Дәүләт > Сайлаулар
Сайлаулар

Актив һәм пассив сайлау хокукына 18 яшенә җиткән гражданнар ия.

Дәүләт Советы (парламент) депутатлары гомуми, тигез һәм турыдан-туры сайлау нигезендә яшерен тавыш бирү юлы белән биш елга сайлана. Татарстан Республикасындагы соңгы халык депутатлары сайлаулары ике этап эчендә үтте: 1999 нчы елның 19 һәм 29 декаберендә. 2000 нче елның 26 март һәм 8 апрелендә 8 сайлау округларында сайлаулар кабат үткәрелде. Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлана торган 100 депутатның яртысы бер мандатлы сайлау округлары буенча, ә яртысы— сайлау берләшмәләре һәм сайлау блоклары тарафыннан тәкъдим ителгән республиканың депутатлыкка кандидатлар спискы нигезендә республиканың бердәм сайлау округы буенча сайланалар. 2009 елның 1 мартында Дәүләт Советына соңгы сайлаулар узды.

Җирле үзидарә төзелеше халык тарафыннан мөстәкыйль билгеләнә. Җирле үзидарә органнары оешуы һәм җирле үзидарә уставы буенча вәкаләтләрне алуы тигез һәм турыдан-туры сайлау нигезендә яшерен тавыш бирү юлы белән була.

Җирле үзидарә сайланган органының вәкаләт вакыты 5 ел.