Дәүләт > Административ-территориаль бүленеш
Административ-территориаль бүленеш

Татарстан Республикасы территориясе республиканың административ-территориаль берәмлекләре сыйфатында районнарны һәм республика әһәмиятендәге шәһәрләрне үз эченә ала. Аларның исемлеген Татарстан Республикасы Конституциясе билгели.

Татарстан Республикасы территориясенең административ-территориаль бүленеше схемасын Татарстан Республикасы Дәүләт Советы раслый.

Казан шәһәрен Авиатөзелеш, Вахитов, Идел буе, Киров, Мәскәү, Совет, Яңа Савиново районнары тәшкил итә.


Татарстан Республикасының административ районнары
1) Азнакай
2) Аксубай
3) Актаныш
4) Алабуга
5) Алексеевск
6) Апас
7) Арча
8) Әгерҗе
9) Әлки
10) Әлмәт
11) Әтнә
12) Балтач
13) Балык Бистәсе
14) Баулы
15) Биек тау
16) Бөгелмә
17) Буа
18) Зәй
19) Зеленодольск
20) Кайбыч
21) Кама Тамагы
22) Кукмара
23) Лаеш
24) Лениногорск
25) Мамадыш
26) Менделеевск
27) Минзәлә
28) Мөслим
29) Норлат
30) Питрәч
31) Саба
32) Сарман
33) Спас
34) Тәтеш
35) Теләче
36) Тукай
37) Түбән Кама
38) Чирмешән
39) Чистай
40) Чүпрәле
41) Югары Ослан
42) Ютазы
43) Яңа Чишмә

Республика әһәмиятендәге шәһәрләр.
Азнакай
Алабуга
Әгерҗе
Әлмәт
Баулы
Болгар
Бөгелмә
Буа
Зәй
Казан (башкала)
Лениногорск
Мамадыш
Менделеевск
Минзәлә
Норлат
Тәтеш
Түбән Кама
Чистай
Яр Чаллы
Яшел Үзән

Республиканың шәһәрләре


Азнакай Татарстан республикасының көньяк-көнчыгышында, Ык елгасының сул кушылдыгы Стәрлек елгасында, Ульяновск - Уфа юлының Ютазы тимер юл станциясенең көньяк-көнчыгыш тарафында 34 км ераклыкта урнашкан шәһәр. Азнакай шәһәре XVIII гасырның беренче яртысында салынган. 1956 елдан башлап эшчеләр бистәсе. 1987 елда шәһәр статусын ала. 1931 нче елдан башлап 1936 нчы елга кадәр һәм 1965 елдан башлап хәзергәчә Азнакай районының үзәге. Казанга кадәр ераклыгы 376 км. Мәйданы 15,3 кв. км, халык саны якынча 35 мең кеше. Азнакайда "Азнакаевнефть" НГДУсы; "Нефтемаш" тәҗрибәләр заводы, УАЗ машиналарын төзәтү заводы, тегү фабрикасы, май һәм икмәк заводлары урнашкан.

Алабуга Татарстан Республикасының төньяк-көнчыгыш өлешендәге шәһәр, Кама елгасына Тойма елгасы кушылган урынында уң ярындагы пристань. Әгерҗе - Акбаш юлының Тихоново тимер юл станциясенең көньяк-көнбатышына таба 14 км ераклыкта урнашкан. XI гасырның беренче яртысында барлыкка килгән. 1780 елга хәтле Трехсвятское сарай авылы, аннары Вятск өязенең, соңыннан Вятск губернасының шәһәре. 1920 елдан бирле Татарстан Республикасы составында; 1920-1928 елларда - кантон үзәге. 1930 елдан башлап Алабуга районы үзәге. Казаннан 215 км ераклыкта урнашкан. Мәйданы 18,4 кв.км. Халкының саны – 70 мең кешегә якын. Алабугада педагогия институты, медик һәм сәнгать училищелары, урта махсус милиция мәктәбе, И.И. Шишкинның, Н.А. Дурованың музей йортлары, М.И. Цветаеваның музее бар. Нефть табу сәнәгате (НГДУ "Прикамнефть"), җиңел машиналар, металл арматура, тимер-бетон конструкцияләре, кирпеч заводлары, мәктәп җиһазы фабрикасы, җиңел һәм азык-төлек сәнәгате предприятиеләре (тегү фабрикасы, ит-консерва, сөт комбинатлары, ипи, сыра заводлары) эш итә. 2007 елда Алабуга шәһәре үзенең меңъеллыгын билгеләп үтәчәк.

