Белешмәләр > Биографияләр > Гобәйдулина София
София Гобәйдулина
София Гобәйдулина 1931 елның 34 октябрендә Татарстанның Чистай шәһәрендә туа.

1949 елда Казан музыка училищесының фортепиано классын тәмамлый. Фортепиано классын һәм Казан консерватоиясенең композиция классын (П. Г. Лукомский, Г. М. Коган, А. С. Леман) тәмамлаганнан соң, 1954 елдан Мәскәү консерваториясендә Николай Пейконың композиция классында укый. Соңыннан, 1963 елда Мәскәү консерваториясенең аспирантурасында профессор Виссарион Шебалинда композиция классы буенча укып чыга.

1969-1970 елларда Мәскәүдәге электрон музыка студиясендә эшли.

1975 елдан композиторлар Виктор Суслин һәм Вячеслав Артемов белән “Астрея” ансабленә керә.

1979 елда Гобәйдулина Т. Хренниковның, “музыка чиновниклары” хөкем иткән, җиде композитордан торган исемлегенә керә. Шулай итеп, алар иҗат иткән музыканы уйнамыйча, алар алдында “ишекләрне ябып куялар”.

1990 елда София Гобәйдулина әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә дәүләт һәм Ленин премияләрен бирү комитеты әгъзасы була.

1991 елда немец стипендиясенә лаек була һәм ел ярым Ворпсвед шәһәрендә яши. 1992 елда Германиягә яшәргә күчеп китә һәм, Россия гражданлыгын саклап калып, Гамбург шәһәрендә урнаша.

София Гобәйдулина, Э.Денисов һәм А.Шнитке белән бер рәттә торып, 1960-1980 елларда Советлар Союзының иң атаклы композиторларының берсе булып санала.