Җәмгыять > Татар теле
Интернетка - INALIF белән

2003 елның 10 декабрь көнне татар иҗтимагый берләшмәләре, Интернетта үз сайтлары булган гаммәви мәгълүмат чаралары җитәкчеләреннән, фәнни, иҗади зыялылардан торган инициатив төркем Интернетта татар теле алфавитын — “Inalif”ны куллану буенча тәҗрибәне башлау турындагы беркетмәгә кул куйды.

Кулланучылар фикеренчә, татар алфавитының закон тарафыннан расланган кириллица һәм латин графикаларындагы версиясе бөтендөнья компьютер челтәре Интернетта шәхси хатлар язышуда да, рәсми язышуда да кулланылмый диярлек, шулай ук ул мәгълүмат туплау һәм тапшыруда (кайбер электрон гаммәви мәгълүмат чаралары һәм рәсми сайтлардан тыш) сирәк кулланыла. Бу диакритик билгеләрнең стандарт клавиатурада булмавы белән аңлатыла. Шул ук вакытта, Интернетта аралашу өчен татар телен файдалануга карата зур кызыксыну күзәтелә. Фәннәр академиясенә компьютерда куллану өчен татар алфавитын камилләштерү буенча төрле тәкъдимнәр килә. Барлык тәкъдимнәрнең асылы стандарт клавиатурада күрсәтелгән билгеләрне һәм аларның комбинацияләрен куллануга кайтып кала.

Латиницаның инициатив төркем тәкъдим иткән яңа версиясе - “Inalif” стандарт клавиатура билгеләрен генә куллана һәм Татарстан Республикасы законы тарафыннан расланган алфавитка максималь якын килә.