Чыгышлар, әңгәмәләр


Яңарыр чак җиткән

Без булдырабыз! 2010-проект

Яңарыр чак җиткән


Тарихи ядкәрләребезне яңарту, мәдәни мирасның кадерен белү - рухи камиллеккә омтылыш ул.

Минтимер Шәймиевнең яңа миссиясе

"Яңарыш" фонды. Бу атаманы инде күпләр Минтимер Шәймиев исеменә бәйле рәвештә күзаллый башлады. Тарихи истәлекләрне торгызу зарурлыгы турында галимнәр һәм мәдәният эшлеклеләре дистә еллар буе сөйләп килделәр, бу эшкә тотынып караучылар да булды. Ләкин вакыты җитмәгән, кем әйтмешли, сәгате сукмаган, күрәсең. Ихтимал, бу уй-ниятләрне ниһаять гамәлгә ашыра башлау өчен Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең сәяси ихтыяры, көче-егәре, абруе һәм җәмгыятьнең мондый зур күләмдәге игелекле гамәлгә өлгереп җитүе кирәк булгандыр.

Быел 23 гыйнварда узган матбугат конференциясендә Минтимер Шәймиев үзенең Татарстан Президенты постыннан китәргә карар кылуын аңлату белән беррәттән алга таба ни белән шөгыльләнәсен дә ачык һәм төгәл әйтеп бирде. "Миңа Болгар һәм Свияжскидагы тарихи ядкәрләрне торгызу теләге тынгы бирми. Аңлыйм, бу күп көч һәм акча таләп итә, ләкин моңа һич кичектермичә тотынырга кирәк. Бу - минем өчен хәл ителгән эш", - дип белдерде ул. Алай гына да түгел, ул инде моңа ил җитәкчеләренең фатыйхасын да алган, федераль бюджет ярдәме турында килешеп тә кайткан булып чыкты.

- Бу идея Казан Кремлендә Кол Шәриф мәчетен төзегәндә, Благовещение соборын төзекләндергәндә үк башыма килгән иде. Ул чакта да махсус фондлар оештырып, бөтен эшләрне бергәләп башкарып чыккан идек. Шушы тәҗрибә буенча Болгарны һәм Свияжскины яңарту теләге һаман яшәп килде күңелемдә. Мин гел әйтәм: нәкъ менә хәзер - йорт түбәләреннән су акмаганда, өстәлләрдә икмәк булганда, кеше күңелендә рухиятне баету, тарихи, мәдәни һәм башка гомумкешелек кыйммәтләрен кайгырту турында фикерләр уяна. Ядкәрләрне саклап калу гамәлен һич кенә дә кичектерергә ярамаганлыгын аңлый башладык шикелле. Без кем? Борынгы бабаларыбыз турындагы истәлекләргә һәм алар тудырган изге ядкәрләргә мөнәсәбәтебез нинди? Шуларны ачыклар вакыт җитте. Мин шәхсән үзем өчен, ярым шаяртып, әмма ирония белән мондый нәтиҗә ясадым: без яр буенда хозурланып утырабыз, ә туристлар төялгән бик зур ак теплоходлар Идел буйлап безнең ярларны читләтеп узып китәләр. Шул ак теплоходларны үзебезнең ярларга таба борып, үзебезнең тарихи урыннарыбызны күрсәтергә кирәк, ләбаса! Туристлар, дөньяның бөтен кыйтгаларыннан килеп, Татарстанда алдынгы кешеләр яшәвен күреп китәргә тиешләр. Болгар һәм Свияжск калалары икесе дә Иделнең искиткеч матур ярларында урнашкан бит! Россия Президенты Дмитрий Медведевка һәм Премьер-министр Владимир Путинга да: "Әйдәгез, бездәге милләтара дуслыкның, диннәргә тигез карашның символы булган Казан Кремле үрнәген киңрәк манзарага - Идел ярларына чыгарыйк", - дидем. Алар моны хуплады, - дип сөйли Минтимер Шәрипович.

