Белешмәләр > Биографияләр > Кариев Габдулла Хайрулла улы
Габдулла Кариев (Миңлебай Хәйрулла углы)

(1886 - 1920)

Күз алдыгызга китерегез: Авыл. Мораса исемле суның сул ягыннан көн ягына таба тезелеп киткән крәстиян өйләре. Авылның төньягыннан барып кергәч тә, уң яклап, югары очка таба менеп китегез.

Монда инде, күз кунарлык бер йорт та күрмәссез, дияр идем, кибетче Мөстәкыймнәргә җиткәч туктамый булдыра алмассыз, урамның уң ягында кибетче Мөстәкыймнәрнең ике катлы зур агач өенә, таштан салган кибетенә күзегез төшәр, шул чагында уң күзегезнең бер почмагы Мөстәкыймнәрнең түбән ягындагы тәбәнәк тәрәзәле, балчык белән сыланып беткән, тәрәзәсеннән тавыклар карап уза торган, эргәсе тирес белән күмелгән бер өйгә төшәр.

Менә бу өй - Миңлебай Хәйрулла улының (соңрак Кариевның) туган өе. Миңлебайның әтисе Хәйрулла абзый - 1877 нче елгы төрек сугышында солдат булып хезмәт иткән, сугышка катнашкан кечкенә генә гәүдәле бер карт. Күп еллар солдатта, сугышларда йөрү сәбәпле картаебрак өйләнгән булса да, үзенә караганда яшьрәк булган, бик түтәлле Газзә (Газизә) абыстайны эләктергән.

Хәйрулла абзый, гәүдәгә зәгыйфь булганлыктан, крәстиян эшенә бик бирелеп китә алмаган. Солдаттан өйрәнеп кайткан итекчелек һөнәре белән үзенең зур семьясын асрап килгән. Хәйрулла абзыйның фәкыйрьлеге балаларын рәтле укытырга да юл куймаган, кайсы баласы муллада, кайсы-берсе остабикәдә укыштырып йөргәннәр. Бары, боларның арасыннан 1886 нчы елда дөньяга килгән Миңлебайга гына укырга сәбәп килеп чыккан.

1894 нче елны авылга — Морасага яңа мулла (Зариф мулла Камалов) килә. Килгән мәлгә мулла, җәдидлек күрсәтү уе белән, шәкертләр җыя башлый. Әле вакыт иртә булса да, көтәргә терлеге, эшләргә эше булмаган кешеләрнең малайлары сабакка килә башлыйлар. Боларның беренчесе -Миңлебай була.

Зариф мулла «фирма»ны зурайтасы килә, балалар җыела төшкәч, 30-40 бала арасыннан бер парны сайлап алып, «Коръән хафиз», ягъни Коръәнне яттан белүче итәргә уйлый. Моның берсенә - үзенең әрсезлеге белән, остабикә абыстайга хезмәт итүе белән яраклыкка чыккан Миңлебай да керә. Коръән уку өчен ул чагында иҗек тану шарт булганга, Миңлебайның Коръән хафиз булуына иптәшләре каршы төшәләр: - Ул әле иҗек тә танымый, - диләр.

Миңлебайның иҗек танымыйча Коръән укый белүе үзе бер шөһрәт таратуга сәбәп була, кайсы берәүләр кечкенә генә могъҗиза, дип тә карыйлар. Миңлебай — Габдулла булды

Зариф мулланың мәдрәсәсендә Бикбулат, Биктимер, Миңлебай, Тимербай исемнәре күп була. Муллача: мондый исемнәр - «мәҗүсияттән» калган, аларны бетереп мөселман исемнәре табарга кирәк.

Миңлебай - хафиз була калса, «Миңлебай хафиз!» - дип әйтү кытыршы булыр төсле. Шунлыктан, Миңлебайның исеме - «Габдулла», — дип игълан ителә. Миңлебай дигән кешеләргә җавап бирмәскә кушыла. Шуннан соң, халык «Габдулла», ди башлый. Шуның белән Миңлебай - Габдулла була да китә.

Габдулла — кымызчы малай

Зариф мулла - солдаттан калу өчен «риязәт» чигә-чигә (ашау-эчүдә чикләнеп) исәнлеген югалткан. Аңарга кымыз эчәргә кушалар. Ул, авылның бер очыннан ике дисәтинә җирне кистереп ала да, кымызханә ясатып җибәрә. Муллага бия саварга, бияләрне йөртергә, тайларны карарга бер малай кирәк була.

Әтисенең фәкыйрьлеге, өендә эшнең юклыгы белән бар малайдан да аерым тора торган Габдулла (элекке Миңлебай) дан да мәслихәт кеше юк. Габдулла, шулай итеп, кымызчы малай булып китә.

Габдулла, җәйнең кыска төннәрендә, караңгы төшкәнче бия сава да, төне буе сөт атлый. Таң белән торып, тагын эшкә тотынырга кирәк була. Бу эшләр Габдулланы ялыктыра, ул кайда туры килсә шунда, йөгәннәрен баш астына салып йоклый торган кызганыч ятим бала хәленә төшә. Өйгә кайтса, аталары мулланың явыз догасыннан куркып, сыйлап-сыйпап җибәрергә тырышалар.