Әлмәт — Татарстан республикасының көньяк-көнчыгышында, Зәй елгасының урта агымында, Әгерҗе - Акбаш юлының Әлмәт тимер юл станциясенең көнчыгыш тарафында 13 км ераклыкта урнашкан шәһәр. Ул XVIII гасырда барлыкка килә һәм 1952 елның март аена кадәр Әлмәт авылы, ә аннары - Әлмәт эшчеләр бистәсе, ә 1953 ел азагында шәһәр статусын ала. 1930 елдан башлап Әлмәт районының үзәге. Казанга кадәр ераклыгы 279 км. Әлмәт мөһим юллар кисешкән урында урнашкан. Мәйданы 41,1 кв. км. Халык саны 150 мең кеше. Әлмәттә нефть институты; нефть, тән тәрбиясе, сәүдә һәм төзү техникумнары; медицина һәм музыка училищелары бар. Татар драма театры бар. Әлмәт - Татарстан Республикасының иң зур нефть табу үзәге ("Татнефть"АҖ) - "Дуслык" нефть үткәргеченең башлангыч пункты. Электр суырткычлар, торба, "Нефтемаш", шиналар төзәтү, кирпеч, тимер-бетон әйберләре заводлары; төзү материаллары комбинаты, "Алсу" оек фабрикасы, йорт җиһазлары фабрикасы; азык-төлек сәнәгате предприятиеләре (кондитер һәм макарон фабрикасы, сөт-май комбинаты, ипи заводы).

Бөгелмә шәһәре Татарстан Республикасының көньяк-кәнчыгышында Зәй елгасы башланган җирдә урнашкан. 1736 елдан бирле күбрәк татар авылы дип санала. 1781 елда Уфа өязе, 1806 елдан - Оренбург өязе, 1851 елдан - Самара губернасы шәһәре статусын алды. 1920 елдан башлап Татарстан Республикасы составында; 1920-30 елларда кантон үзәге, 1930 елдан башлап - Бөгелмә районы үзәге. Казаннан 333 км ераклыкта урнашкан. Мәйданы 26,0 кв. км. Халык саны 90 мең кеше. Фәнни тикшерү һәм нефть сәнәгате проект институты, "Табигать битумы" мәсьәләсе буенча нефть ВНИИның комплекс бүлеге, "Татнефтегеофизика" СБсе эшли. Рус драма театры, Туган як музее, Ярослав Гашек музее бар. Бөгелмә — Татарстан республикасының зур нефть чыгару үзәге. Биредә механик, "Нефтеавтоматика", электротехник, механик әйберләр төзәтү, кирпеч, тимер-бетон әйберләре, фарфор заводлары; төзү конструкцияләре комбинаты, йорт җиһазлары һәм тегү фабрикалары эш итә. Азык-төлек сәнәгате: май-сыр комбинаты, ит комбинаты, аракы-шәрәб һәм сыра заводлары.

Зәй шәһәре Урманлы Зәй һәм Кырлы елгаларының кушылдыкларында, Әгерҗе-Акбаш тимер юл юлында урнашкан. 1652 – 1656 елларда Кама арты оборона сызыгында ныгытма буларак төзелә. 1708 елда Казан, 1744 елдан башлап - Оренбург, 1865 – Уфа губерналар бистәсе статусын ала. 1920 елда ТАССР составына керә. Хәзерге Зәй 1978 елда Зәй эшчеләр бистәсе һәм Яңа Зәй кушылганлыктан оеша. 1935 елдан башлап 1963 елга кадәр һәм 1972 елдан башлап хәзергәчә Зәй районы үзәге. Казаннан 287 км ераклыкта. Зәй аша Яр Чаллы - Әлмәт автомобиль юлы уза. Мәйданы 38,5 кв. км. Халыкның саны 40 мең кеше. Машина төзү техникумы, агролицей, туган як музее бар. Мәчет. Чиркәү. Зәй ГРЭСы. "Заинскнефть" НГДУсы. "КамАЗ" АҖ автоагрегатлар, металлоконструкция модульләр, тимер-бетон әйберләре заводлары бар. Сәнәгый-төзү комбинаты. Азык-төлек сәнәгате предприятиеләре: шикәр, ит-сөяк оны заводлары, кондитер фабрикасы һәм башкалар.

