Новости

    Казан шәһәре бюджеты быелга 6 млрд. сумга арттырылды

    27 апрельдә Казан Ратушасында барган Казан шәһәре Думасының V сессиясендә 2011 һәм пландагы 2012, 2013 елларга шәһәр бюджетына үзгәрешләр кертелде.

    Шушы мәсьәләдә ачыклык кертү өчен депутатлар алдына чыккан финанс идарәсе башлыгы Айрат Гарипов моны, Татарстан бюджетыннан Универсиадага кадәр юл хуҗалыгы эшләренә дип 6 млрд. сум бюджет кредиты алынуга бәйле, дип белдерде. Депутатлар ризалыгын биреп, шәһәр бюджетын быелга 6 млрд. сумга арттыру турындагы тәкъдим кабул ителде. Шул рәвешле, бюджетта 13,998 млрд. сум керем һәм чыгым 19,998 млрд. сум булыр, муниципаль берәмлек бюджетының дефициты 6 млрд. сум тәшкил итә, дип каралды.

    Нәтиҗәдә, 2012 елның 1 гыйнварына Казанның муниципаль бурычы 25,187 млрд. сумнан, 2013 елның шушы ук вакытына 9,304 млрд. сумнан артмаска тиеш, 2014 елның 1 гыйнварына да шуның кадәр үк калырга тиеш дип фаразлана. Быел, күп дигәндә, 2 млрд. сумлык муниципаль кыйммәтле кәгазьләр чыгару ниятләнә. Моннан тыш, кече эшкуарлыкка ярдәм йөзеннән, 2012 елда 12,8 млн. сум, 2013 елда 13,9 млн. сум күләмендә субсидия бирү күздә тотыла.

    МА "Татар-информ", 2011 елның 27 апреле