Җәмгыять

Татарстан - үзенең күпгасырлык тарихында төрле милләт һәм дин вәкилләренең тел, әхлак, рухи байлык алмашып, тату һәм тыныч яшәүләре белән бәйле бай тәҗрибә туплаган төбәк. Республикада төрле халык һәм дин вәкилләре арасында дуслык һәм килешү саклауга зур игътибар бирелә.



Татарстанда халкы 10 меңнән артып киткән сигез милләт вәкилләре яши. Гомуми халык санының 52.9%ын тәшкил иткән татарлар һәм халыкның 39.5%нан торган рус халкы белән беррәттән республикада чуваш, удмурт, украин, мордва, мари, башкорт халыклары да яши. Соңгы елларда Татарстанда төпләнеп яшәүче азәрбайҗан, әрмән, таҗик, үзбәкләр саны артты.

Республикада хөкем сөргән уңай социаль мохиткә дин ара мөнәсәбәтләрнең тигезлеге дә зур өлеш кертә.

Ислам һәм православие республиканың традицион конфессияләре булып санала. Татарлар һәм башкортлар (ягъни республика халкының яртысы диярлек) ислам динен тота. Халыкның калган өлеше: руслар, чувашлар, мари, удмурт, мордвалар - православие динендә торучы христианнар. Татарстанда шулай ук католик, протестант, яһүд һәм башка конфессияләр бар.

Ике зур конфессия вәкилләренең мәнфәгатьләрен яклау һәм барлык диннәрнең закон алдындагы тигезлеге республикада конфессияләрнең үзара килешүе нигезен тәшкил итә.

Халыкның яшәү шартларын халыкара стандартлары дәрәҗәсенә күтәрү Татарстан Республикасы социаль-икътисади сәясәтенең стратегик бурычлары рәтенә кергән. Халыкның тормышын яхшырту, эшче кешеләрнең дә, республика халкының дүрттән бер өлешен тәшкил иткән пенсионерларның да яшәү дәрәҗәсен күтәрү беренче урында тора.

Татарстанның бай табигый ресурслары, күптармаклы икътисады, мәгариф системасы, югары мәдәни һәм фәнни байлыгы җәмгыять үсешенең тотрыклы нигезен тәшкил итә.