Татарстанның фәнни тормышы

Казан Дәүләт университетның химия факультеты бинасы
Татарстан Республикасының фәнни нигезе бик нык. Математика, механика, физика, химия, биология, тел белеме фәннәрендә Казан галимнәренең дәрәҗәләре бөтен дөньяда танылган.

Республика башкаласы Казанда Татарстан Фәннәр академиясы эшли. Бөтен Россияга танылган институтларны, Россия фәннәр академиясының Казан фәнни үзәге берләштерә. Республикада 100гә якын фәнни—тикшеренү һәм проект оешмалар эшли.

Республикада фәнни кадрлар планлы рәвештә әзерләнә (3 мең аспирант һәм 100дән артык докторант). 23 дәүләт вузында һәм 27 вуз филиалында 170 меңләп студент белем ала. Моннан тыш, Татарстанда дәүләтнеке булмаган 14 вуз һәм 27 филиал эшли. Татарстанда җәмгысе 227 мең чамасы студент укый.

Фундаменталь һәм практик тикшеренүләрнең төп юнәлешләреннән магнит күренешләренең физикасын, оптиканы, микроэлектроника һәм медицина жиһазларын эшләп чыгаруны, нефть суырып чыгару теорияләрен һәм методларын, органик һәм физик химиясен, композицион материалларны эшләп чыгару технологиясен, хәзерге заман механика һәм математиканы атап була. Барлык югары уку йортлары һәм академик гыйлем өлкәсендә меңгә якын доктор һәм биш меңнән артык фәннәр кандидаты эшли.

А.М.Бутлеровка һәйкәл
Казан фәнни мәктәпләре XIX гасырда ук формалаша башлый. Алардан иң танылганы — XIXнчы гасырның 40нчы елларында Н. Н.Зинин, А. М. Бутлеров, А. М.Зайцев житәкчелегендә казан химиклар мәктәбе. Казанда күренекле рус органиклар плеядасы эшләгән.

Күп еллар дәвамында Казан химиклар мәктәбе җитәкчесе булып СССР ФА академигы, Социалистик Хезмәт герое, РСФСР һәм ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, СССР Дәүләт бүләкләре лауреаты, химия белеменә чиксез зур өлешләр керткән А. Е, Арбузов (1877-1968) торган.

XIXнчы гасырда Казан математиклар мәктәбе дә барлыкка килә. Аның иң күренекле вәкиле, бөек геометр, неевклид геометриясенә нигез салучы, ординар профессор Н. И. Лобачевский була.

Лобачевский традициялярен дәвам итеп, Казан галимнәре төрле фәннәрнең алга китүенә һәм үсешенә үзләренең өлешләрен кертәләр.

Дөнья математик үзәкләренең берсе Казанда да барлыкка килә, аны үз заманында атаклы алгебраист, СССР ФАнең мөһбир әгзасы, РСФСРның атказанган фән эшлеклесе, СССР Дәүләт Бүләге лауреаты Н. Г. Чеботарев (1894-1947) җитәкли. В. В. Лаптев, А. П. Норден, Б. М. Гагаев, М. Т. Нужин кебек Казан Дәүләт университетның профессорлары математика үсешенә бик зур өлеш кертәләр.

Профессор И. М. Симонов җитәкчелегендә, XIX гасырның беренче яртысында, казан астрономия мәктәбе дә хасил була. И. М. Симонов — Ф. Ф. Беллинсгаузен һәм М. П. Лазарев (1819-1821) экспедициясендә катнашып, "Мирный" һәм "Восток" көймәләрендә җир шарын әйләнеп чыккан беренче рус астрономы.

Бүгенге көндә казан физиклары һәм механиклары бөтен дөньяда танылганнар. Физика һәм техника институтының башында күп еллар дәвамында бөек галим, механика гыйлеме белгече, физика һәм математика фәннәре докторы, профессор, ТАССР һәм РСФСРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе Х. М. Мөштәри тора.

1944 елда Е. К. Завойский ачкан парамагнит күренешләрен киң куллана башлыйлар. Бу физик тикшеренүләр методы мәтдәләр эченә карап алырга, атомнарның, кристалларның һәм сыекчаларның нигезләрен өйрәнергә зур мөмкинлекләр ача. Төш һәм электрон парамагнит резонансы методы атом физикасы, химия, минералогия, биология, медицина фәннәрендә киң кулланыла.

1814 елда Казан университеты карамагындагы казан медицина мәктәбенең үсешенә юл ачкан медицина факультеты барлыкка килә. Аның күренекле галимнәре: анатомия профессоры Е. Ф. Аристов һәм аның шәкерте П. Ф. Лесгафт, физиолог һәм гистолог, Петербург ФА академигы Ф. Ф. Овсянников, аның шәкертләре Н. О. Ковалевский, Н. А. Миславский, Россиядә беренче булып электрокардиограмма язып, аны йөрәк чирләрен диагностиклау өчен кулланган профессор А. Ф. Самойлов үз факультетларына Россия күләмендә дан казаналар.