Лениногорск — Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышында Дала Зәенең өске агымында урнашкан шәһәр. Ул XVIII гасырда Яңа Писмәнкә авылы буларак нигезләнгән. 1.08.1951 алып 18.08.1955 кадәр – шул ук исемле эшчеләр бистәсе. 1930 елдан башлап Лениногорск районы үзәге. Мөһим машина юллары үзәге. Казан белән ара – 322 км. Мәйданы - 16,4 кв. км. Халык саны – якынча 65 мең кеше. Яр Чаллы педагогия институтының филиалы, нефть техникумы, педагогия училищесы, Татарстан нефте тарихы музее. Хәзерге Лениногорск - нефть һәм газ табу үзәге. ("Лениногорск нефть" НГДУсы, "Газспецнефтебитум" эксперименталь НГДУсы). "Автоспецоборудование", "Газспецмашремонт", җайланма-механик, тимер-бетон әйберләре, кирпеч заводлары, җиңел һәм азык-төлек сәнәгате предприятиеләре (тегү фабрикасы, сөт комбинаты, икмәк заводы) бар.

Түбән Кама (1966 елдан бирле шәһәр) Каманың сул ярында, Зәй елгасы кушылган җирендә, Круглое поле тимер юл станциясеннән 35 км ераклыкта урнашкан (Әгерже — Акбаш юлы). Түбән Кама 1961 елда нефтехим төзү комбинаты төзелүе сәбәпле оешты һәм шул ук елдан башдап Түбән Кама районы үзәге булып китте. Казанннан 237 км ераклыкта. Мәйданы 61 кв.км. Халык саны 220 мең кеше. Казан технология университетының филиалы, политехнология техникумы, нефтехимия колледжы, медицина, педагогия һәм музыка училищелары бар. "Түбән Кама – нефтехимия шәһәре" музее эшли. Түбән Кама — нефтехимия сәнагәсенең иң зур үзәге: "Нижнекамскнефтехим" АҖ, "Нижнекамскшина" АҖ, "Эластик" заводы, техник углерод заводы. "Прогресс" механик заводы. Алга киткән тармаклар: электр энергетикасы (ике ТЭЦ), төзү материаллары җитештерү ("Камэнергостройпром" СБ, тимер-бетон әйберләре, зурпанельле йортлар төзү, кирпеч заводлары һ.б.). Җинел һәм азык-төлек сәнәгате предприятиеләре (тегү фабрикасы, сөт, ипи комбинатлары, сыра заводы) бар.

Чистай Татарстан Республикасының үзәк өлешендәге шәһәр, Кама елгасының сул ярында урнашкан. Нурлат тимер юлы станциясеннән төньякка 125 км ераклыкта урнашкан (Ульянофск-Уфа юлы). Архангельск бистәсенең Чистое Поле авылы XVIII гасыр башында барлыкка килә, 1781 елда Казан өязенең шәһәр статусын һәм хәзерге Чистай исемен ала. 1920-30 елларда – кантон, 1930 елдан башлап Чистай районы үзәге. Казаннан 144 км. Автомобиль юллары үзәге. Аэропортлы шәһәр. Мәйданы 16,8 кв. км. Халык саны 60 мең кеше. Монда Казан техник университетының филиалы "Восток" ВТУЗы, педагогия һәм медицина училищелары, совхоз техникумы белем бирә. "Чистай өяз шәһәре ", сәгать заводы тарихы, Б.Л. Пастернак музейлары, халык театры бар. "Восток" сәгате, суднолар ремонтлау, "Автоспецоборудование", автомобильләр ремонтлау заводлары, "Вектор" конструктор-технология бюросы, агач эшкәртү комбинаты, җиһаз фабрикасы бар. Җинел һәм азык-төлек сәнәгате предприятиеләре (тегү, трикотаж, аяк киеме фабрикасы, аракы-шәрәб заводы, кондитер фабрикасы, балык заводы, ит,сөт комбинатлары, ипи заводы).

