Җәмгыять > Мәдәният
Мәдәният

С.Сәйдәшев исемендәге Татарстан республикасы зур концерт залы
Республика территориясендә яшәүче халыкларның бай гореф-гадәтләрен һәм рухи үзенчәлекләрен чагылдырган Татарстан мәдәнияте бер үк вакытта гомумкешелек кыйммәтләрен гәүдәләндерә һәм бөтендөнья мәдәни мирасының бер өлеше булып тора.

Татарстанның мәдәни мирасы объектларының уникаль булуы Казан Кремле тарихи-мәдәни комплексының 2000 елда ЮНЕСКО Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирас исемлегенә кертелүе белән расланды. Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы һәм Свияжск тарихи-архитектура һәм табигать-ландшафт комплексы шушы ук Исемлеккә номинацияләнде. 2010 елда федераль әһәмияткә ия «Мәдәни мирас – утрау-шәһәр Свияжск һәм борынгы Болгар» киң колачлы мәдәни-тарихи проектны гамәлгә ашыру башланды.

2010 елда Татарстанның Шаляпин исемендәге Халыкара опера фестивале, Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивале, «Нәүрүз» Төрки халыклар халыкара театраль фестивале, Казан Халыкара мөселман киносы фестивале кебек мәдәни брендлары елъязмасына яңа якты сәхифәләр өстәлде.

Халыкара мөселман киносы фестивале Казанда 2005 елдан башлап үткәрелә. 2010 елда иң яхшы тулы метражлы уен фильмы итеп жюри бертавыштан режиссер Юрий Фетингның Аяз Гыйләжев иҗат иткән «Өч аршын җир» һәм «Җомга көн кич белән» әсәрләре буенча эшләнгән «Бибинур» тасмасын таныды. Фильмда төп рольне башкарган Татарстанның Халык артисты Фирдәвес Әхтәмова «Иң яхшы хатын-кыз роле» призына лаек булды. Аннан соң «Бибинур» фильмы Россиянең һәм халыкара кинофестивальләрнең байтак бүләкләрен яулады.

Татарский государственный академический театр им. Г.Камала
Халыкның җанлы гореф-гадәтләрен гәүдәләндергән Сабантуй татар милли бәйрәме ЮНЕСКОның телдән һәм матди булмаган мирасы шедеврлары исемлегенә номинацияләнде. 2011 елда Федераль Сабантуйны Свердловск өлкәсендә, ә Бөтенроссия авыл Сабантуен – Чуашстан Республикасының Шыгырдан авылында уздыру планлаштырылды.

Татар Сабантуе белән беррәттән, Татарстанда ел саен русларның Каравон, чуашларның Уяв, мариларның Семык, удмурдларның Гырон быдтон һ.б бәйрәмнәр уздырыла.

Татар әдәбияты меңъеллык тарихка ия. Татар-болгар язма истәлекләренең иң борынгыларыннан булган Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы безнең көннәргә кадәр килеп җитте. Бу җәүһәр 1212 елда язылган. Мөхәммәдьяр, Сәиф Сараи, Утыз Имәни, Габдулла Тукай, Муса Җәлил әсәрләре һ.б. шулай ук бөтендөнья мәдәни мирасында лаеклы урын алып тора.

Күп кенә атаклы мәдәният эшлеклеләренең: җырчы Федор Шаляпин, язучылар Лев Толстой, Сергей Аксаков, Максим Горький, Василий Аксенов, шагыйрьләр Евгений Боратынский, Гавриил Державин, Марина Цветаева, Никита Заболоцкий, рәссамнар Иван Шишкин, Николай Фешин, композитор София Гобәйдуллина, музыкантлар Олег Лундстрем, Михаил Плетнев һәм башкаларның язмышлары Татарстан белән бәйләнгән.

Казан Кремле
 
Татарстан Республикасында 6 иҗади берлек, тамашачыларга ел саен 60лап яңа әсәр тәкъдим иткән 14 дәүләт театры, йөзләп музей һәм 6 музей-тыюлык, Россиядә бердәнбер Дәүләт Эрмитажы филиалы эшләп килә.



Республикада талантлы яшьләргә ярдәм итүгә зур игътибар бирелә. «Созвездие-Йолдызлык» фестивале кысаларында республиканың барлык шәһәр һәм районнарында сәләтле балалар белән эш алып барыла. 2010 елда «Созвездие-Йолдызлык» ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале Россия Федерациясе Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премиясенә лаек булды.