Тукай музеена сәяхәт


Моннан 20 ел элек, бөек шагыйрьнең 100 еллыгына багышлап Казанның Тукай урамында аның музее ачыла. Июнь аенда Тукай музее үзенең егерме еллыгын билгеләп үтәчәк. Бәйрәм тантанасы көз айларына тәгаенләнгән. Ә хәзергә без укучыларыбызга музей заллары буйлап кечкенә сәяхәт һәм музейның бүгенге көнкүреше турында аның директоры Рәмис әфәнде Аймәт белән әнгәмә тәкъдим итәбез.

Казанда Тукай исеме белән бәйле урыннар күп. Шуларның берсе - шәһәрнең Тукай урамы һәм аның әйләнә-тирәсе. Бу урыннар шагыйрьнең журналист һәм публицист буларак күпкырлы эшчәнлеге белән бәйләнгән. 1908-1913 елларда ул монда "әл-Ислах" газетасын һәм "Ялт-Йолт" журналлары чыгарган. Бу урамда аның иҗади дуслары, фикердәшләре яшәгән. Тукай урамына якын гына шагыйрь Казанга килеп урнашкан "Болгар", "Амур" кунакханәләре. Шунда ук "Шәрык клубы"нда Тукай лекцияләре белән чыгыш ясаган, атаклы "Печән базары"нда сатирик әсәрләренә прототиплар тапкан. Тукай урамыннан тар тыкрыклар буйлап шагыйрьнең яраткан урыны - Кабан күле ярына чыгарга була. 1913 елның 15 апрелендә шушы ук урамнан Тукайны соңгы юлга озату кайгылы митингы узган.

1986 елның 11 июнендә нәкъ менә шушы урамның 74нче санлы йортында Тукай музее ачылу очраклы түгел. Музей XIX гасыр архитектур истәлеге булган ике катлы йортта урнашкан. Халык аны электән "Шамил йорты" дип йөрткән, чөнки 1882-1906 елларда монда Дагъстан халкының Милли азатлык көрәше лидеры имам Шамилнең уртанчы улы Мөхәммәт Шаффа Шамил яшәгән. Бу йортны аның каенатасы - атаклы татар бае, беренече дәрәҗәдәге сәүдәгәр Ибраһим Аппаков узенең 18 яшьлек кызы Бибимәрьямбануга бирнә буларак бүләк итә.

Тукайның үзе әлеге йортта булуы турында мәгълүмат сакланмаган. Язучы, публицист Рафаэль Мостафин фикеренчә, байларны бик өнәп бетермәгән Тукай бу йортка аяк басмаган. Шагыйрь, чынлап та, үз чорындагы дворян шагыйрь-язучылар кебек яшәмәгән, гомерен күпчелек кунакханә номерларында уздырган. Шуңадырмы, шагыйрьнең шәхси әйберләре дә бик аз сакланган. Бүгенгә кадәр Тукайның уналты фотосүрәте һәм биш шәхси әйбере билгеле: тимер карандаш савыты, Газизә апасына бүләк иткән шкатулкасы, кара түбәтәе, җин каптыргычлары, кәрзине. Шулай да музейны төзүчеләр анда Тукай рухы, аның чорының атмосферасын тудыра алганнар. Шагыйрьнең балачагын, ул үскән мөхитны сүрәтләүче авыл, табигать күренешләре, Тукайның туганнары, дуслары-фикердәшләре, аның иҗатын әйрәнүчеләрнең шәхси әйберләре дә музей экспозициясендә кулланылган. Музейның төп экспозициясе икенче катта урнашкан. Баскычтан күтәрелүгә кунакларны Тукайның таш сыны каршы ала. Унда - беренче зал, ул шагырьнең балачак чоры белән таныштыра.

Тукайның балачагы

Экспозиция үзәгендә - хәзерге Арча районы Кушлавыч авылының революциягә кадәрге фотосүрәте. Нәкъ менә шушы авылда 1886 елның 26 нчы апрель көнендә указлы мулла Мөхәммәтгариф гаиләсендә татар халкының булачак бөек шагыйре Габдулла Тукай дөньяга килә. Үзәк витринада Кушлавыч авылындагы туу һәм үлем-китем очракларын теркәп барган уникаль документлар. Шуларның берсендә булачак шагыйрьнең әтисе үз куллары белән улы туу турында язып калдырган. Янәшәдә Мөхәммәтгариф мулланың үз үлеме турында таныклык. Кечкенә Габдулла әтисен күрми дә кала - аңа нибары 3,5 ай гына була.