Әлбәттә, алар хуплавының хикмәте федераль мирас булып саналучы тарихи ядкәрләребезне саклап калу, аларны дөньяга күрсәтү, туристлыкны үстерүдә генә түгел. Россия кебек күпмилләтле ил җитәкчеләре өчен диннәргә һәм милләтләргә тигез караш идеясен тарату мөмкинлеге бүген аеруча мөһим. Хәзер моңа бөтен дөнья мохтаҗ. "Мәдәни мирас: борынгы Болгар шәһәре һәм утрау-шәһәр Свияжск" проектының дөньякүләм әһәмияте торган саен ачыграк чагыла. Бүген төрле цивилизацияләр, төрле халыклар арасындагы бәйләнеш моңарчы күрелмәгәнчә көчәеп бара. Чикләр ачык, кешеләр яхшырак тормыш эзли, яшәү уңайлырак булган ил-җирләргә күченә. Күп очракта килүчеләр һәм төп халык арасында каршылык килеп чыга, ике як та янәшә яшәүгә әзер түгел, проблемаларны җайга салу тәҗрибәсе дә юк. Шуңа күрә күп илләрнең башлыклары дөньяда төрле цивилизацияләрнең бергә яшәвенең уңышлы үрнәкләрен эзлиләр.

Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевне быел октябрь аенда Парижга, ЮНЕСКО Башкарма советының 185 нче сессиясендә "Культуралар арасында диалог-2010: тынычлык культурасы сәясәтен яңача аңлау" дигән дискуссиядә чыгыш ясарга чакыруның да сәбәбе шул иде. Минтимер Шәрипович үзе моны бүгенге дөньякүләм конфликтлар җирлегендә Татарстан тәҗрибәсенең әһәмиятен тану дип бәяләде. Үз чыгышында ул мисал итеп Россиянең ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас исемлегенә кертелгән 15 объектының берсе булган "Казан Кремле" тарихи-архитектура комплексын китерде. "Бу - конфессияләр диалогы һәм төптән уйланылган динара һәм милли сәясәтнең ачык үрнәге булып тора. Казанның меңьеллыгын бәйрәм итү вакытында Кремльдә яңадан төзелгән Кол Шәриф мәчете белән беррәттән, яңартылган Благовещение соборын ачу очраклы хәл түгел", - диде ул. Бу уңайдан Минтимер Шәймиев Парижда борынгы Болгар шәһәрен һәм утрау-шәһәр Свияжскины торгызу буенча проект турында да сөйләде. "Әлбәттә, бу изге урыннар безне мәдәни ядкәрләр сыйфатында гына түгел, тынычлык һәм татулык сәясәтен дәвам иттерү өчен яңа мөмкинлекләр тудыручы матди хәзинәләр буларак та кызыксындыра", - дип белдерде ул.

Шуңа күрә, Фондның тагын бер бик мөһим бурычы - әлеге борынгы уникаль шәһәрләрне ЮНЕСКО ның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертүгә ирешү (әлегә алар якынча исемлектә үз чиратларын көтәләр).

Фондның Попечительләр советы рәисе буларак, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев Болгарда һәм Свияжскида башланган эшләргә үзе турыдан-туры күзәтчелек итә. Ул әлеге яңарыш идеясенә - бар җаваплылыгы белән үз өстенә алган олы эшенә шулкадәр бирелгән ки, борынгылар аның турыда "төзүчелек җене кагылган" диярләр иде, мөгаен. Ул үз тирәсенә иң тәҗрибәле белгечләрдән, төзүчеләрдән, архитекторлардан, рәссамнардан, тарихчылардан, археологлардан, реставрация ясаучылардан торган оста команда туплаган.

Читтән караш


Әлеге проектка халыкара игътибарның артуы да гаҗәп түгел. Соңгы вакытта Казанга килгән дәрәҗәле кунакларның бу турыда фикерләре шактый кызыклы.

