Белешмәләр > Биографияләр > Рахлин Натан Григорий улы
Натан Рахлин
![]() | ![]() |
Март аенда Казанда Натан Рахлин исемендәге беренче халыкара дирижерлар осталыгы фестивале булачак. Бу шәхес Казанда гына түгел, бөтен татар халкының музыка мәдәниятенә үзеннән зур өлеш керткән. Натан Рахлин 1907 елның 10 гыйнварында Украинаның кечкенә бер шәһәрендә туа.
Өч яшьлек чагында ул скрипкада уйный башлый, дүрт яшьтә балалар оркестрында катнаша, ә инде җиде яшь тулгач, кинотеатрда музыкант булып эшли башлый.
Гражданнар сугышы вакытында ул Котовский дивизиясе быргычысы була һәм шунда ук башка төрле тынлы музыка коралларында уйнарга өйрәнә. 1923 елда кабул итү комиссиясен, быргыда Мендельсонның скрипка концертына язылган музыканы уйнап, шаккаттыра һәм Киев консерваториясенә укырга керә.
Аның төрле музыка коралларында уйный белүе киләчәктә музыкантлар белән аралашуда бик мөһим роль уйный. Консерваторияне тәмамлаганнан соң Рахлин Харьковта һәм Донецк шәһәрендә оркестрлар белән җитәкчелек итә. Соңыннан аңа Хрущев игътибар итә һәм 1937 елда Украина Дәүләт симфония оркестрының җитәкчесе итеп куя. Монда ул 1962 елга кадәр эшли.
Элеккеге Советлар Союзының күп шәһәрләрен концертлар белән йөреп чыга. Һәм 1966 елда Казан консерваториясе ректоры Нәҗиб Җиганов чакыруы буенча Казанга килгәч, Татар АССР Дәүләт симфоник оркестрына нигез сала. Соңыннан ул ансамбль Мәскәүдә һәм бөтен дөньяда таныла. Натан Рахлин 1979 елда 72 яшендә вафат була.
Рахлинның мәшһур таланты аны музыкантлар арасында мәңге онытылмаслык легендага әверелдерде.