Белешмәләр > Биографияләр > Тукай Габдулла Мөхәммәтгариф улы
Габдулла Тукай


Габдуллаҗан Мөхәммәтгариф улы Тукаев 1886 елның 13 (26) апрелендә Казан өязе Мәңгәр волосте Кушлавыч авылында мулла гаиләсендә туа.

Сабыйга дүрт ай тулганда әтисе үлеп китә. Ике елдан соң әнисе Мәмдүдә Сасна Пүчинкәсе авылы мулласына кияүгә чыга. Ләкин озак та үтми, Габдулла әнисез дә кала – 1890 елның гыйнварында егерме биш яшендә әнисе үлеп китә. Дөм ятим калган бала авылдан авылга, гаиләдән гаиләгә, кулдан кулга күчеп йөри.

Баштан Габдулла бабасының зур гаиләсе белән Өчиле авылында яши. 1891 елда, ачлыкка түзалмыйча, малайны Казанга озатып, Печән базарында «саталар»: аны асрамага Яңа бистә һөнәрчеләре гаиләсе ала. Мөхәммәтвәли белән Газизә малайны бик кадерләп тәрбиялиләр. Ләкин авырып китүләре сәбәпле, баланы ике елдан соң тагын бабасы өенә Өчилегә кайтаралар.

1892 елның июнендә малай Кырлай авылына, Сәгъди абзый белән Зөһрә апа гаиләсенә килеп керә. Кырлайдагы тормышы яшь Тукайның күңлендә иң жылы истәлекләр калдыра. Соныннан ул Кырлай авылындагы яшәешен «Шүрәле» (1907) поэмасында, «Исемдә калганнар» дигән истәлекләрендә тасвирлый.

1895 елда Габдулла Җаекка, Уральск шәһәренә әтисе ягыннан туган Газизә апасы һәм аның ире Галиәсгар җизнәсе янына күчеп килә.

Габдулланың иң беренче мөгаллимәсе Кырлай авылы остабикәсе Маһруйбикә абыстай булса, биредә ул заманына күрә алдынгы булып саналган, мәгърифәтче Мотыйгулла Төхфәтуллин җитәкчелек иткән “Мотыйгия” мәдрәсәсенә урнаштырыла. Тукайның тәүге иҗади талпынулары нәкъ менә шушы мәдрәсәдә укыган чорга бәйле.

Уналты яшендә үк Тукай Иван Крылов мәсәлләрен татар теленә тәрҗемә итә. Ә 1904 елда ул кулъязма рәвешендә чыга башлаган “Әлгасрел-җәдит” журналына языша башлый.

Беренче гомумрусия инкыйлабы (1905) шаукымы белән Җаекта Камил Мотыйгый тарафыннан “Фикер” гәзите, 1906 елда “Әлгасрел-җәдит” дигән айлык әдәби сәяси журнал чыга башлый. Тагы бераздан “Уклар” исемле сатирик журнал оештырыла. Тукай аларның барысында актив иҗат эшчәнлеген җәелдереп җибәрә.

1905 елның көзендә яңа ел башыннан (1906 елдан) “Әлгасрел-җәдит” журналы чыга башлаячагын хәбәр иткән бер брошюра нәшер ителә. Менә шунда Тукайның булачак журналны укучыларга һәм язышучыларына мөрәҗәгать хаты һәм ике шигыре дә бар.

1905 елда ул “Уралец” гәзите типографиясенә хәреф җыючы булып эшкә урнаша.

1907 елда шагыйрь зур иҗади уйлар белән рухланып Казанга кайта. Монда ул фикердәшләре һәм мәсләктәшләре Фатих Әмирхан, Галиәсгар Камал, Хөсәен Ямашев, Гафур Коләхмәтов белән якыннан таныша, алдынгы фикер ияләре, зыялылар, язучылар, журналистлар, артистлар белән аралаша.

Замандашы Галиәсгар Камал яшь Тукай белән беренче күрешүе турында искә төшерә:

“Көннәрнең берендә кечкенә генә гәүдәле, өстенә “абыстайның бишмәтен кигән шикелле” кием кигән, өтек кенә бер малай редакциягә керде дә өстәл өстендәге газеталарны актара башлады. Бераз утыргач:

- Безнең газета- журналлар сезгә килә торгандыр бит? – диде.

- Сезнең нинди газета?

- “Фикер”, “Әлгасрел-җәдит”, “Уклар”.

- Сез Уральскиданмыни?

- Әйе.

- Алай булгач, ...Габдулла Тукайны да бик яхшы белә торгансыздыр?

Малай елмайды да:

- Ул Апуш мин булам, - дип әйтмәссенме?!”

Шул ук елның җәендә “Әл-Ислах” гәзите редакциясендә Фатих Әмирхан Габдулланы Зәйтүнә исемле кыз белән таныштыра. Гәрчә шигырьләрендә йөрәге янып, мәхәббәт хисе ташып торса да, каләмдәшләренең язуына караганда, Тукай хатын-кыз күзенә бик чалынырга яратмаган, чөнки үзен ямьсез, кызлар тиң күрмәслек дип санаган. Тиздән Зәйтүнә гаиләсе белән Чистайга китә, һәм башланып өлгермәгән мәхәббәт өзелеп кала. Соңыннан Зәйтүнәне ишан улы Габделкадыйр Рәсулевка кияүгә бирәләр. Аларның улы Атилла Татарстанның күренекле язучысы булып китә.

1908 — 1909 елларда Тукай Г. Камал белән берлектә “Яшен” журналын чыгарыша, Ф. Әмирхан җитәкчелегендә чыгып килгән “Әльислах” гәзитендә эшли, ә 1910 елдан башлап вафатына кадәр алдынгы карашлы яшьләр белән бергә “Ялт-Йолт” журналын нәшир итә.

Сәгыйть Рәмиевка язган хатында Тукай болай дигән: «Мин поэт кына түгел, мин дипломат, политик, общественный деятель дә бит. Минем күз күпне күрә, колак күпне ишетә...». Хак сүзләр. «Китмибез!» (1907) шигыренең язылу тарихы бик гыйбрәтле. Милли төбәкләрдән килгән мөселман депутатлары Дәүләт Думасы утырышларында үз халыкларының авыр тормыш хәле, мәктәпләрнең мөшкеллеген әйтеп чыгыш ясыйлар. Ләкин уң яклы депутатлар һәм реакцион матбугат мөселманнарның бу хәлен аңларга теләмиләр, киресенчә, «әгәр сезгә Россиядәге тәртипләр ошамаса, Төркиягә китегез» дип кычкырыналар. Тукай моңа каршы «Китмибез!» шигыре белән җавап бирә. Безнең хәлне Солтан җиренә, ягъни Төркиягә китү юлы белән яхшырту мөмкин түгел, чөнки һәркем үз туган җирендә бәхетле тормыш төзергә тиеш дигән уйны күтәреп чыгара.

Габдулла балалык чорында байтак михнәтләр күрә, шуңа да саулыгы нык какшаган була. Матди яктан да шактый кысынкылыкта яшәү хәлен начарлата. 1910 елда ул үпкә чире белән интегә башлый. 1911 елның апрелендә кымыз белән дәваланырга дип татар зыялылары чакыруы буенча Әстерханга сәяхәт кыла.

1912 елның язында Габдулла Тукай Петербургка бара. Кымыз белән дәвалану максаты белән Уфа һәм Троицк якларында сәфәрдә була.

1913 елның 2 (15) апрелендә Казанның Клячкин шифаханәсенә бөек шагыйребезнең йөрәге тибүдән туктый.