Белешмәләр > Биографияләр > Садыйкова Сара Гариф кызы
Садыйкова Сара Гариф кызы

(1906-1986)

Актриса, җырчы һәм композитор.

Сара Садыйкова 1906 елның 1 ноябрендә Казанда туа. Укырга вакыт җиткәч, кечкенә Бибисараны хатын-кызлар мәктәбенә бирәләр. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Сара Садыйкова педагогия техникумына укырга керә. Уку елларында ук ул үзенең музыкага сәләтле булуын күрсәтә.

1921 елда “Буйдак” хәйрия спектаклендә ул үзенең беренче музыкаль ролен башкара һәм композитор Солтан Габәшине тәкъдиме буенча аны Мәскәүгә укырга җибәрәләр.

1922-1928 елларда Чайковский исемендәге консерваториядә вокал буенча укый. Ә 1934-1938 елларда шунда ук татар опера студиясен тәмамлый. Ул татар операсына нигез салуга үзеннән зур өлеш кертә. 1930 нчы елларда Мәскәүдәге “Эшче” театры сәхнәсендә һәм 1938 –1948 елларда Казанның опера һәм балет театрында С.Садыйкова бик күп музыкаль образлар иҗат итә. 1942 елда язылган “Сагыну” тангосы аның композитор буларак беренче зур иҗат җимеше.

С.Садыйкова хаклы рәвештән Сәлих Сәйдәшевнең музыкаль традицияләрен дәвам итүче танго һәм фокстрот стильләренә нигез салучы булып санала. С.Садыйкованың җырлары тематика буенча бик бай. Алар арасында лирик һәм шаян җырлар, мәһәббәт җырлары, күңелле вальслар һәм бию ритмнары да бар.

Үзенең иҗат тормышы дәверендә Сара Садыйкова дүрт йөзгә якын җыр, утыз спектакльгә музыка язган, купсанлы инструменталь әсәрләр иҗат итә һәм, ул шулай ук, ике музыкаль комедия авторы.

1939 елда С.Садыйкова “Татарстан Республикасының атказанган артисты” исеменә лаек була. 1977 елда аңа “Татарстан Республикасының халык артисты” исеме бирелә. Ул, шулай ук, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе исеменә лаек була (1984) һәм Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясенең лауреаты була (1990).

Сара Садыйкова 1986 елның 7 июнендә вафат булды.