Белешмәләр > Биографияләр > Җәлил Муса Мостафа улы
Муса Җәлил

(1906—1944)

Татар халкының бөек улы, каһарман шагыйрь Муса Җәлил 1906 елның 15 февралендә хәзерге Оренбург өлкәсенең Мостафа авылында туа. 1973 елда Мостафа абзый, гаиләсен алып, Оренбургка күчә. Монда Җәлил Тукай, Дәрдемән, Рәмиев иҗатлары белән якыннан таныша. Шулар тәэсирендә үзе дә шигырьләр яза башлый. Аның беренче шигырьләр " Кечкенә Җәлил" имзасы белән басыла.

1922 елда Муса Казанга килә. Башта "Татарстан" газетасы редакциясендә эшли, ә 1923 елда татар рабфагында укый башлый. Шул елларда ул "Бибкәй кыз","Каз канаты" исемле пьесаларын яза. Бу пьесалар Казан, Уфа шәһәрләрендә куела, ә 1925 елда "Барабыз" исемле беренче шигырь җыентыгы (1928) Җәлилне шул заманның алдынгы шагыйрьләре рәтенә бастыра.

1927 елдан ул Мәскәүдә яши башлый. 1932 елга кадәр башта Кечкенә иптәшләр, соңыннан "Октябрь баласы" исемле балалар журналларының җаваплы редакторы була. 1927-1931 елларда Мәскәү университетының әдәбият бүлегендә укый.

1935 елда Муса Җәлил Мәскәүдә Татар опера студиясендә әдәби бүлек мөдире булып эшли башлый. Студия Татар опера театры өчен җырчылар, композиторлар әзерли. Студияне тәмамлаучылар Казанга кайткач, Татар опера һәм балет театры ачыла. Муса Җәлил дә, шул театрның әдәби бүлек мөдире булып, Казанга кайта. 1939 елда Мусаны Татарстан Язучылар берлеге җитәкчесе итеп сайлыйлар.

Мәскәүдә яшәгән елларда шагыйрь "Һат ташучы" поэмасын, "Алтынчәч", "Илдар" либреттоларын яза. Композитор Нәҗип Җиһанов бу либреттоларга опералар иҗат итә.

Бөек Ватан сугышы башлангач, Муса Җәлил, беренчеләрдән булып, сугышка китә. Сугышта да ул каләмен кулыннан төшерми. 1943 елда аның "Тупчы анты" дигән җыентыгы басылып чыга.

1942 ел. Июнь. Шагыйрь Волхов фронтында. Каты сугышлар вакытында аларның часте чолганышта кала, М.Җәлил яралы хәлендә дошман кулына эләгә.

Фашистларның үлем лагере. Сорау алу һәм җәзалалар. Шомлы үлем шәүләсе. Ләкин Җәлилнең рухы сынмый, ул көрәшне туктамый. Шигырьләр яза. Иптәшләренең рухын күтәрә, аларны көрәшкә өнди. Гитлерчылар әсәрләрне туган илләренә каршы сугышларга димлиләр һәм ирекле легионнар төзү белән шөгыльләнәләр. Ләкин аларның өметләре акланмый. Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре, легионерлар арасында аңлату эшләре алып барып, немецларның коткасын фаш итә.

Муса Җәлил һәм аның иптәшләре гитлерчыларга каршы кораллы восстание әзерлиләр. Ләкин араларына үтеп кергән бер хыянәтче аларның бу планнарын фашистларга ача. Мусаны һәм аның көрәштәшләрен төрмәгә ябалар.Тоткынлыкта язган шигырьләрен Җәлил 2 блокнотка туплый. Бер блокнотын Берлин төрмәсеннән Габбас Шәрипов исемле бер тоткын, ә икенчесен моабит төрмәсендә бергә утырган бельгияле Андре Тиммерманс алып чыга.

1944 елның февралендә фашистларның хәрби суды Җәлилне Һәм аның көрәштәшләрен үлем җәзасына хөкем итә. Шул елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә унбер җәлилченең гомере өзелә.

