Дәүләт > Дәүләт Советы
Татарстан Республикасының Дәүләт Советы


Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бинасы  
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы — Татарстан Республикасы парламенты һәм шул ук вакытта Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең даими эшләүче иң югары вәкиллекле, закон чыгару органы. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы биш елга сайлана. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы 100 депутаттан тора. 50 депутат бермандатлы сайлау округлары буенча сайлана, тагын 50 — сайлау берләшмәләре, сайлау блоклары тарафыннан депутатлыкка кандидат итеп күрсәтелгән республика исемлекләре буенча республиканың бердәм сайлау округы буенча сайлана. Партия исемлекләре буенча парламентка үтү өчен, күпчелек очракта, 7 процентлы киртәне узарга кирәк. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты булып 21 яшькә җиткән Татарстан Республикасы гражданы гына сайлана ала. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы җитәкчесе вазыйфаларын Дәүләт Советы Рәисе башкара.

Парламентның вәкаләтенә Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итү, аңа үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү, Татарстан Республикасы карамагындагы һәм Россия Федерациясе һәм аның субъектларының уртак карамагында булган мәсьәләләрне Татарстан Республикасы вәкаләтләре нигезендә закон чыгарып җайга салу,Татарстан Республикасының эчке сәясәтен һәм тышкы эшчәнлек юнәлешләрен билгеләүдә катнашу, Татарстан Республикасы милке белән идарә итү һәм аның белән эш итү тәртибен билгеләү, Татарстан Республикасының административ-территориаль бүленешенә караган мәсьәләләрне хәл итү тәртибен ачыклау, дәүләт бюджетын раслау һ. б. керә.

Парламент Конституция судын сайлый, Татарстан Республикасы Премьер-министры, Конституция суды рәисе һәм аның урынбасарлары кандидатурыларын раслый, Татарстан Республикасы прокуроры кандидатурасын килештерә.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе.

Мөхәммәтшин Фәрит Хәйрулла улы

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Дәүләт Советына җитәкчелек итә һәм аның утырышларында рәислек итә, Дәүләт Советы эшен оештыра, Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башка органнары һәм җирле үзидарә органнары, дәүләт хакимиятенең федераль органнары, башка дәүләтләрнең парламентлары, җәмәгать берләшмәләре арасындагы мөнәсәбәтләрдә Дәүләт Советы исеменнән эш итә, Татарстан Республикасы Конституциясендә, законнарында һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Регламентында каралган башка вәкаләтләрне башакара.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Урынбасарлары.

Гусев Александр Петр улы

Ратникова Римма Атлас кызы


Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы

Регламент буенча, Дәүләт Советы Президиумы Дәүләт Советы сессиясен һәм пленар утырышларны җыя һәм әзерли, Дәүләт Советының көн тәртибе проектларын әзерли, даими һәм башка комиссияләр эшчәнлеген координацияли. Шулай ук халык депутатларына төрле яктан ярдәм күрсәтә һәм аларны кирәкле мәгълүматлар белән тәэмин итә, референдумнар әзерли һәм үткәрә, Дәүләт Советы һәм аның Президиумы тарафыннан кабул ителгән Татарстан Республикасы законнарын һәм башка актларны бастыра, Дәүләт Советы эшчәнлегенең башка мәсьәләләрен хәл итә.