Ислам Конференциясе Оешмасының Генераль секретаре Әкмәлетдин Ихсаноглы: "Болгарны яңарту идеясе - бөек идея. Татарстанда татар халкының олы тарихын гәүдәләндерүче зур мәдәни проект гамәлгә ашырыла һәм ул киләчәк буыннарга мирас булып калачак. Ислам цивилизациясе Х гасырдан башлана, аның тамырлары тирән. Идел буе болгарлары ислам динен кабул иткән шушы урында тарихи һәм мәдәни истәлекләрне торгызу бара. Бу - халыкара күләмдәге проект. Чөнки Болгар - биредә яшәүчеләр өчен генә түгел, башка мөселманнар халыклары өчен дә изге җир. Минтимер Шәймиевка Фәйсал исемендәге халыкара премия бирелү очраклы хәл түгел иде. Ул үз төбәгендә Ислам динен үстерү һәм ныгыту эшен дәвам итә".

ЮНЕСКО оешмасының Генераль директоры Ирина Бокова: "Болгар һәм Свияжск шәһәрләрен торгызу буенча уникаль проект турында хәбәрдармын. Мин аңа аеруча игътибар иттем, чөнки милләтем буенча мин - болгар кызы, Болгариядән. Безне Идел буе болгарлары белән тарихи җепләр бәйләп тора. Мин бу эшне гамәлгә ашыруны, тарихчы галимнәрнең эзләнүләрен зур кызыксыну белән күзәтәчәкмен".

Мәдәни мирасны саклау һәм реставрацияләү буенча халыкара тикшеренү үзәгенең мәдәни мирасны саклау буенча хөкүмәтара оешмасы ICCROM генераль директоры Мөнир Бушенаки : "Бу проектның кешелек өчен әһәмияте искиткеч зур, ул Татарстанда дус-тату яшәүче ислам һәм православие цивилизацияләренең бер-берберсенә күркәм бәйләнешен күрсәтеп тора. Бу проектны бөтен дөняга күрсәтергә кирәк".

Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгының ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясе җаваплы секретаре, Россиянең Бөтендөнья мирасы комитеты рәисе Григорий Орджоникидзе: "Борынгы Болгар шәһәре дә, Свияжск утрау-шәһәре дә ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертүгә лаек һәм моның өчен бөтен мөмкинлекләр бар".

Дәүләт Эрмитажы директоры, Россиянең музейлар берлеге президенты Михаил Пиотровский: "Татарстанның тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу буенча Республика Фонды оештырылу турында хәбәрне ишетеп бик шатландым. Россиянең киләчәк язмышы өчен уртак мәдәни мирасыбызны саклау һәм аны изге ният белән шәрехләүдән дә әһәмиятлерәк бурыч юк бүген. Мин бик яхшы беләм: мәдәни мирас һәм тарих кешеләрне берләштерә дә, аера да ала. Күп нәрсә игелекле ихтыярдан һәм игелекле кешеләрдән тора. Татарстанның соңгы еллардагы тарихи тәҗрибәсе төрле халыкларның һәм төрле диннәрнең мәдәнияте һәм мирасы турында кайгыртуның бик шәп үрнәге булып тора. Болгар һәм Свияжск шәһәрләренең төрле милләтләрнең катлаулы сәяси үткәнен дөрес аңлауның, аларның бергә үсүләренең символы буларак әһәмияте артканнан арта бара. Дәүләт Эрмитажы һәм Россия музейлары Фонд белән киң хезмәттәшлеккә әзер, без аңа зур өметләр баглыйбыз".

Казанга килеп Болгар шәһәренә һәм Свияжск утравына сәяхәт кылган олы кунакларны берсе - Принцесса Кентская. Мәгълүм булганча, Мария Кентская һәм аның ире принц Майкл Кентский (ул Бөекбритания королевасы Елизавета II нең туганнан туган абыйсы) Россиядә дистәләрчә хәйрия проектына матди ярдәм күрсәтә. Принцесса Кентская - күренекле архитектор, интерьерлар буенча дизайнер, тарихчы, хакимә хатын-кызларның Европа тарихындагы роле турында тарихи китаплар авторы. Принцесса Кентская әйтүенчә, аны Татарстанның бай мәдәнияте һәм тарихы җәлеп итә. Борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжск утрау-шәһәрен торгызу проекты анда зур кызыксыну уятты. Минтимер Шәймиев белән очрашуда Принцесса әлеге проектны гамәлгә ашыруга бик шатланып ярдәм итәчәген белдерде. "Төрле милләт вәкилләренең үзара аңлашуына милли мәдәниятләр үсешенә ярдәм итү нәтиҗәсендә генә ирешергә мөмкин. Сез бу эшне бик яхшы алып барасыз икән", - диде ул.