Муса Җәлилнең исемен халкыбыз мәңгеләштерде. Казандагы Татар дәүләт опера һәм балет театры Муса Җәлил исемен йөртә. Шагыйрьгә Казанда Һәйкәл куелды. "Җәлил" операсы театр сәхнәсеннән төшми. Мусага багышлап, язучылар, шагыйрьләр, драмматурглар—романнар, поэмалар, сәхнә әсәрләре; композхиторлар—җырлар, симфонияләр;рәссамнәр картиналар иҗат итәрләр.

Муса Җәлилнең тиңдәшсез батырлыгы югары дәяләнә. 1956 елның 2 февралендә аңа советлар Союзы Герое исеме бирелә.

1957 елда "Моабит дәфтәре" Ленин премиясн белән бүләкләнә.

Юбилей

Күптән түгел РФ Мәдәният һәм гаммәви коммуникацияләр министрлыгында герой—шагыйрь, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 100ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек барышына багышланган утырыш уздырылды. Очрашуда Татарстан Премьер— министры урынбасары—ТР мәдәният министры Зилә Вәлиева да катнашты.

Билгеле булганча, 2006 елның февраль аенда Муса Җәлилнең туган көне гомумроссия бәйрәме дәрәжәсендә үткәреләчәк, аның исемен ил күләмендә таныту максаты куела.

Татарстанда бу юбилейга әзерлек 2002 елда, М.Шәймиев "М.Җәлилнең тууына 100 ел тулуны бәйрәм итү турында"гы Указга кул куйганнан соң, башланган иде.Ул вакытта ТР Министрлар Кабинеты төп чаралар планын да раслады. Узган елның 14 октябрендә исә РФ Мәдәният Һәм гаммәви коммуникацияләр министрлыгы, әлеге чараларны үткәрегә ярдәм итү максатыннан, оештыру комитеты төзү турында карар кабул итте. Аның составына РФ Мәдәният һәм гаммәви коммуникацияләр министры александр Соколов, мәдәният һәм кинематография буенча федераль агентлык җитәкчесе Михаил Швыдкой, Федераль архив агентлыгы җитәкчесе Владимир Козлов, шулай ук ТР Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов, ТР Композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин, ТР Фәннәр академиясе президенты Мансур Хәсәнов кертелде.

Мәскәудә узган утырышта юбилей чараларын югары дәрәҗәдә үткәрү турында килешенде. Казанда 22 февральдә М.Җәлил исемендәге Татар Дәүләт опера Һәм балет академия театрында, шул ук айда Мәскәүдә Үзәк язучылар йортында, Оренбургта һәм 11 мартта Екатеринбургта узачак тантаналы кичәләр—төп чаралардан санала. РФ һәм ТР Язучылар берлекләре тарафыннан Берлиндагы Фашизмга каршы тору музеендә да искә алу кичәсе оештырылачак.

Утырышта 1935-1941 елларда Мәскәүдә Муса Җәлил яшәгән Столешник тыкрыгындагы 11нче йртка мемориаль такта кую, РФ Мәгариф министрлыгы тәкъдиме белән М.Җәлилнең "Моабит дәфтәрләре" шигъри циклын мәктәп программасына кертү дә каралды.

Юбилейга әзерлек уңаеннан Муса Җәлилнең татар телендә 5 томлык сайланма әсәрләре дөнья күрәчәк. Китаплар шагыйрьнең моңа кадәр басылмаган әсәрләре белән дә тулыландырылачак. М.Җәлилнең "Моабит дәфтәрләре" сувенир басмалары да нәшер ителер дип көтелә. Алар татар, рус тепләрендә басыла һәм 3 китаптан торачак. Шулай ук Россия шәһәрләрендә ел дәвамында "Моабит дәфтәрләре" күчмә күргәзмәсе оештырылачак.

