Икътисад > Табигый байлыклары
Табигый байлыклары

Татарстан җиренең иң зур байлыгы — нефть. Республикада чыгарыла торган нефтьнең күләме 800 млн. тоннага җитә. Татарстан Республикасында нефтьнең запасы 1 млрд тоннадан артык. Нефть белән беррәттән бер тонна нефтька якынча 40 куб. м. газ да табыла. Татарстан Республикасы шулай ук акбур, доломит, төзелеш комы, кирпеч җитештерү өчен кызыл балчык, гипс, комлы—чуерташ катнашмасы һәм торф кебек башка файдалы казылмаларга да бай. Моннан кала,Татарстан Республикасында нефть битумы, көрән ташкүмер, яна торган сланец, цеолит, бакыр, боксит ятмалары бар.

Иң зур елгалар — Идел белән Кама һәм шулай ук Камага кушыла торган Агыйдел белән Нократ елгалары. Дүрт елганың гомуми еллык агышы 234 млрд куб. м.га җитә (барлык елгаларның 97,5% гомуми агышын) тәшкил итә. Болардан тыш республика территориясендә тагын 500гә якын кечкенә елгалар бар. Су байлыкларының иң зур запаслары Түбән Кама һәм Куйбышев сусаклагычларында тупланган. Республикада шулай ук 8 меңнән артык кечкенә күлләр һәм буалар бар.