Фоторәсемдә - юллар. Алар өч яшьлек Габдулланы әнисе янына, әнисе икенчегә кияүгә чыккан Сасна авылына илтә. "Исемдә калганнар"ында шагыйрь болай дип яза: "…атта утырып Саснага барганымны, үземне бер киң вә рәхәт галәмдә хис иткәнемне, юлда барганда күз алдымда әллә нинди нурлар уйнаганын онытмаган шикелле булам". Тик малайның бәхете озакка бармый - дүрт яше тулар-тулмас ул, әнисе дә үлеп, дөм ятим кала. Еллар үтеп, татарның танылган шагыйре булгач, Габдулла язар:

Күз яшен дә кипмичә егълап вафат булган әни!
Гаиләсенә җиһаннын ник китердең ят кеше?

Ә хәзергә Апушны тагын юллар көтә. Аны Өчиле авылына, әнисенең әтисе Зиннәтулла янына кайтаралар. Музейда Зиннәтулла мулланың өй эчен сүрәтләгән экспонатлар: тәбәнәк өстәл, киросин лампасы, китаплар саклый торган агач сандык. Зиннәтулла үз заманының укымышлы, алдынгы карашлы кешесе була, музейда аның шәхси китапханәсеннән китаплар сакланган. Мәсәлән, 19нчы гасыр ахырында Мисырда басылган һ томлы "Пәйгамбәрләр тарихы". Китапның читләренә Зиннәтулла хәзрәт кулы белән искәрмәләр теркәлгән.

Витринада - чигелгән калфак, түбәтәй, читекләр. Болары Габдулланың Казанга үз гомерендә беренче тапкыр булган вакыты истәлекләре. Малайны Мөхәммәтвәли исемле һөнәрче асрамага ала. Тик Габдуллага Казанда озак яшәргә туры килми, аны яңадан Өчилегә кайтаралар. Ә 1892 елның июнендә малайны Кырлайга, Сәгъди атлы крестьян йортына асрамага алып китәләр. Кырлай чорын шагыйрь аеруча җылылык белән искә ала. Монда ул беренче мәртәбә мәктәпкә аяк баса. Музейда ул вакытларда авыл мәдрәсәләрендә дәреслекләр булып торган "Иман шарты", "Хәфтияк", "Бәдәвам" китапларын күрергә була. Шулар арасында Каюм Насыйри тарафыннан төзелгән "Фәвакыйгыльҗоласа" китабының 1884 елда Казанда чыккан беренче басмасы да бар.

Тукай Уральскида

Кырлайда Тукай 9 яшенә кадәр тора. Аннары шагыйрьне юллар ерак Уральск шәһәренә алып китә. Музейның икенче залы шагыйрь тормышының Уральск һәм Казан чорларын үз эченә алган. Монда күпсанлы фотографияләр Тукайның тормышы һәм әйләнә-тирәсе турында сөйли. Алар арасында аеруча кызыклысы - шагыйрь укыган "Мотыйгия" мәдрәсәсенең кызлар классы фотосүрәте. Замандашлары әйтүенә караганда, ул сүрәттә Габдулланың беренче мәхәббәтен дә күрергә була.

Шунда ук шагыйрьнең беренче остазлары - М.Төхвәтуллин һәм А.Сираҗетдинов фотосүрәтләрен, шагыйрьнең дусты Г.Кариев белән төшкән фотосүрәтен күрергә була. Габдулла Кариев соңыннан татар профессиональ театрына нигез салучыларның берсе була, аларның дуслыгы Тукайның соңгы көннәренә кадәр дәвам итә.

Экспозициядә Тукайның мәдрәсәдә укуы белән бәйле материаллар урын алган: 1903 елгы "әл-мәгариф" кулъязма газетасы һәм "әл-гасрел-җәдит" журналын мәдрәсә шәкертләре чыгарган. Беллар. Уральскида 12 ел торганнан соң, шагыйрь Казанга юл ала. Бу 1907 елның сентябрь ахырлары була.

Тукай Казанда

Музей витриналарында - 1907-1908 елларда Казанның мәдәни тормышын характерлаучы документлар: шәһәрдәге концерт һәм спектакльләргә, атаклы Никитиннар циркына чакыру билетлары, урамда халык күңел ачу чаралары турында игъланнар. Болар арасында "Сәйәр" беренче татар труппасы ачылу турындагы материаллар аерым урын алып тора. Шулай ук витриналарда Казан типографияләрендә басылган китаплар. Алар Тукай яшәгән "Болгар" кунакханәсе янындагы китап кибетләрендә сатылган.