14 февральдә Казанда булачак "Муса Җәлил: иҗат һәм батырлык . 21 гасырдан караш" дип аталган фәнни—гамәли конференциядә инде Башкортстан, Казакъстан, Әзәрбәйһән һәм Алмания галимнәре дә катнашырга теләк белдерде. Екатеринбургның Урал дәүләт университетында һәм Уфада мартта Җәлилгә багышланган әдәби укулар узачак. Казанның М.Җәлил исемендәге театры быелгы сезонда "Алтынчәч" либреттосын һәм "Җәлил" операсының концерт программасын сәхнәләштерәчәк.

Февраль аенда шулай ук Литературная газета һәм Наш современник журналында да юбилей уңаеннан М.Җәлилнең шигырьләре һәм аңа багышланган мәкаләләр бастыру, "Беренче канал", "Россия" телерадиокомпанияләре һәм "Маяк" радиосы аша эфирга герой—шагыйрь турында әзерләнгән тапшырулар чыгару план лаштырылган.

Түбән Камада татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 100 ел тулуны билгеләп үтәргә әзерләнәләр. Бу көннәрдә шәһәр китапханәләрендә истәлекле датага багышланган күргәзмәләр һәм кичәләр ачыла.

Свердловски өлкәсе хөкүмәте рәисе Алексей Воробьев патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 100 ел тулу көнен билгеләп үтү турындагы карарга кул куйганнан соң, җирле үзидарә башлыклары урыннарда бу вакыйгага багышланган чаралар уздыру буенча эш башлап җибәрделәр. Бигрәк тә өлкәнең татарлар тупланып яшәгән төбәкләрендә бу эш киң колач алды. Түбән Сырга районы Михайловски шәһәре хакимияте башлыгы Алексей Якимов бу мәсьәлә буенча махсус утырыш уздырды.

Санкт-Петербург татарлары Муса Җәлилнең 100 еллык юбилеена зур горурлык хисе белән әзерләнә. Моңа бик җитди сәбәпләр һәм тулы нигез бар.

Калуга шәһәренең татар милли-мәдәни мохтәрияте Шурасы Советлар Союзы Герое, танылган ватанпәрвәр шагыйре Муса Җәлил тормышына багышланган шигырьләр бәйгесен игълан итте.

Бәйгедә катнашырга гомумбелем бирү мәктәпләре, сәнгать мәктәпләре, югары уку йортлары, яшь укытучылар чакырыла. Җиңүчеләрне истәлекле дипломнар һәм акчалата бүләкләр көтә, дип хәбәр итә annews.ru.

Бәйгедә җиңүчеләрне Калуганың В.Белинский исемендәге өлкә фәнни китапханәсенә 4 февральдә Муса Җәлил тууына 100 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичәдә бүләкләячәкләр.

Калуганың төбәк татар милли-мәдәни мохтәрияте 2005 елның маенда төзелә. Бүгенге көндә өлкәдә 4,5 мең татар гомер кичерә. Калугада яшәүче иң актив милләттәшләребез арасында мохтәрият рәисен, галим Равил Яхъяевны, язучы Салават Асфатуллинны, Калуганың иң эре "Ремпутьмаш" заводы директоры урынбасары Ренат Шабакаевны, шәһәр дәвалау-спорт диспансеры табибы Шамил Араслановны һәм башкаларны атап китәргә була.

Бүген "Калуга шәһәренең Татар мәдәни үзәге" үз алдына туган телне, мәдәни мирасны өйрәнү, башка милләтләр белән этникара мөнәсәбәтләрне җайга салу максатын куя.

2 февраль көнне Казанның Татар яшь тамашачы театрында герой-шагыйрь Муса Җәлилнең 100 еллык юбилеена багышланган "Җырларым" исемле шигъри-драматик музыкаль спектакльнең премьерасы узды.