Габдулланың хезмәте буш ителми. Кымызның сезоны беткәч, бияләр сатылгач, мулланың иске җиләне, җөббәсе, биш кат баш сапкан читеге - Габдулланың җәйлек хезмәт хакы булалар. Габдулла аларны тегүчедән төзәттереп: - Ул бит, яңа чагында, аршины фәлән тәңкәлек булган, - дип мактый-мактый кия.

Габдулла - кыш Коръән бикли һәм ысуле җәдид яңа тарала башлагандагы Бәделмәгариф, Тәүҗид кебек әйберләрне укуда да һәммә иптәшләреннән алда бара.

Габдулланың шәриге (иптәше) җәй көнендә дә бөтен эштән азат булганга, Коръән бикләп кенә ята. Нәтиҗәдә, Габдулланың иптәше - мәчетләрдә Коръән хәтем итә (укый), ә Габдулла - самигъ (яңлышларын төзәтүче) булып кына йөри. Шуңар күрә, төшем Габдуллага әзрәк була.

1899 нчы елларда, Зариф мулла Такталы авылына күчә һәм Габдулланы да шул авылдагы мәдрәсәсенә алдыра. Такталыда да Габдулла өчен шәп булмый. Ул күп вакыт, чатлама салкын көннәрдә ялан-аяк йомышка йөреп тамагын туйдыра. Ахырында чыдый алмый, 1902 нче елны мәдрәсәне ташлап, «бәхет эзләргә» китә дә, Җаек шәһәренә барып чыга.

Габдулла — Кариев

Җаекта, Габдулла - берәр мәртәбә хәтем итеп (Коръән укып) шөһрәт чыгарса да, үзе аңламаган Коръәнне укып, хафиз (күңелдән белүче) булып йөрүгә караганда, үзе өчен дә кызыгы булган җырлар, шигырьләр белән халык алдына чыгып, әдәбият кичәләрендә һөнәр күрсәтү артыграк күрелә. Шулай итеп, бара торгач, Габдулла җырчы да, дикламатор да, көлкече дә булып китә. Еллар үтә торгач хафиз-кари (Коръәнне яттан белүче) сүзләреннән файдаланып, фамилиясен «Кариев»ка алмаштыра.

1907 нче елда, хезмәт эзләп Мәкәрҗә ярминкәсенә килгән җирендә, Ашказарский кул астындагы «Сәйяр» труппасы башкарган спектакль күрә. Шуннан соң Габдулланың җаны-тәне белән уйныйсы килә башлый.

Татар артисткасы Сахибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская: «Бер көнне, репетиция ясаган чагында, бер шәкерт килеп керә һәм мөлаем гына, башын игән хәлдә, күзләрен чытырдатып йомып, суз башлый, узенең сәхнәгә керергә теләгәнен аңлата. Кудашев аңар:

- Кыяфәтегезгә караганда, сездә артистлык куәсе күренми, мин сезне ала алмыйм, - дип җавап бирә дә, репетициягә тотына.

Кудашевның кырт кисеп җавап бирүе - аның кәефен җибәргән булырга кирәк, ул бер читкә бара да, нәүмизләнеп утыра. Шул чакта мин Кудашевка:

- Әллә моны аласызмы? Кемне алсагыз да, белмәгән кешене алырга туры килә бит, - дим. Бу сүзләрне ишеткәч, бу шәкерт миңа карап көлемсерәп куя. Кудашев ишетмәскә салынып, минем сүзләремә җавап бирми. Ул көнне, мескен «шәкерт», һичбер рәтле җавап ала алмыйча, чыгып китә. Ләкин, иртәгесен яңадан килеп, мине капка төбенә чакырып чыгара һәм үзенең театр уйнарга чын күңеленнән теләгәнен белдерә.

- Сез Кудашевтан сорап карагыз, бәлки мине труппага алырга риза булыр, - ди. Мин Кудашевка әйтеп карарга сүз бирәм.

Кудашевка:

- Шул килгән кешене алып карамыйсызмы? — дип әйтсәм дә, Кудашев:

- Куегыз әле шул шәкертегезне! Аннан нәрсә чыксын соң? - ди.

Ләкин, мин байтак әйтә торгач, ахырдан аны алырга күнә.

Соңыннан, Кудашев безне Касыйм шәһәренә алып китә. Анда спектакльгә рөхсәт алуы бик авыр иде. Шулай булса да, Кудашев бик тырыша торгач, рөхсәт ала. «Кызганыч бала» пьесасын куябыз. Анда Кариевка да бер роль бирелә. Ләкин, ул ролен рәтләп уйный алмый, «Фәзаилеш-шөһүр» укыган шикелле күзләрен йомып, сөйләп чыга. Кудашев сукрана башлый:

- Менә, ал да, ал! - дип җөдәткән кешегез ничек булып чыкты? - ди. Кудашев Кариевны өйрәтә-өйрәтә аптырап бетә торган иде.»

Шулай да Габдулла өйрәнмәслек түгел, труппага эләгеп китә дә, соңгы көннәренә кадәр татар сәхнәсенең атаклы, талантлы артисты һәм «Сәйяр» труппасының бердән-бер җитәкчесе булып хезмәт итә. Габдулла Кариев Казанда, 1920 елның 28 нче гыйнварында сәгать 4 тә үлә.

(Татар театры (1906 - 1926). - Тулыландырылган 2 нче басма. - Казан: Мәгариф, 2003.)