидән икәнен язган идем, админ сөртте, бүтән язмыйм.Бөтен кеше белә дигәндер инде)))))) №20 (62328) / 23.11.2010 11:21:51
Исәнгулованы җенем сөйми. менә кемдә ул салкынлык һәм ясалмалык. №19 (62327) / 23.11.2010 11:08:49
Иркә,мин вупшым то, Зөлфирә Зарипованы яратам. (Ансының ни гаебе бар икән инде, Ходаем, хәзер беләбез))) №18 (62326) / 23.11.2010 11:05:32
НАИЛЭ ГАРАЕВА БИК САЛКЫН АКТРИСА, ЯСАЛМА УЙНАВЫ, СОЙЛЭМЕ... "ЭНИ КИЛДЕ" СПЕККТАКЛЕНДЭ "АНА" РОЛЕ АНЫКЫ ТУГЕЛ, АНЫСЫ КОН КЕБЕК АЧЫК...МИН УЗЕМ ГАЛИЯ АПАНЫ ЯЗМАДА ГЫНА КУРДЕМ, Э МАХМУТОВА ИСЛАМИЯНЕН УЙНАВЫН ДА КУРЕРГЭ ТУРЫ КИЛДЕ... АЛАР УЙНАВЫНДА ЖЫЛЫЛЫК БАР... №17 (62325) / 23.11.2010 10:58:11
Зиләйлүк, икесен дә яратмыйм)))))Нәҗибә баштан елак тавыш белән уйный иде.Болай авылның иң гади хатыннарын уйный, (Хәким көлнән) ул аларны тагын да ямьсезләтә төшә. Наиләсе киресенчә, шәһәркызларын һәм хатыннары булып уйнарга тырышты. Шунлыктан бар роле ясалма. Аста саналган рольләрнең аның уйнавында бер җире истә калмаган. Ә менә андагы ирләр ролендәгеләр- барысы истә. Мин Гөлсем Исәнгулова белән Хәмитованың уйнавын ярата идем.Әйтергә кирәк Алсуны да яратмыйм.Әйбәт уйнаучы хатын-кызлар Камал театрында күп үзе, тик йолдыз булып ялтыраучылар юк. №16 (62324) / 23.11.2010 10:57:08
Минем исемем -Гайфулэээээ, дип "җырлаучы" бар иде бит, 90нчы елларда. Афзалов.Белмим дисәң-сиңа-5 очко))) №15 (62323) / 23.11.2010 10:52:16
Наилђ ханым – искиткеч АНА. баласы турында саксызрак сњз ђйтњчене ботарлап ташларга ђзер №14 (62322) / 23.11.2010 10:50:42
Зиләйлүк, кайсы "бака ботын" кыстырасың - кем ул Гайфулла? №13 (62321) / 23.11.2010 10:50:06
Мин әйтмәдем, Нәҗибә сәнгать, дип, син әйттең. Хет әллә кай җире белән уйнасын, Наилә Гәрәеваны ХАЛЫК яратмый. эстрадада -Гайфулла бар иде, то же самое...Әйдә, син үзеңнекендә кал, ә мин барыбер үземнекендә.Мин әйтә алмыйм бит инде, аны яратма,дип.Просто, монда чәйнәр өчен эленгән икән, үз фикеремне әйтергә хаклы дип кенә саныйм. №12 (62319) / 23.11.2010 10:42:20
Нәҗибә сәнгатме? Үзешчәннәр театры. Наилә йөрәк белән уйный, Нәҗибә клоунлана. №11 (62317) / 23.11.2010 10:39:04
Наилә Гәрәева- и сәнгать. Үләм, үлсәм белми үләсе булганмын.Алай булгач, Гайфулла- иң яхшы җырчы инде. Сүзем юк ... №10 (62316) / 23.11.2010 10:36:04
язма бердэнбер мэхэббђт дип атала. Э мэхэббэт бер генэ булмаган икэн. автор узе ук: "Эмма шуннан соң, түзә белгән өчен бүләк кебек, яңа мәхәббәт, яңа рольләр. Ләкин тагын югалту!" дип яза. №9 (62314) / 23.11.2010 10:31:25
Уф. Нәҗибә белән Наиләне бер үлчәүгә салу? №8 (62311) / 23.11.2010 09:47:23
Гэлимэ Ибрагимовадан сон \"эни килде\"дэ энине Наилэ ханым уйнады.Тагын башка роллэрдэ курдем.Нигэдер кунелгэ якын тугел. №7 (62310) / 23.11.2010 09:33:10
Уф, яратмыйм мин аныфң уйнавын, хет әллә ни әйтегез!!! Ни килене, ни үзе, гел бер манера белән сөйләшәләр.Халыкчан артисткалар түгел, әллә нинди пафосный.Ну, карыйбыз инде, нишлисең, теш сызлаган кебек, чырай сытып. Пылау пешергәндә дөгенең барлык карасын да чүпләп бетереп булмый бит инде, барыбер 1-2се кала.Ашыйбыз шул килеш.Шуның кебек, монда да. №6 (62304) / 23.11.2010 01:20:28
Ә нигә дип колхозның үзеннән чыгарга тиеш соң әле ул? Искиткеч талантлы, алкышларга лаек артистыбыз ул Наилә апа. Җәмәгать, булганны б..ламыйк, Кешенең куйган хезмәтенә рәхмәт әйтә белик. Афәрин, Наилә апа, мең яшә!!! №5 (62298) / 22.11.2010 23:56:02
әйе бу артистка колхозның үзеннән чыкмаган. №4 (62296) / 22.11.2010 23:32:31
Юк всэ теки яратам совет заманын! Бездэ акчан булса син дэ йолдыз мин дэ йолдыз э авылдагы матур ач атка кем печэн сала сон?Театрны яратам яраткан артистларым да куп,тик бу артистканы кунелем яратмый кабул итми! УФ ! Эйтэсе килгэнем генэ! №3 (62277) / 22.11.2010 22:11:17
ә бу апа ошый миңа. яратам уйнаганын. №2 (62258) / 22.11.2010 21:10:31
Искитмиәле артист турында искиткеч язма! Асия ханым язмасында Әмирхан Еники иҗаты чалымнары шәйләнеп кала. Наилә апаны яшьлегендә, Оренбур сәхнәсендә \"Кыю кызлар\"да күрергә туры килде миңа. Ике кат карадым. Шәп образлар күп иде ул спектакльдә. Күренекле артистлар балкыды. Әмма Наилә апага җитүчесе булмагандыр. Шул еллардан бирле үзебездә ТНВ күрсәтә башлаганчы бу артист турында аз ишетергә туры килгән иде. Әле инде аның башкаруындагы ана ролен дә, Сәлимәсен дә, \"Юкка шартламагансың!\" дигән репликалы Ишан хатынын да, \"Шәфкать\" тәге үз язмышына шактый аваздаш ролен дә карап хозурлану, Казанга барганда үзе белән гәпләшеп алу бәхетенә дә ирештем. №1 (62197) / 22.11.2010 11:36:04
//Тыңлап-тыңлап утырам да, Наилә Гәрәева бик кызыклы нәсел агачының дәвамчысы икән, дигән фикергә киләм.// |
Иң күп укылган
|