Борынгы Болгар тарихы, мөселман цивилизациясенең үзе өчен яңа бер үрнәге католик диндәге Принцесса күңелендә зур тәэсир калдырды. Болгарны аркылыга-буйга йөреп чыкканнан соң ул Идел буе болгарларының үсеш дәрәҗәсенә, мәдәниятенә, акылына, гыйлеменә соклануын белдерде. "Мин бүген вертолет баскычыннан моңарчы күрмәгән яңа дөньяга килеп төштем, үз тормышымда яңа сәхифә ачкандай булдым. Шушы салкын октябрь көнендә биредә туристларның бик күп булуы да гаҗәпләндерде. Болгарның дөньяда иң изге, иң кадерле урыннарның берсе булуына шигем калмады. Биредә башланган эшләрнең колачын күреп тә таң калдым. Иманым камил: Минтимер Шәймиев кебек кеше тотынган эш уңышлы төгәлләнәчәк", - диде ул һәм Болгарга кабат җәй көне килеп хозурланырга вәгъдә итте.

"Яңарыш" фонды

"Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика фонды" ("Возрождение"-"Яңарыш") ТР Президентының 2010 елның 17 февралендә кул куелган Указы нигезендә барлыкка килде. Фондның максаты - Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгын, "Свияжск утрау-шәһәре" дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музеен, Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан башка тарихи һәм мәдәни истәлекләрне торгызуга һәм үстерүгә, Татарстан Республикасы күпмилләтле халкының тарихи, мәдәни һәм рухи традицияләрен саклап калуга һәм үстерүгә булышлыкны оештыру.

Әлеге Указ буенча Фонд милеген формалаштыру чыганаклары - Татарстан Республикасы бюджетыннан максатчан акчалар; барлык милек төрләрендәге оешмалар һәм предприятиеләрнең һәм физик затларның ихтыяри кертемнәре һәм иганәләре; чит ил эшмәкәрләренең, юридик һәм физик затларның ихтыяри кертемнәре. Фонд эшчәнлеген Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы бюджетларыннан тигез күләмдә финанслау турында килешү төзелгән.

Фонд эшчәнлегенең 2010-2013 елларга төп юнәлешләре "Мәдәни мирас: борынгы Болгар шәһәре һәм утрау-шәһәр Свияжск" дигән проектта билгеләнде. Аны гамәлгә ашыру нигездә быел май аеннан башланды. Иң беренче чиратта ике шәһәрдә дә юллар, елга вокзаллары төзү, газ, җылылык кертү, канализация системасы, тотрыклы электр челтәре булдыру, музей зонасыннан күчерелүче һәм тузган муниципаль йортларда яшәүче кешеләр өчен торак төзү бурычы куелган иде. Аннан соң - реставрациягә һәм консервацияләүгә мохтаҗ тарихи истәлекләрне яңарту, төзү-төзекләндерү эшенә тотыну. Әлбәттә боларның барысын да берьюлы башкарып чыгу мөмкин түгел. Әмма шунысы хак: Болгарда һәм Свияжскида бер генә тарихи бина да Фонд игътибарыннан читтә калмады.

