Мәкаләләр > Просмотр СМИ
Күк кешесе

Хәсән Туфанның чираттагы бер юбилее вакытында башкорт әдәбияты классигы Мостай Кәрим, татар халкының "т" авазына башланган өч бөек шагыйре бар, дип әйткән иде: Тукай, Такташ, Туфан. Еллар үтү белән бу канатлы гыйбарәнең дөреслеге тагын да ачыграк күренә, раслана бара.

Туфан иҗаты турында шактый күп язылды. Нигездә аның иҗаты турында язалар, таланты, әдәби осталыгы белән сокланалар. Әмма шагыйрьнең кешелек сыйфатлары да сокландыргыч иде. Аның холкындагы бу сыйфатларны аңламый торып, аның иҗатын да тулылыгы белән күз алдына китерүе кыен. Күп еллар буе әдип белән аралашкан кеше буларак (Аккош күлендәге язучылар дачасында безнең йортларыбыз күршедә генә иде), мин сүзне Туфанның холкы, характер үзенчәлеге турында алып барырга телим.

Чандыр, ябык, күзләренә ниндидер галәм сагышларын яшергән, үзенең эчке дөньясында яшәүче... Өстендә күп вакыт ап-ак күлмәк, пөхтә итеп үтүкләнгән караңгы төстәге костюм булыр... Гаҗәеп дәрәҗәдә риясыз - үз гомеремдә миңа бүтән андый кешеләрне очратырга туры килмәде. Хәтта шундый очраклар да хәтеремдә: нәшрият хезмәткәре Сәлимә ел ахырында Туфанны җитәкләп диярлек бухгалтериягә алып килә дә үзенә тиешле гонорарларны алырга мәҗбүр итә иде. Ә ул ихлас күңелдән гаҗәпләнә: "Барысы да миңамы? - ди. - Монда берәр хата юкмы? Миңа үз пенсиям дә җитә ич!"

Бервакытта да үзенең шигырьләрен яисә китапларын кемгәдер "төртү", ягъни бугазына басып бастыру белән шөгыльләнмәде. Газеталар үзләре аңа мөрәҗәгать итә иде. Хәтта "Сайланма әсәрләре"нең ике томлыгын да нәшриятка әдәбият белгече Хатыйп Госман әзерләп тапшырды, чөнки Туфан бу эшне туктаусыз сузды да сузды. Яңа шигырьләр язу белән мәшгуль булды, элек язылганнарына тәнкыйть күзлегеннән карап, аларны туктаусыз төзәтеп җәфаланды.

Туфан үз бакчасында һәрвакыт чәчәкләр үстерде һәм аларны бәйләм-бәйләм итеп шәһәргә, Тукай һәйкәленә алып кайта иде. Юк, ул аны кеше күрсен өчен эшләмәде, киресенчә, андый чакларда берәүгә дә күренмәскә тырыша иде...

Тыйнак, аз сүзле, кешелекле, кайвакыт сабыйларча беркатлы. Күпме яшәп тә, үз гомерендә аның ише зур хәрефтән язарлык башка Кешене очратканым булмады.

Хәсән абый миңа лагерьда чакта булган бер вакыйга турында сөйләгән иде. Анда да ул кешелек сыйфатларын югалтмый. Үзе башкалар сыман ачлыктан интексә дә, иптәшләре белән соңгы сыныгын бүлешә, хәлдән тайган тоткыннарга ярдәм кулы суза. Тегүчеләр бригадасына бригадир итеп куйгач, ул тәмам хәлсезләнгән, ачтан шешенгән хатын-кызларга нормаларын тутырырга булыша. Чөнки норма тулмаса - паек бирелми. Шулай итеп күп кешене ач үлемнән саклап кала. Шундый кешелекле, эчкерсез, гади һәм самими булганы өчен, тоткыннар аны "изге җан" дип йөртәләр. Бу - тоткыннар мохитендә үзенә күрә бер дәрәҗә санала. Хәсән абый сүзләре белән әйткәндә, иректәге "Советлар Союзы Каһарманы" исеменнән бер дә ким түгел, югарырактыр да әле.

Мондый кешене барысы да ихтирам итә. Аның үзенә дә, әйберләренә дә кагылу тыела. Кагыла икән, андый кешене котылгысыз җәза көтә. Хәтта карак-жуликлар да бу кагыйдәне үтиләр.