Әсәрне сәхнәгә театрның актеры, Татарстанның атказанган артисты Фәнәвил Галиев куйды, М.Җәлилнең шигырьләрен һәм аның әсәрләренә язылган җырларны файдаланып сценарияне дә ул язган. Спектакльнең музыкаль бизәлешен Татарстанның халык артисты, композитор Фуат Әбүбәкеров, сәхнә бизәлешен Татарстанның халык рәссамы Сергей Скоморохов эшләгән.

Музейлар

Казанның нәкъ уртасында (М.Горький урамы, 17 йорт) М.Җәлилнең музей—квартирасы урнашкан. 1940-41 елларда монда Татарсан Язучылар союзы идарәсенең рәисе М.Җәлил яшәгән, нәкъ менә шушыннан ул Ватанны саклау өчен сугышка киткән. Җәлил яратып җыйган, шкафка һәм этажеркага куелган китаплар, үзенең әсәрләре, үзе сайлаган фоторәсемнәрдән тупланган альбом, уен партиясе төгәлләнмәгән шахмат тактасы ята торган язу өстәле, үзе исән чакта ук ясалган бюсты, дисбесе, хуҗасының сизгер кулларын тойган һәм бу йортка килеп йөргән дусларын хәтерләгән мандолина…

Минзәлә шәһәрендәге М.Җәлил музее да бу легендар шәхес истәлеген кадерләп саклый. Ул шагыйрь исемен йөртә торган урамда урнашкан педагогия колледжы бинасында эшли. Фронтка китәр алдыннан шушы йортта Җәлил политхезмәткәрләр курсларында укыган. Монда яшәгән 56 көннең барысы да актив рәвештә иҗат итү, шигырьләрен бастырып чыгару, минзәләлеләр алдында чыгышлар ясау белән үткән — ерактан калган ул елларның кабатланмас үзенчәлеген чагылдырган экспозиция, күргән—белгәннәрнең истәлекләре шулар хакында сөйли.

Балтач районның Карадуган авылындагы М.Җәлил музее зур эш алып бара. Шушы авылның укытучылары һәм мәктәпукучылары күп еллар үткәргән эзләнү эшләре нәтиҗәсендә монда М.Җәлил һәм аның якыннары, дуслары, чордашлары турында кызыклы материаллар җыелган. Якарьләр арасында— Җәлилнең үз кулы белән бүләк итү сүзләре язылган "Татар әдәбияты тарихы" китабы, мәшһүр татар рәссамы Б.Урманче таррафыннан ясалган скульптура.

Шагыйрьләргә алдан күрү сәләте бирелә, диләр. Чынлап та, М.Җәлилнең, үз үлемсезлеген тойган кебек, әйткән сүзләре дөрес булып чыкты:

Батыр үлә, үлмәс ат алып,
Батырлыклар белән макталып.
Исмең калсын, үзең үлсәң дә,
Тарихларда укып ятларлык.


Шигырьләр

Бакчачы

Бик уңган безнең бакчачы бабай,
Яше узенең туксанда бугай.

Ул кояш белән бергә кузгала,
Көрәген ала,җиңен сызгана.

Түтәлләр казый,гөлләр утырта,
Алмагачларның башларын кырка.

Түтәлне тутырып усә җиләкләр,
Нәркис,миләүшә,сөмбел һәм мәкләр.

Язын бакчага кайталар кошлар,
Безнең кадерле канатлы дуслар.

Бигрәк күңелле май башларында,
Каеннар яфрак ярган чагында.

Шул чакта бабай кинәт яшәрә,
Талларга карап, күзе яшьләнә.

Бу таллар бер көн үсеп җитәрләр—
Яшьләр бакчаны мактап үтәрләр.

Үлсә дә беркөн безнең бакчачы,
Һәр яз яшәреп яшәр бакчасы.

Шаулар сагынып дусты карагай,
Нинди бәхетле бакчачы бабай!

Җырларым

Жырларым, сез, шытып йөрәгемдә,
Ил кырында чәчәк атыгыз!
Күпме булса сездә көч һәм ялкын,
Шулкадәрле җирдә хаккыгыз!

