Дәүләт > Географик урыны
Географик урыны

Татарстан Россия Федерациясенең үзәгендә көнчыгыш Европа тигезлегендә, ике иң зур елгаларның (Идел һәм Кама) кушылдыгында урнашкан. Казан Мәскәүдән көнчыгышка таба 797 км. ераклыкта тора.

Республиканың мәйданы 67836,2 кв. км. Территориянең озынлыгы төньяктан көньякка 290 км., көнбатыштан көнчыгышка 460 км. Чит ил дәүләтләре белән чигебез юк.

Республика урман һәм урман-дала тигезлеге зонасында ята һәм республиканың 90% территориясе 200 метрдан артык булмаган диңгез биеклегендә урнашкан.

Татарстан Республикасы һәм чиктәш төбәкләр


Республиканың 16% артыграк территориясе яфраклы (имән, юкә, каен, усак) һәм ылыслы (чыршы, нарат) агачлар урманнары белән капланган. Җирле фауна 430 төрле умырткалы хайваннар һәм йөзләрчә умырткасыз хайваннар белән күрсәтелгән.

Климат – уртача-континенталь. Кайвакытларда корылык та була. Гыйнварның (иң салкын ай) уртача температурасы -14 градус, июльнеке (иң җылы ай) +19 градус. Уртача явым төшем 460 тан 520 мм. кадәр. Вегатация чоры 170 көннән гыйбарәт.

Туфраклар үзара аерылып торалар — төньяк һәм көнбатыштагы соры урманлы һәм көлсу туфрактан башлап, республиканың көньягында төрле кара туфракка кадәр бар. Соңгылары бөтен мәйданның 32%ын тәшкил итә.