Тукай үз истәлекләрендә күп гаиләләрдә аның өчен граммофонда пластинкалар әйләндерүләре турында яза. Музейда революциягә кадәрге граммофон һәм Тукайның яраткан халык җырлары "әллүки", "Тәфтиләү" язылган пластинкалар саклана. Музейның бу өлешендә шулай ук Тукайның яңадан җыелган китапханәсе белән танышырга була. Замандашлары сөйләвенә караганда, Тукайның зур бай китапханә туплаган, ул яшәгән "Болгар" кунакханәсенең 40нчы бүлмәсендә тәрәзә төпләре, бөтен почмаклар китап белән тулган була. Кызганычка каршы, шагыйрь үлгәннән соң аның китапханәсе югала. Бары аның Уральскидан киткәндә апасына калдырган китаплары гына сакланып калган. Шулай да шагыйрьнең китапханәсе соңыннан ул үз язмаларында искә алган авторлар, китап исемнәре буенча яңадан торгызыла.

Тукайның аралашкан кешел,әэре турында мәгълүмат экспозициядә шактый зур уын алып тора. Алар нигездэ фотосурэтлэрдэ курсэтелгэн. Язучылар Фатих Эмирхан, бертуган Колахметовлар, шагыйрь Сэгыйть Рэмиев,рын алып тора. Алар нигездә фотосүрәтләрдә күрсәтелгән. Язучылар Фатих әмирхан, бертуган Колахметовлар, шагыйрь Сәгыйть Рәмиев, революционерлар Дәүләт-Али, Хөсәен Ямашев, татар театрына нигез салучылар Галиәсгәр Камал, Кудашев-Ашказарский, Габдулла Кариев, беренче татар профессиональ артисткасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская - музейда аларның шәхси әйберләрен дә күрергә була. Экспозициягә шулай ук Тукайның сөйгән кызы Зәйтүнә Мәүлудова фотосүрәте дә кергән.

Казанда Тукай китап кибетенд экспедитор булып эшли. Музейда шартлы рәвештә аның эш урынының интерьеры торгызылган: касса аппараты, контора өстәле, киросин лампасы, китапларныы посылка итеп җибәрү өчен кирәк-яраклар. Эше өчен Тукай 25 сум акча алган.

Казанда Габдулла Тукайның иҗаты иң югары ноктасына күтәрелә. 5 ел эчендә аның шигырьләре 23 тапкыр аерым китап булып басыла, 1909 елда гына да Тукайның 9 җыентыгы чыга. Казанда Тукай танылган шагыйрьгә әйләнә, аңа зур гонорарлар түлиләр. Ләкин, Тукай тормышын өйрәнгән И.Нуруллин язуынча, шагыйрь ул акчаларга шактый саксыз караган, күп очракта кирәкмәгән әйберләр дә алган. Акчасының күп өлешен китапларга сарыф иткән, ул китапларын кешегә биреп торып, кире кайтара алмаган. Экспозициядә Тукайның 1908, 1909 елда чыккан китаплары. Алар күләме буенча зур түгел, очсыз кәгазьдә. Тик мондый китаплар да бөтен кешегә җитмәгән, халык Тукай китапларын кулдан күчереп язган. Экспозициядә шундый кулъязмаларны күрергә була.

Музейның тагын бер залы Тукайның сәяхәтләренә багышланган. Билгеле булганча, шагыйрь 1909 елда шагыйрь Сембер губернасының Гурьевка бистәсендә, фабрикант Акчуриннарда бер атна кунакта була. Шул ук елны Тукай Түбән Новгородта атаклы Мәкәрҗә ярминкәсендә була. Экспозициядә ул чорнын татар сәүдәгәрләренең фотосүрәтләре китерелгән. Шулай ук монда 1911-1912 елларда Тукай булып киткән Әстерхан, Уфа, Петербург, Троицк шәһәрләренең революциягә кадәрге фотосүрәтләре урын алган. Шунда ук шагыйрьнең Әстерхан шәһәре интеллегенциясе арасында төшкән фотосүрәте.