Шулай да бервакыт Хәсән абыйның бердәнбер өс киемен - кара костюмын урлыйлар. Хәсән абый аны бик саклап кына тоткан, эшкә сәләмә кием белән генә йөргән. Шагыйрьнең кәефе кырыла. Шуннан ул тота да җинаятьчеләрнең башлыгы булып саналган Пахан янына китә. Аңа үз гозерен сөйли. Тегесенең җене чыга: "Ничек, синең әйбереңә тиделәрме? Юк, мин моны болай гына калдырмыйм. Бар кайт, кайгырма, табарбыз костюмыңны!"

Хәсән абый барагына кайтып, күп тә үтми, янына костюмын күтәреп бер жулик килеп җитә. "Гафу ит, зинһар. Мин бит бу лагерьда яңа кеше, синең изге җан икәнеңне белмәдем". Шуннан соң Туфан әйберләренә кагылучы булмый.

Әмма беренче нәүбәттә Туфан, әлбәттә, шигъри җан иде. Шигырьләрен гадәттә төннәрен яза иде. Төнге сәгать икеләрдә уянасың, тәрәзәдән карыйсың - Хәсән абыйның уты яна. Димәк, һаман йокламый, эшләп утыра. Сәгать өчләрдә, дүртләрдә уянсаң да - шул ук хәл. Җәйге таң атып, яктырып беткәч кенә уты сүнә.

Язган вакытта ул туктаусыз тәмәке тарта - бүлмәсе зәп-зәңгәр төтен белән тула. Туганы Мөнҗия апа аңа хәтта төтенен кире чыгармый торган махсус төпчек савыты да алып бирде. Таң атканда бу савыт төпчек белән тула иде.

Илһамы югала башласа, ул әледән-әле, стаканга гына салып, бик куе итеп чәй пешереп ала да шуны эчә. Иҗатының тагы бер ярдәмчесе - яшел кара. Яшел кара булмаса, ул бөтенләй яза алмый иде.

Хәсән абый ялгыз яшәргә яратты. Җәй айларында, җиләк пешә торган вакытта, дачага туганнары жыела. Хәсән абый берсенә бер каршы сүз әйтми, якты чырай белән кабул итә. Әмма үзе Казанга китеп, шәһәр фатирында тора. Яз-көз исә, бигрәк тә яңгырлы вакытларда, туганнары өчен дачада яшәүнең мәгънәсе бетә. Алар киткәч, Хәсән абый рәхәтләнеп берүзе яши. Мичен яга, аш пешерә, ипигә кибеткә барып кайта. Ашау-эчү ягына ул бик талымсыз иде. Көненә бер мәртәбә җылы аш ашаса ашый, ашамаса атналар буе берәр сынык ипи белән чикләнә.

Бервакыт Мәскәүгә, әдәбият атналыгына баргач, без аның белән икәүләшеп кунакханәнең бер бүлмәсенә урнашкан идек. Билгеләнгән вакытта иртәнге ашка барырга җыенабыз. Хәсән абый исә өстәл янына утырган, үзе туктаусыз тарта, үзе нәрсәдер яза-сыза. Иртәнге ашны исенә төшергәч, кул гына селти:

- И Рафаэль туганым, мин ашханәгә барып тормам инде. Вакытны әрәм итәсе килми. Кайтышлый миңа берәр сынык ипи алып кайтсаң иде.

- Нәрсә белән?

- Нәрсә булса да ярый... Тамак ялгарлык булса - шул җиткән...

Көндезге, кичке аш вакыты җиткәч тә шул ук хәл кабатлана.

Стаканда гына чәй пешереп, ни эләкте шуны капкалап ала да тагын каләменә тотына. Кичтән бераз черем итеп ала да төн белән торып янә язып утыра.

Сибгат ага Хәким, ярым шаяртып, "ач торырга күнеккән ристан, каторжан", дип әйтә торган иде. Хәсән абый үпкәләми, елмая гына...

Гомерендә бер мәртәбә ул Мәскәү янындагы иҗат йортына барган иде. Анда исә бик мул, туклыклы һәм тәмле итеп ашаталар. Хәсән абый авыр хәлдә кала: бер яктан, бу кадәрлене ашап бетерә алмый, икенче яктан, крестьян баласы буларак, шундый затлы ризыкны калдырырга да яхшысынмый. Ашады исә, корсагы артык тулы булгач - язылмый, йокы килеп тора, ирендерә... Шуннан соң Туфан нишли? Иҗат йортын ташлап, Казанга кайтып китә. Һәм шуннан соң иҗат йортларына аяк та басмый.