Сездә минем бөтен тойгыларым,
Сездә минем керсез яшьләрем.
Сез үлсәгез, мин дә онытылырмын,
Яшәсәгез, мин дә яшәрмен.

Мин кабыздым җырда ялкын итеп
Йөрәгем һәм хаклык кушканны.
Җырым белән дусны иркәләдем,
Җырым белән җиңдем дошманны.

Алдый алмас мине түбән ләззәт,
Вак тормышның чуар пәрдәсе.
Шигыремдәге чынлык, ут һәм сөю—
Яшәвемнең бөтен мәгънәсе.

Үлгәндә дә йөрәк туры калыр
Шигыремдәге изге антыма.
Бар җырымны илгә багышладым,
Гомеремне дә бирәм халкыма.

Җырлап үттем данлы көрәш кырын,
Җырлап килдем тормыш языма.
Соңгы җырым палач балтасына
Башны тоткан килеш языла.

Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә
Һәм үләргә кыю ир булып.
Гомерем минем моңлы бер җыр иде,
Үллемем дә яңрар җыр булып.

Юллар

Юллар,юллар!Мине туган йорттан
Аерып ерак алып киттегез.
Җитәр инде,озак кунак булдым,
Хәзер кире өйгә илтегез.

Бик сагындым таныш кырларымны,
Урманымны, күпер башымны,
Бик сагындым мине өзелеп сөйгән
Нечкә билем, кара кашымны.

Көн яңгырлы иде мин киткәндә,
Карап калды боегып сердәшем,
Юешләтте аның керфекләрен
Яңгыр түгел, назлы күз яше.

Читен дә соң читкә киткән чакта,
Ярты җаның калса өзелеп!
Ярый әле, сөю белән бергә
Бар йөрәктә корыч түземлек.

Юллар,юллар!Сез бит ьарыгыз да
Менә шундый каты, аяусыз!
Я,әйтегез, кемнәр үтте сездән,
Салындыгыз башлап каян сез?
Минем кебек кайсы шашкын йөрәк
Беренче кат шуннан атлады?
Кемне шулай өмит дәртләндереп,
Еракларга илтеп ташлады ?

Беләм, дәртләр,ташый,безнен шулай
Ящьлек куша кыдырып йөрергә!
Сезне, юллар, аяк эзе түгел,
Йөрәк хисе салган бу җиргә.

Каян гына ләкин китсәк тә без,
Сукбайлыкка яшьли салышып,
Шул юллардан кире алып кайта
Туган йортка йөрәк сагышы.

Юллар,юллар!Мине илкәемнән
Аерып ерак алып киттегез.
Яңа дәртләр, яңа хисләр белән
Сөйгәнемә кире илтегез.

1943

Шагыйрь

Төн утырып шагыйрь шигырь язды,
Ак кәгазьгә тамды яшьләре.
Тышта давыл иде;бертуктаусыз
Күк күкрәде, яшен яшьнәде.

Җил ишектән кереп өстәлдәге
Кәгазьләрне чәчте,туздырды.
Аннан чыгып тышка,йөрәк яргыч
Ачы тавыш белән сызгырды.

Тау—тау булып дәрья булкынланды,
Яшен сукты калын имәнне.
Эчпошыргыч шомлы тынлык басты
Тирәдәге карсак өйләрне.

Тик төн буе шагыйрь бүлмәсендә
Ут балкыды көннән яктырак.
Давылланып, аның йөрәгеннән
Ак кәгазьгә хисләр актылар.

Шагыйрь торды тынып таң алдыннан,
Язганнарын җыйнап яндырды.
Үзе китте чыгып…
Җил басылды,
Давыл тынды, ал таң кабынды.

Төн утырып шагыйрь нәрсә язды?
Нинди хисләр аны ярсытты?
Язганнарын биреп җил иркенә,
Таңда үзе кая ашыкты?

