Дәүләт

1990 нчы елдан башлап Республикада өч мөһим документ: Дәүләт суверенитеты турында Декларация, Конституция һәм “Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында вәкаләтләр чикләрен билгеләү турында” Шартнамә кабул ителде. Документларның өчесе дә хокукый базаны гына түгел, ә җәмгыятьнең сәяси тотрыклыгын, икътисади реформаларның нигезен тәшкил итә.

2002 нче елның 19 апрелендә Татарстан Дәүләт Советы тарафыннан республика Конституциясенең яңа редакциясе кабул ителде. Конституциядә кеше, аның хокуклары һәм иреге иң зур байлык дип игълан ителә. Һәм Татарстан Республикасының бурычы - кеше һәм гражданның хокукларын һәм иреген танырга, үтәргә һәм якларга. Татарстан Конституциясендә шулай ук гомуми сайлау хокукы, сүз һәм вөҗдан иреге, сәяси партия һәм оешмаларда катнашу мөмкинлеге кебек принциплар урын алган.

2000 нче елның июненнән башлап, Татарстан Республикасы Конституциясе буенча, Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкил институты эш итә.

2010 елда Бала хокуклары буенча вәкил билгеләнде.

Татарстан Конституциясендә закон чыгару, үтәү һәм суд хакимиятләренең аерым-аерым булуы принциплары урын алган.

Татарстан Республикасы дәүләт башлыгы һәм иң югары урындагы кеше - Президент. Ул Татарстан Республикасының дәүләт идарәсе органнары системасына җитәкчелек итә һәм дәүләт хакимиятенең башкару һәм боеру органы - Министрлар Кабинеты эшчәнлеге белән идарә итә. Министрлар Кабинеты Президент алдында җаваплы. Премьер-министр кандидатурасы Президент тәкъдиме буенча Татарстан парламенты тарафыннан раслана.

Бер палаталы Дәүләт Советы (парламент) - Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең даими эшләүче иң югары вәкиллекле, закон чыгару органы.

Җирле үзидарә үз вәкаләтләре эчендә мөстәкыйль. Җирле үзидарә органнары дәүләт хакимияте органнары системасына керми.

Суд хакимияте Татарстан Республикасы Конституциясе суды, гомуми юрисдикциядәге федераль судлар, Татарстан Республикасы Арбитраж суды һәм җәмәгать судьялары тарафыннан гамәлгә ашырыла. Судларда суд эшләрен карау һәм эшләр башкару федераль законнар нигезендә алып барыла.