Яр Чаллы (1930 елдан бирле шәһәр) Татарстан Республикасының төньяк-көнчыгыш өлешендә, Круглое поле тимер юл станциясеннән төньяк-көнчыгышка таба 17 км ераклыкта урнашкан (Әгерҗе - Акбаш юлы); Каманың сул ярындагы порт. Беренче торак йортлары хәзерге Яр Чаллы урынында 1626 елдан бирле билгеле, XIXнчы гасырда Яр Чаллы пристане — зур ипи сату үзәге булган. 1920 елга хәтле — Уфа губернасының Минзәлә уездында, ТАССР барлыкка килгәч, аның составына керә. 1922-1930 елларда Чаллы кантонының үзәге. 1982-1988 елларда Брежнев исемен йортә. Тукай районының (1930 – 1976 елда Чаллы районының) үзәге. Казаннан 225 км. Зур автомобиль юллары үзәге. Мәйданы 139,9 кв. км. Халык саны ярты миллион кеше чамасы. Политехник, педагогия институты, Волгоград тән тәрбиясе институтының филиалы, автомеханик, энерготөзелеш кичке техникумнары, Мәскәү электромеханик техникумның кичке филиалы бар. Педагогия колледжы. Сәнгать, медицина училищелары. Яшьләр һәм курчак театры. Шәһәр һәм КамАЗ төзелешенең тарих музее. Шәһәрнең алдынгы сәнәгать предприятиясе — Зур грузлы автомобильләр җитештерү буенча Кама предприятиесе (КамАЗ). Алга киткән тармаклар: машина төзү һәм металл эшкәртү (НПО"Татэлектромаш"; электромонтаж әзер материаллар һәм механик-ремонт заводлары), төзү материалларын җитештерү (зур панельле йортлар төзү, металлконструкция, тимер-бетон әйберләре, "стройдеталь", ячейкалы бетоннар заводлары һәм башкалар), электроэнергетика (Түбән Кама ГЭСе, ТЭЦ, КамАЗ). Агач эшкәртү , җиңел һәм азык-төлек сәнәгате предприятиеләре: (картон-кәгазь комбинаты, җиһаз фабрикасы, ипи җитештерү, ит, сөт комбинатлары һәм башкалар) балык һәм сыра заводлары.

Яшел Үзән Татарстан Республикасының төньяк- көнбатышындагы Иделнең сул ярында урнашкан шәһәр (шәһәр статусы 1932 елда бирелде). XIX гасырда ул Кабачище авылы дип беленгән, аннары аның исеме Паратск затоны булып торган, 1928 елдан бирле - Яшел Үзән елга порты Ул 1938 елдан башлап Яшел Үзән районы үзәге, эре тимер юл үзәге булып тора (Казан, Мәскәү, Ульяновск, Йошкар-Ола, Волжск шәһәрләрен бәйли). Яшел Үзән аша Казан - Түбән Новгород автомагистрале үтә. Яшел Үзән белән Казан арасы 38 км. Мәйданы - 26,6 кв. км. Халык саны – якынча 100 мең кеше. Биредә механика һәм кораб төзелеше техникумы, медицина училищесы, А.М. Горький исемендәге кораб төзелеше заводы, "Серго исемендәге Завод", агач эшкәртү предприятиесе (фанер-җиһаз комбинаты, фанера һәм шпаллар сеңдерү заводлары, җиһаз фабрикасы), җиңел (трикотаж һәм тегү фабрикалары) һәм азык-төлек (сөт, икмәк комбинатлары) сәнәгатьләре бар.