Сез сорагыз аны исәр җилдән,
Яшеннәрдән,дулкын тавыннын;
Һәм сорагыз ямьсез төнне куып,
Таң тудырган көчле давылдан.

1942

Окоптан хат

(Гази Кашшафка)
Кадерле дус!
Кайнар йөрәгемдә
Дәрт кабызган җылы хатыңны
Укыдым да,тотып мылтыгымны,
Кабатладым изге антымны.
Мин кечкенә кеше,тар окопта
Кечерәям булыр тагын да.
Ә шулай дп бөтен дөнья бүген
Урын алган минем аңымда.
Тар окобым—
Чиге капма—каршы
Ике көчнең,ике дөньяның.
Хәл ителә анда кешелекнең
Киләчәге, якты идеалы.
Сизәм,дускай, бөтен халыкларның
Күзе хәзер безгә караган.
Йөрәккә көч, кулга сәләт өстәп,
Сәләм ява һәрбер каладан.
Сизәм: кызлар— безнең иркә дуслар,
Станокка кушып йөрәген,
Гранатларясый безнең капка төбендә
Киңәшәләр ятим семьларга
Ничек итеп булышу турында.
Тәүлек буе чыкмый заводтан,
Эшли безгә Лондон эщчесе,
Мегнә кайда дуслык тойгысының
Иң тирәне һәм иң көчлесе!…

Юк, мылтыгым,
Синең утын белән
Мин сакламыйм бары уземне,
Мин кабатлыйм Гитлер бандасына
Халкым кушкан җавап сүземне.
Күңел тоя:
Миңа терәк булып
Бөек халкым тора артымда.
Ничек туңсын йөрәк
Тоеп тәндә
Шул халыкның йөрәк җылысын!!
Ничек сүнсен өмет
Сизеп илнең
Җиңү утын, кайнар сулышын!
Канат җәеп үлем куркынычы
Торган саен окоп алдымда,
Мин көчлерәк тоям ирек тәмен,
Яшәү дәртен кайнар канымда.
Күзләрдә яшь,
Беләм,алар горур
Яшәү хисе белән яшьләнгән.
Нәрсә артык җирдә
Илне саклап
Тар окопта батыр яшәүдән?!

1941

Бүреләр

Кешеләр сугыша, кан коя,
Киселә меңнәрчә гомерләр
Төн буе улашып якында,
Иснәнеп йөриләр бүреләр.

Күпме кан, күпме яшь ат ите!
Ялтырый бүренең күзләре.
Бит моны, төн буе атышып
Тураган кешеләр үзләре.

Бүреләр башлыгы карт бүре,
Исереп кешеләр канына
Йөргәндә, сискәнеп туктады
Бер авыр яралы янына.

Яралы ыңраша, саташа,
Каенга терәгән башкаен.
Кызганып егетне, җил белән
Тибрәнеп сыкрана ак каен.

Кызганып егетне, елыйлар
Миләүшә һәм лалә чәчәге.
Тәгәри үләнгә, чык түгел,
Гөлләрнең гөнаһсыз яшьләре.

Карт бөре егетне иснәде,
Аптырып күзенә карады.
Һәм кинәт нидәндер сискәнеп,
Бер читкә тайпылды яралы.

Яралының зәгыйфь сулышы
Бәрелде бүренең борнына.
Юк, бүре тимәде,
сак кына
Борылып юнәлде юлына.

Таң белән килделәр кешеләр,
Күрделәр яралы егетне.
Яртылаш ул тайган исеннән,
Шулай да яшәве өмитле.

Кешеләр егетнең тәненә
Кыздырып шомполлар бастылар.
Туйганчы җәфалап,
соңыннан
Ялгыз ак каенга астылар.

Кешеләр сугыша, кан коя,
Киселә меңнәрчә гомерләр.
Төн буе улашып якында,
Иснәнеп йөриләр бүреләр.
Бүреләр,
аһ... ләкин бүреләр
Бу кадәр үк ерткыч түгелләр.

1943