Дәүләт > Башкала
Татарстан Республикасы башкаласы Казан шәһәре

ЮНЕСКО берләшмәсенең календарендә яңа истәлекле көн билгеләнде — "2005 елның 30 августы". Нәкъ бу көнне Татарстан башкаласы тормышында күренекле вакыйга булды: Казан үзенең 1000 еллыгын билгеләп үтте.

"Казанның меңьеллыгы, һичшиксез, дөньякүләм әһәмияткә ия олы вапкыйга булачак",— дип әйткән иде В.В. Путин Казан юбилеена әзерләнү комиссиясенең беренче утырышларының берсендә. Бүген бу сүзләрнең дөреслеге тулысынча акланды.

2005 ел дәвамында Казанда уздырылган төрле чараларда дөньяның күп илләреннән чакырылган кунаклар юбилей мәҗлесләрендә катнашты. Казанның меньеллыгын бәйрәм итү кысаларында уздырылган халыкара масштабтагы вакыйгаларның иң зурысы – Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге илләренең президентлары саммиты һәм Россия Федерациясенең Дәүләт Советы утырышы булды.

Казан шәһәре Татарстанның төньяк-көнбатышында урнашкан. Ул Казансу елгасының Иделгә кушылган җирендә, ике як яры буйлап сузылган. Шәһәрнең халык саны 1,1 млн. кешедән артык.

Казан шәһәр хакимияте бинасы
Казанда закон чыгаручы төп хакимият органы – Казан шәһәр советы. Казан шәһәре хакимияте— башкарма орган. Хакимият башлыгы – Илсур Рәис улы Метшин.

Татарстан Республикасы башкаласы – киң тармаклы тимер юл, автомобиль һәм һава юллары кисешкән урын. Ул Иделдәге иң зур елга порты да.

Шәһәр сәнәгатенең төп тармаклары булып машина төзелеше һәм металл эшкәртү, авиа һәм приборлар төзү, химия һәм нефть химиясе сәнәгатьләре, җиңел һәм азык–төлек сәнәгате санала.

Шәһәрдә вертолетлар («КВЗ» ААҖ), самолетлар ( «КМПО» ААҖ, Горбунов ис. КАПО), компрессор һәм суыткыч җиһазлары («Компрессормаш» ААҖ), полиэтилен («Казан Оргсинтез» ААҖ), синтетик каучук («Казан синтетик каучук заводы» ААҖ), медицина («КМИЗ» ААҖ) һәм оптика җиһазлары («КОМЗ» ААҖ), югыч («Нәфис косметикс» ААҖ) һәм дару матдәләре (КПФХО Татхимфармпрепараты») җитештерелә. Аларның зур өлеше читкә чыгарыла. Сыра җитештерүче «Кызыл Шәрык» ААҖ концерны – Россия азык–төлек сәнәгатендә беренчеләрдән берсе.

Казан – Россиянең һәм Татарстанның зур фәнни үзәге. Мәскәү һәм Санкт-Петербург университетларыннан соң, өченче булып, Россиядә Казан дәүләт университетына нигез салынган. Казан шәһәрендә барлыгы 30 югары уку йорты эшли, Татарстан Республикасы фәннәр академиясе, Россия фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге, фәнни тикшеренү институтлар челтәре бар.

Казан Кремленең Спасс каланчасы


Тарихи-мәдәни кыйммәте һәм мирасы сакланышы буенча Татарстан башкаласы Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләре кебек "А" классына керә. Казан Кремле ЮНЕСКОның «Бөтендөнья мирасы» исемлегенә дә кертелгән.

Казан тарихы Лобачевский Н.И., Бутлеров А.М., Зинин Н.Н., Толстой Л.Н., Аксаков С.Т., Державин Г.Р., Балакирев М.А., Щепкин М.С., Хлебников В.В, Шаляпин Ф.И, Фешин Н.И., Качалов В.И., Лесгафт П., Мельников-Печерский А. кебек күп кенә мәшһүр кешеләр язмышы белән бәйләнгән.

Шәһәр – татар мәдәниятенең гүзәл бишеге. Һәр дүрт ел саен Казанда Бөтендөнья татарлар конгрессы үткәрелә. Казанда Каюм Насыйри, Шиһабетдин Мәрҗани, Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Салих Сәйдәшев, Фәрит Яруллин кебек мәшһүр шәһесләр яшәде һәм иҗат итте.

Казанда төрле дин вәкилләре яши. Шәһәрдә 20 дән артык мәчет, православие гыйбадәтханәләре, лютеран кирхасы, католик кәмәнәсе, яһүди синагога һәм башка гыйбадәтханәләр бар. Казанда Православие семинариясе һәм Россия Ислам университеты эшләп килә.

Зурлыгы буенча Россиядә икенче урында торган Зур концерт залы, опера, драма, курчак театрлары, филармония, 4 дәүләт оркестры, Татарстан Республикасының җыр һәм бию ансамбле югары мәдәни традицияләрне саклый һәм үстерә. Шәһәрдә 7 югары һәм урта мәдәният һәм сәнгать уку йортлары, 50 дән артык музыка һәм сәнгать мәктәпләре эшли.

Спортны үстерүгә зур әһәмият бирелә: яңа стадионнар, бассейннар төзелә, искеләре үзгәртеп корыла, яңартыла. Ике ясалма боз мәйданы булган Спорт сарае да шулай ук яңартылды.

Шәһәрнең 1000 еллык юбилеена әзерләнү барышында Казан өчен мөһим булган күпкырлы программалар һәм проектлар гамәлгә ашырылды. Шундыйлардан –Тузган торакны бетерү, Казан Кремлен реконструкцияләү, метрополитенның беренче юл сызыгын төзү программалары санала. Яңадан төзелгән Кол Шәриф мәчете, Эрмитаж үзәге, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты, "Казан" халыкара аэропортының бизнес терминалы ачылды. Благовещение Соборы, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры биналары яңартылып корылды. Шәһәрнең ике өлешен тоташтыручы "Меңьеллык" күпере булдырылды.