Икътисад

Татарстан – Россиянең икътисади яктан иң нык үскән төбәкләренең берсе. Республика РФ эре индустриаль районының үзәгендә, илнең көнчыгыш һәм көнбатышын, төньяк һәм көньягын тоташтыручы мөһим магистральләр кисешендә урнашкан. Татарстан Республикасы бай табигый ресурсларга, куәтле һәм диверсификацияләнгән сәнәгатькә ия, монда югары интеллектуаль потенциал һәм квалификацияле эшче көчләр бар.

Тулай төбәк продукты структурасында сәнәгать 42,2%, хезмәт күрсәтүләр секторы – 28,5%, төзелеш – 9,5%, авыл хуҗалыгы – 7,9%, транспорт – 5,0% тәшкил итә.

Республиканың сәнәгать профилен ягулык һәм нефть химиясе (нефть чыгару, синтетик каучук җитештерү, шиннар, полиэтилен һәм нефтьне эшкәртүнең киң спектры продуктлары), конкуренциягә сәләтле продукция җитештерүче эре машина төзелеше предприятиеләре (авыр йөк ташу машиналары, вертолетлар, самолетлар һәм авиадвигательләр, компрессорлар һәм нефть-газ куучы җиһазлар, елга һәм диңгез суднолары, коммерциячел һәм җиңел автомобильләр), шулай ук нык үскән электр һәм радио приборлары төзелеше билгели.

Татарстан Республикасы Россиянең 2,3% авыл хуҗалыгы җирләреннән файдаланып, барлык авыл хуҗалыгы продукциясенең 4,7% ын җитештерә.

Республикада елга 32 млн.тонна нефть чыгарыла (Гомумроссия күрсәткеченнән 6,5%). Татарстанда 1 млрд.тоннадан күбрәк күләмдә расланган нефть запаслары һәм, белгечләр билгеләвенчә, 7 млрд. тоннадан күбрәк битумлы нефть бар.

«КАМАЗ» компаниясе Россиянең тулы массасы 16 тоннадан артык йөк автомобильләре базарының 55% өлешен били. Татарстанда Россия тракторларының 24% җитештерелә. Республика нефть химиясе тармагы предприятиеләре Россиядә чыгарылган полистиролның 60%, полиэтиленның яртысыннан күбрәген, синтетик каучукның 40% һәм автошиналарның өчтән берен җитештерә.

2010 елда тулай төбәк продукты (ТРП) 995 млрд. сум тәшкил итте (2009 елга карата 103,8%). Татарстанның якын һәм ерак чит илләр белән сәүдә-икътисадый багланышлары республика икътисады өчен зур әһәмияткә ия – бүгенгә 120 дән артык чит илләр Татарстан Республикасы белән актив сәүдә эшчәнлеге алып бара. Татарстанның тышкы сәүдә әйләнеше 2010 ел йомгаклары буенча 16,9 млрд. АКШ доллары тәшкил итте (2009 елга карата 125,3%), шул исәптән 14,9 млрд.доллар – экспорт, 2 млрд.доллар – импорт.

Татарстан Икътисад

clear