Аз ашауның нәтиҗәседер инде - Хәсән абый бик ябык, шыр сөяк кенә иде. Әмма физик яктан шактый таза. Минем велосипедымны алып, сәгатьләр буе якын-тирә урманнарны урап әйләнеп кайта. Бервакыт карап торам - Хәсән абый Аккош күле дачасына илтүче тауга да велосипедтан төшмичә генә менеп килә. Ай-һай, мин әйтәм, йөрәгеңә авыр булмасмы? (Хәсән абыйга ул вакытта җитмеш яшь тулып килә иде инде.) Шагыйрь исә елмайды гына...

Иртән иртүк торып, Аккош күленә төшеп су керә. Хәтта көннәр суыткач та бу гадәтен ташламады.

Шундый вакыйга хәтердә уелып калган. Октябрь ахырлары ноябрь башлары булгандыр. Хатыным Рауза белән Аккош күлендә кундык. Иртән көзге урман белән хозурлану өчен күл буена төшеп киттек. Көн матур, чалт аяз. Әмма шактый суык. Төнге кыраудан үләннәргә бәс кунган, юл буендагы күлләвекләр бозланып каткан. Аскарак төшкәч, исебез китеп күзәтәбез - берәү шәп-шәрә килеш күл буенда басып тора. Тәне ап-ак, үзе ябык, сөякләре чыккан. Бераздан таныдык - Хәсән абый. Ялан аягы белән яр буендагы каткан бозларны ватып, боз кисәкләрен як-якка этәргәләде дә, ярдан сикереп, суга чумды. Пешкән кебек, шундук кире чыкты да, ах-вах килеп, дәртләнеп, сөлге белән сөртенә башлады. Тәне кып-кызыл булып бүртенде. Без агачлар арасыннан, аңа әйләнеп карый-карый, кире менеп киттек.

Хәсән Туфанны шигъри җан дигән идем. Чыннан да, шигърияткә ул изге гамәл дип, чын шагыйрьләргә мөкиббән китеп карый иде. Аның янына, Аккош күле дачасына, дистәләгән яшь шагыйрьләр килеп йөри иде. Хәсән абый, вакыты нинди генә тыгыз булмасын, барлык эшләрен ташлап, аларны якты чырай белән кабул итә, иркенләп сөйләшә. Озакка сузмыйча, шигырьләрен укый, үз фикерләрен туры итеп әйтә, файдалы киңәшләрен бирә. Шунда ук килешмәгән җирләрен төзәтә. Күп вакытта яшьләрнең беренче җыентыкларын төзеп бирергә булыша. Мөнҗия апаның зарланганы хәтеремдә:

- Үз җыентыгын төзисе бар... Шушы айда тапшырмаса, киләсе ел планыннан төшеп кала. Ә ул башкаларның шигырьләрен төннәр буе төзәтеп утыра, җыентыкларын нәшриятка әзерли. Андыйлар бетмәс ул... Үзләре язсыннар... Үзеңне-үзең дә чак кына кайгырта белергә кирәктер...

Әмма Хәсән абый, йомшак кына елмаеп, каршы төшә:

- Минем китап качмас... Яшьләргә булышырга кирәк. Алар - шигъриятебезнең киләчәге...

Шулай итеп, бер ел да, ике-өч ел да үтеп китә. Туфан үзе тапшырмагач, "Татарстан китап нәшрияты" аның җыентыкларын башкалардан төзетеп туплый иде...

Әмма яшьләргә карата хәерхаһ булу белән бергә бик таләпчән дә иде. Берәрсенең салмыш көе йөргәнен күрсә, чын күңелдән борчылып, җаны әрнеп уфтана. Андыйлар белән ул сөйләшергә дә теләми - күңеле кайта. Шигърияткә саф күңелле, аек акыллы кешеләр генә килергә тиеш, дип саный иде. Мин язучыларны күп күрдем. Үзем дә алар арасында эшләп, якыннан аралаштым. Әмма Хәсән Туфан кебек җир кешесе түгел, күк кешесе булганнарны башка очратмадым.

P.S. 8 декабрьдә М.Җәлил исемендәге опера һәм балет академия театрында Хәсән Туфанның 110 еллыгына багышланган юбилей кичәсе узачак.

"Ватаным Татарстан", 2009 елның 7 декабрь