Җәмгыять > Мәгариф
Мәгариф

Мәгариф – тормыш-көнкүрешнең сыйфатын, милли икътисадның көндәшлеккә сәләтен билгели, җәмгыятьнең нигезе булып тора. Татарстан Республикасы мәгариф сәясәтенең төп бурычы – балалар һәм яшьләрнең сыйфатлы белем алуга хокукларын тормышка ашыру, җәмгыятебездә кеше потенциалы нигезен тәшкил итәргә тиешле гражданнарны шәхес буларак формалаштыру һәм инновацияләргә нигезләнгән икътисад өчен югары квалификацияле кадрлар әзерләүгә юнәлтелгән чаралар системасын булдыру.

2010 ел Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында Укытучы елы дип игълан ителде.

2011 елның 1 гыйнварына Татарстан Республикасында 1890 мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү учреждениесе эшләп килде, аларга 1 дән алып 7 яшькәчә 169 мең бала йөрде. Мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү 71,6% тәшкил итте.

Республиканың 2 164 мәктәбендә 385 меңнән күбрәк бала укый.

2010/2011 уку елында татар телендә белем бирелүче 997 мәктәп, 118 –чуваш, 37 – удмурд, 21 – мари, 5 – мордва, 1 – башкорт, 1 – яһүд этномәдәни компонентлы белем бирү мәктәпләре эшли. Республикадагы 53 якшәмбе мәктәбендә биредә яшәүче 24 халык теле өйрәнелә. Татарстан Республикасының барлык гомуми белем учреждениеләрендә татар теле өйрәнелә.

Мәгариф учреждениеләрендә ел саен компьютер техникасы паркы арта бара. 2010 елда Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов инициативасы буенча «Компьютер – мәктәпкә» һәм «Компьютер – укытучыга» проектлары гамәлгә ашырылды, шул кысаларда республика мәктәпләре 10 739 стационар компьютер һәм 25 820 ноутбук алды. Гомуми белем учреждениеләрендә Интернет челтәренә 99,8% укучы керә ала. 703 мәктәптә Wi-Fi чыбыксыз керү нокталары урнаштырылган.

Татарстан мәгариф системасында балаларга өстәмә белем бирүнең 174 учреждениесе эшләп килә, аларда 236 мең бала тәрбияләнә.

2010 елгы Бөтенроссия мәктәп балалары олимпиадалары призерлары һәм җиңүчеләре саны буенча Татарстан Республикасы Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан һәм Мәскәү өлкәсеннән кала дүртенче урында тора.

2010/2011 уку елы башына Татарстан Республикасында 140 башлангыч һәм урта һөнәри белем учреждениеләре булды, аларда 70 меңнән артык кеше белем ала.

Республикада 23 дәүләт югары уку йорты һәм аларның 13филиалы, 14 дәүләтнеке булмаган югары уку йорты һәм аларның 16 филиалы, шулай ук Россия Федерациясенең башка төбәкләре 26 югары уку йорты филиаллары мәгариф эшчәнлеге алып бара. Студентларның гомуми саны 213 мең кешедән артып китә.

Россиядә иң өлкән уку йортларының берсе Казан дәүләт университеты базасында 2009 елның 21 октябрендә Россия Федерациясе Президенты Указы белән Казан (Идел буе) федераль университеты төзелде. 2011 елда КФУ составына Казан дәүләт финанс-икътисад институты, Татар дәүләт гуманитар-педагогия университеты һәм Алабуга дәүләт педагогия университеты керде.

Казан вузлары арасында – Техник (2009 елда «Милли тикшеренү университеты» статусы бирелде), Технологик (2010 елда «Милли тикшеренү университеты» статусы бирелде), Медицина, Аграр, Архитектура-төзелеш һәм Энергетика университетлары, Ветеринария медицинасы академиясе, Консерватория, Финанс-икътисад институты һәм башкалар.

«Алгарыш» грант ярдәме программасы кысаларында 2010 елда студентлардан, аспирантлардан һәм яшь галимнәрдән 107 грант алучы Россиянең һәм дөньяның әйдәп баручы мәгариф һәм фәнни оешмаларына укырга җибәрелде. Программаны гамәлгә ашыру барган 5 елда 707 кеше стажировка узды.

Фоторепортаж "Мәгариф"

clear
Открытие самой большой в республике школы №177 в Ново-Савиновском районе Казани, сентябрь 2008 г.
Открытие самой большой в республике школы №177 в Ново-Савиновском районе Казани, сентябрь 2008 г.
clear