Белешмәләр > Биографияләр > Фешин Николай Иванович
Фешин Николай Иванович
![]() | ![]() |
Идел буе халыкларының көндәлек тормышына багышланган ямьле, күркәм рәсемнәре белән таныла (Капустница, 1909, Сәнгать академиясенең фәнни-тикшеренү музее, Санкт-Петербург; Су коену,1911, Татарстанның сынлы сәнгать музее, Казан). Аның импрессионистлыгы белән аерылып торган сылавы, модерн ритмикасы һәм протоэкспрессионизм элементлары белән тоташып, зурая (Бойня, 1911). Фешин, шулай ук, экспрессияне рәсем ясау белән тоташтырган портретлар яза (Варя Адоратская, 1914; Рәссам әтисе, 1918).
1923 елда Фешин Нью-Йорк шәһәренә укытырга чакырыла һәм Америка Кушма Штатларына күчеп китә. Нью-Йоркта, 1927 елдан Таос шәһәрендә (Нью-Мексико штаты) яши. Анда үзенең проекты буенча, “неофольклор” кисеп сырлау белән бизәп, студия төзи. 1930 еллар ахырында Мексикага һәм Япониягә сәяхәт итә, Ява утравына бара. Аннан соң Лос-Анжелеска күчеп китә. Төрле жанрларда эшләп, якты этнографик рәсемнәренең зур циклын калдыра. Советлар Союзында портретчы буларак зур уңышка ирешә. Сәнгать кешеләренең образлары бигрәк тә җитди һәм драматик (Д.Д.Бурлюк һәм аның хатыны портреты, 1923-1924, Бурлюклар гаиләсе варисларының җыелмасы, Хэмптон-Бейс, Лонг-Айленд, Америка Кушма Штатлары).
Николай Фешин 1955 елның 5 октябрендә Санта-Моника шәһәрендә вафат була. 1981 елда аның Таос шәһәрендәге йортында музей һәм белем алу үзәге булган Фешин институты оештырыла.
Фешинның кызы рәссам И.Н. Фешина-Бренхам, әтисенең васияте буенча, 1976 елда аның җәсаден Казандагы Арча зиратына күчереп җирли.
Татар дәүләт сынлы сәнгать музеендә Фешинның иң зур коллекциясе саклана.