Җәмгыять > Халык
Халык

2002 елда уздырылган Бөтенроссия халык санын алу йомгаклары буенча Татарстан Республикасы халкы 3 779,3 мең кеше тәшкил итте.

Татарстан Республикасы халкы саны буенча Россиядә сигезенче урында тора. Аның алда нибары Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләре, Краснодар өлкәсе, Башкортостан Республикасы, Мәскәү, Свердлов һәм Ростов төбәкләре. Ә Идел буе федераль округында республика, Башкортостаннан кала, халык саны буенча икенче урында.

Халыкның күпчелеге (74 проценты) шәһәрләрдә һәм ПГТларда яши. Татарстан башкаласы Казан Россиянең иң зур шәһәрләре исемлегенә керә: Мәскәү, Санкт-Петербург, Новосибирск, Түбән Новгород, Екатеринбург, Самара, Омск, Казан, Чиләбе, Ростов-на-Дону, Өфе, Волгоград һәм Пермь. Бу шәһәрләрнең халкы миллионнан артып киткән. Татарстан Россиядә иң күпмилләтле территорияләренең берсе. Республикада 115тән артык милләт вәкилләре яши. Шулар арасында халкы саны 10 меңнән артып киткән 8 милләт бар: татарлар, руслар, чувашлар, удмуртлар, украиннар, мордвалар, марилар, башкортлар һ.б. Татарстанда яшәүче халыкларның күпчелеген татарлар (2 миллионнан артык кеше яисә республика халкының 52,9 проценты) тәшкил итә. Икенче урында руслар — 1,5 миллион чамасы яисә 39,5 процент, өченче урында — чувашлар (126,5 мең кеше яки 3,4 процент) тора.

Татарстан Республикасында 1000 ир-атка 1172 хатын-кыз туры килә. 892,3 мең ир-ат һәм 897,5 мең хатын-кыз гаилә корып җибәргәннәр.

Халык белемгә мохтаҗ: 15 яшьтән олырак һәр 1000 кешенең 435се югары яисә урта-профессиональ белем алган.

2009 елда Татарстанда даими гомер итүче халык саны 3768,6 мең кеше тәшкил итте. 2010 елгы Бөтенроссия халык санын алуның алдан бирелгән мәгълүматлары буенча Татарстан Республикасы халкы саны 3785 мең кешедән күбрәк булды (ирләр – 1752,6 мең кеше, хатын-кызлар – 2032,4 мең кеше).

Республика буенча халык саны үсеше 2002 елгы халык саны алу белән чагыштырганда 0,15 % булды. Авыл халкы саны 58 мең кешегә кимеде һәм 930 мең кешене тәшкил итә.

Бүлекне хәзерләүдә Татарстан Республикасы Дәүләт статистика комитеты мәгълүмәтләре кулланылды.