Дөнья медицина тарихында гомуми патология мәктәбе беренче булып Казанда ачыла. Аны И. М. Сеченовның шәкерте — профессор В. В. Пашутин җитәкли. Казан хирург мәктәбенә И. И. Студенский, Л. Л. Левшин, В. И. Разумовский хирург-галимнәре нигез салалар. Профессор С. С. Груздевның исеме Казанда киң танылган. Ул аның исемен йөрткән Казан гинекология клиникасында гына түгел, ә бөтен илебезнең гинекологиясендә дә зур эз калдырган. С. С. Груздев һәм аның шәкертләре гинекологик рак авыруларын дәвалауда радий препаратларын кулланырга мөмкин икәнлеген исбат итәләр.

Атаклы психиатр В. М. Бехтерев Казанда Россиядәге беренче психиатрия кафедрасын ача. Шул ук елларда Казанда күз авырулары белеменә нигез салучы профессор В. Е. Адамюк һәм аның талантлы шәкертләре А.Г. Агабабов, В. В. Чирковский эшлиләр.

Казан хирург мәктәбенең традицияләрен А. В, Вишневский һәм В. П. Богомолов профессорлары уңышлы ныгыталар. А. В. Вишневский авыртыну бетерә торган дәвалар уйлап таба. Аның идеяларын Н. В. Соколов, И. В. Домрачев, С. М. Алексеева, И. В. Харитонов дәвам итә.

1920 елда Казанда ГИДУВ барлыкка килә. Аның кафедралары һәр ел бөтен Россиядән килгән табибларның квалификацияләрен күтәрү өстендә эшли. Онкология проблемалары, йөрәк-тамыр системасының патологиясе һәм рентгенокраниология ГИДУВ галимнәренең фәнни тикшеренүләрнең төп юнәлешләре. Ортопедия һәм травматология кафедрасын да Россиядә яхшы беләләр. Аны оештыручы профессор Л. И. Шулутко Советлар Союзы хирургларыннан беренче булып ортопедлар-травмотологлар оешмасына сайлана. Аның пластик хирургия методын чирек гасыр үткәч кенә Францияда "уйлап табалар".

Татарстанда бөтенроссия һәм халыкара фәнни конференцияләр һәм сиспозиумнар еш уздырыла. Татарстан җирендә эшләгән галимнәр хөрмәтенә яхшы танылган берничә халыкара премия оештырыла: Е. К. Завойский исемендәге халыкара премия, Н. И, Лобачевский исемендәге халыкара премия, фофсфорорганик химия өлкәсендәге уңышлар өчен А. Е. Арбузов исемендәге халыкара премия.

Татарстан Республикасы икътисадында фәнни тикшеренүләр күп таләп ителгән производстволар һәм заманча яңа технологияләр гаять зур әһәмият ала. Тулаем төбәк продуктында инновацияле продукция өлешен арттыру өчен республикада 2015 елга кадәр Татарстан Республикасында фәнни һәм инновацияле эшчәнлекне үстерү стратегиясе кабул ителде һәм гамәлгә ашырыла. Стратегия кысаларында республикада инновацияле эшчәнлекне үстерү программасы эшләнде. Аны гамәлгә ашыру технопарклар челтәрен булдыруны күздә тота, соңгыларын төзү исә фәнни ачышларның коммерция нигезенә корылуына һәм сәнәгать җитештерүен яңача үстерүгә булышлык күрсәтүгә юнәлдерелгән. Татарстанда 14 технопарк, тагын 5 бизнес-инкубатор эшчәнлек алып бара. Шулардан иң күренеклеләре - «Идея» инновация-җитештерү технопаркы һәм «Мастер» Кама индустриаль паркы.

Татарстан Республикасы өчен нанотехнологияләр өстенлекле өлкә булып тора. Беренчеләрдән буларак нәкъ менә Татарстанда 2015 елга кадәрге чорга Татарстан Республикасы наноиндустриясен үстерүнең комплекслы төбәк программасы проекты эшләнә. Өстенлекле «Мәгариф» милли проекты кысаларында «Наноматериаллар» һәм «Электроникада нанотехнологияләр» белгечлекләре буенча кадрлар әзерләү эше башланды. Кайбер югары уку йортларында наноиндустрия өлкәсендә гаять кирәкле белгечләр өчен магистерлык программалары, шулай ук квалификация күтәрү программалары булдырыла. А.Н. Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты, С.М. Киров исемендәге Казан дәүләт технология университеты һәм В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты әлеге эшнең төп үзәкләренә әверелде.

Республикада Бөтенроссия һәм халыкара фәнни конференцияләр һәм симпозиумнар даими уздырыла. Эшчәнлекләре Татарстан белән бәйле күренекле галимнәр истәлегенә мәртәбәле берничә халыкара бүләк гамәлгә куелды. Шулардан Е.К. Завойский исемендәге Халыкара бүләкне, Н.И. Лобачевский исемендәге Халыкара бүләкне, Фосфорорганик химия өлкәсендә Халыкара Арбузов бүләген аерып атарга кирәк. Республика галимнәренә шулай ук фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре, яшь галимәргә фәнни грантлар һәм бүләкләр бирелә.

Татарстан хаклы рәвештә Россиянең әйдәп баручы фән үзәкләреннән берсе дип санала.