"Яңарыш" фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова:

Ярты ел - "Яңарыш" фонды кузгаткан киң колачлы төзелеш өчен чагыштырмача кыска вакыт Нәтиҗәләр бар һәм алар куанычлы. Халыкара кагыйдәләр буенча, әлеге тарихи территорияләр иң элек археологлар тарафыннан тулысынча тикшерелергә тиеш. Шуңа күрә эшебезне археологик эзләнүләрне оештырып җибәрүдән башладык. Болгарда да, Свияжскида да искиткеч кызыклы табылдыклар бар. Бу эш әле алдагы елларда да дәвам итәчәк. Казып тикшерелгән җирләрдә газ, су, электр кертүчеләр, юл салучылар, торак төзүчеләр эшкә кереште. Шул рәвешчә, быел инженерлык инфраструктурасы булдыру бурычы үтәлде. Мәсәлән, Свияжск утравына газ август аенда ук тулысынча кертелде, соңрак су, җылы кертү системалары сафка басты, тиздән социаль ипотека буенча беренче йортлар төзелеп бетәчәк. Шул ук вакытта борынгы ядкәрләрне реставрацияләү эшләре бара, кайберләре кыш көне дә дәвам итәчәк. Бу изге җирләргә дога кылырга килүчеләр һәм туристлар өчен ике шәһәрдә дә - елга вокзалары төзелә башлады, киләсе җәйдә Болгарга сәфәр кылучылар өчен Чатырлар лагеры әзер булачак. Свияжскида - Ат хуҗалыгы, Болгарда - Икмәк музее төзелә. "Болгар" мәчет-мәдрәсә комплексына нигез салынды. Җыеп кына әйткәндә, әлеге проектны тормышка ашыру нәтиҗәсендә бер яктан, тарихи истәлекләребез яңартылса, икенче яктан - бу шәһәрдә яшәүчеләрнең тормыш шартлары яхшыра. Әйткәнемчә, эш кыш көне дә туктамаячак: проектларны камилләштерү, төзү материаллары юнәтү эшләре белән шөгыльләнәчәкбез. Фондның Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәрипович Шәймиевне үзегез беләсез: ул эшсез тора белми, күптән түгел яңа идея тәкъдим итте: безнең карлы-яңгырлы һава шартларында тарихи корылмаларны җимерелүдән саклау өчен, алар өстенә каплавычлар кору. Ни рәвешле булыр бу - гөмбәзме, чатырмы - хәзергә эзләнәбез, дөнья тәҗрибәсен өйрәнәбез, язга проектлар әзер булырга тиеш.

Ихлас күңелдән

Бервакыт Минтимер Шәймиев, Болгар һәм Свияжскига кагылышлы планнар турында ялкынланып сөйләгәндә: "Бу эшләр бары тик ихлас күңелдән, үзебезнең дә күңелләребезгә хуш килерлек итеп эшләсәк кенә барып чыгачак", - дигән иде. Ихлас күңелдән! Бу гыйбарә барысына да ошады, ахры. Тора-бара телгә дә кереп китте. Фондның девизына әйләнде. Чынлап та,"Мәдәни мирас: борынгы Болгар шәһәре һәм утрау-шәһәр Свияжск" проектына катнашучыларны - "Яңарыш" фонды исәбенә акча күчергән кешеләрне дә, Болгарда һәм Свияжскида төзү-төзекләндерү эшләре алып баручы хәйрияче оешмаларны да, матди хәлләре төрле булган төрле яшьтәге, төрле диндәге, төрле милләттәге, төрле төбәк, хәтта төрле ил кешеләрен нәкъ менә шушы ихласлык берләштерә. Бу проектка катнашу сәбәпләре дә төрле. Күбесе әлеге борынгы уникаль тарихи һәм мәдәни ядкәрләренең язмышына битараф түгел. Берәүләрнең максаты - Болгарда һәм Свияжскида яшәүчеләрнең тормыш шартларын яхшырту. Кемнәрдер Татарстанны үз тарихи мирасын кадерләп саклаучы, алга киткән республика буларак дөньяга танытырга тели. Кемдер рухият яңарышына өметләнә. Күпләр Татарстанны халыкара туристлык үзәгенә әйләндерү яклы. Табигый ки, дин тотучылар аеруча актив, чөнки дини корылмаларны төзекләндерүдә катнашу ислам динендә дә, православие динендә дә Ходай каршында сөекле гамәл булып санала.

