Җәмгыять > Мәдәният > Татарстан Республикасында әдәбият һәм сәнгать елы
Татарстан Республикасында әдәбият һәм сәнгать елы


Татарстан Республикасы Президентының 2005 елның 30 декабрендәге УП-570 номерлы, карары белән, 2006 ел Тарарстанда “Әдәбият һәм Сәнгать” елы дип игълан ителде.

Әдәбият һәм сәнгать, Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның гаҗәеп бай мәдәни мөмкинлекләрен ачты, төрле мәдәни цивилизациялар тоташкан җирдә, Татарстанда яшәүче күпмилләтле халыкларны берләштергән кабатланмас иҗади мирас тудырды.

2006 елда, шулай ук, Габдулла Тукайның, Муса Җәлилнең, Натан Рахлинның, Александр Ключарёвның һәм башка бик күп атаклы әдәби шәхесләрнең юбилейлары, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академик театрының 100 еллыгы бәйрәм ителәчәк.

2006 елның юбилей чаралары:

Г. Тукайның 120 еллыгы;

М. Җәлилнең 100 еллыгы;

Татар театр сәнгатенең 100 еллыгы;

Г. Кариевның 120 еллыгы;

Татарстан Республикасы Рәссамнар Союзының 70 еллыгы.

Минзәләдәге С.Өметбаев исемендәге Татар дәүләт драматик театрының 70 еллыгы;

В.А. Моцартның 250 еллыгы;

С. Садыйкованың 100 еллыгы;

А. Ключарёвның 100 еллыгы;

Н. Фешинның 125 еллыгы;

Н. Рахлинның 100 еллыгы;

С. Гобәйдуллинаның 75 еллыгы;

Ф. Әмирханның 120 еллыгы;

Казан фотографлар җәмгыятенең 110 еллыгы;

“Казан утлары” журналының 1000 нче саны чыгу.