Фонд эшли башлаган көннән алып бүгенгә кадәр 340 миллион сумнан артык акча кергән, юридик затлардан - 332 миллион сум тирәсе, физик затлардан якынча 9 миллион сум. Әлеге игелекле затларның һәрберсе турында бәйнә-бәйнә сөйләп булыр иде. Әмма күпләр моны өнәмиләр. Чөнки халык мәкале болай ди:"Яхшылык ит тә, суга сал - балык белер, балык белмәсә - халык белер". Шулай да, "Яңарыш" фонды карары буенча, телиме-теләмиме - һәрбер хәйрияченең исеме махсус Истәлек китабына кертеләчәк һәм ул китапның күп томлы булачагы инде көн кебек ачык. Әлеге игелекле эшкә ярдәм иткән һәр кеше, һәр оешма Рәхмәт хаты алачак, анда исеме кайсы томның кайсы битендә язылуы турында мәгълүмат күрсәтеләчәк.

"Яңарыш" фондына ихлас күңелдән ярдәм итүче игелекле кешеләр турында сүзне Спас районыннан 103 яшьлек Бибивәсимә Садыйк кызы Хәйретдинова рухына дога кылудан башларга кирәктер, мөгаен. Бибивәсимә апа сәламәт чагында борынгы Болгарның Җәмигъ мәчете янында еш кына намаз укыган, дога кылган. Болгарда үзгәрешләр башлануын белгәч, үзенең бик зур булмаган пенсиясенең шактый зур өлешен Фонд исәбенә кертергә өлгереп, бакый дөньяга күчкән. Кукмара районының Туенбаш авылы кешеләре Фондка бөтен авыллары белән акча күчерергә карар кылганнар, өч айлык нәни авылдашлары Салават Нәҗмиев тә читтә калмаган - әти-әнисе аның өлешен дә керткән. Иң нәни хәйрияче - Казаннан Полина Соловьева, ул бу дөньяга туып бер атна яшәгәннән соң ук әлеге проектка ярдәм күрсәткән, дөресрәге, туган-тумача, аны бала тудыру йортыннан алып кайтышлый, аның исеменән Фондка акча салган. Өлкән буын вәкилләре - Зәй районыннан 100 яшьлек Сәгыйдулла Нәбиуллин, Актаныш районыннан 90 яшьлек Әхмәт Галиев, Апас районыннан 87 яшьлек Зиннәт Хәйруллин, Чүпрәле районыннан 80 яшьлек Зөбәрҗәт Мөдәрисовалар Фондка үз пенсияләреннән өлеш чыгарганнар. Яшь буын да калышмый: мәктәп укучылары үз куллары белән ясаган эшләнмәләрне, үзләре үстергән яшелчәләрне саталар, хәйрия концертлары оештыралар, ягьни Фондка үзләре эшләп тапкан акчаны күчерәләр. Мәсәлән, Чирмешән районының Лашман урта мәктәбе укучысы Иркә Гыйматдинова, рәсем сәнгате сыйныфын тәмамлагач язган иң беренче картинасын 300 сумга саткан да, акчасын Фонд исәбенә күчергән. Актаныш районы кешеләре аеруча зурдан купканнар: алар Болгардагы Ханнар төрбәсен тулысынча төзекләндерүгә үк җитәрлек акча салганнар. Фонд исәбенә сәясәтчеләрнең, җәмәгать эшлеклеләренең, җитәкчеләрнең, эшкуарларның зур күләмдә акча күчерүләре дә гадәти хәлгә әйләнеп бара. Кешеләрнең, матди хәлләре нинди булуга карамастан, рухият, тарихи-мәдәни хәзинәләр турында уйлана башлавы бу. Димәк, чыннан да, тарихи истәлекләребез белән бергә үзебезгә дә яхшыга яңарыр чак җиткән.

Нурсөя Шәйдуллина


"Сөембикә" журналы, №12, декабрь, 2010 ел