1912 елның апрелендә шагыйрь Уфага килә, ә 20 сендә инде ул Петербургта. Ил башкаласында ул Муса Бигиев фатирына туктый. Петербургка шагыйрь зур планнар белән килсә дә, аларның күбесе тормышка ашмый кала - авыруы көчәю сәбәпле, табиблар Тукайга начар климатлы Петербургтан тиз арада китәргә куша. Тукай Уфага, аннары Троицк аша казах далаларына юл тота. Дала һавасы шагыйрьнең сәламәтлегенә яхшы тәэсир итә, ул монда юлязмаларының беренче өлешен төгәлли, соңгы шигырь җыентыгын әзерли башлый. Җыентык 1912 елның декабрендә "Мәгариф" нәшриятында дөнья күрә. Бу вакытта шагырьнең өч ай ярым гына гомере калган була. Витринада - Тукай 26 февральдән 2 апрельгә кадәәр дәваланган Клячкин хастаханәсе фоторәсеме. Шунда ук шагырьнең үләренә 28 сәгать кала төшкән сүрәте куелган.

Музейның алдагы заллары "Тукай һәм халык иҗаты", "Тукай - мәгърифәтче һәм педагог", "Тукай безнең көннәрдә" дип атала. Мондагы материаллар шагырьне фольклорчы буларак ача, сәнгатьтә Тукай образының чагылышы турында сөйли. Соңгы залда шагыйрьнең безнең көннәргә килеп җиткән шәхси әйберләре урын алган. Шуларның берсе - кара бәрхет түбәтәйнең аерым тарихы бар. Замандашлары сөйләвенчә, Тукай түбәтәй кимәгән. 1908 елда нашир Г.Шәрәф чираттагы шигырь җыентыгы өчен шагыйрьне түбәтәй кигереп фотога төшерергә тели. Фотостудиягә барганда ул үзе белән түбәтәй дә эләктерә, һәм нәкъ фотога төшерү мизгелендә генә аны шагыйрьнең башына кигерә.

Бу залда шулай ук Тукайның беренче гонорарыннан Газизә апасына бүләк иткән фаянс шкатулка, Петербургның 200 еллыгына чыгарылган бокал рәвешендәге тимер карандаш савытын күрергә була. Монда шулай ук шагыйрьнең бронза кара савыты урын алган. Аны Тукайга Петербургтан китәсе көнне шәһәрнең татар мәктәпләре укучылары бүләк иткән. Залның соңгы экспонаты - шагыйрьнең юл кәрзине. Ул Тукайны Уральскидан Казанга килгән вакытыннан алып соңгы көннәренә кадәр озата барган, һәм шагырьне үлемсезлеккә илтүче юлның символы кебек.

Тукай музее бүген

"Хәрбер музейның гомере 7 ел диләр. Аннан соң ул үзгәрергә, яңартылырга тиеш. Бу аеруча безнең музейга кагыла: 90нчы елларда, җәмгыяткә, шул исәптән татар әдәбиятына да яңача караш, тарихны яңа кыйммәтләр аша бәяләү килде. Элек без Тукайны атеист, революционер итеп өйрәнсәк, бүген Тукай иҗатына башкачарак күзлектән карый башладылар. Бу үзгәрешләр музей экспозициясенең дә яңаруына китерергә тиеш", - дип саный музей директоры Рамис Аймәт. Бу карашны Татарстан хокүмәте вәкилләре дә хуплый. Күптән түгел Тукай музеенда Татарстанның Мәдәният министры Зилә Вәлиева килеп киткән, ул экспозициянең бүгенге торышы заман таләпләренә туры килмәве белән килешкән. Бүгенге мәгълүмат алышу тизлеге чорында, компьютер, Интернет мөмкинлекләре булганда музей экспозициясен дә яңарту кирәклеге ачык. әлегәэ шалүмат алышу тизлеге чорында, компьютер, Интернет мөмкинлекләре булганда музей экспозициясен дә яңарту кирәклеге ачык. әлегә шагыйрьнең 120 еллыгын каршы алып, музейда төзекләндерү эшләре, реэкспозиция ясалган. Ә киләчәктә, Тукайның 125 еллыгына бинага капиталь ремонт, шулай ук музей экспозициясен тулысынча үзгәртеп кору күздә тотыла. Моның өчен бүген ук яңа концепция өстендә эш бара.

"Башка музейлар белән чагыштырганда, Тукай музеена халык яратып йөри", - ди Рамис Аймәт. Иң еш кунаклар - мәктәп укучылары, чөнки музей - татар әдәбияты дәресләре уздыру өчен алыштыргысыз урын. Соңгы елларда илнең төрле почмакларыннан килгән татарлар өчен дә Тукай музеен күреп китү традициягә әйләнде. Гомумән, Тукай истәлегенә баш ияр өчен монда дөньяның 50 дән артык кыйтгасыннан кунаклар килеп киткән. "Тукай мирасына ихтыяҗ зур, шуңа да безнең музей Европа таләпләренә җавап бирә торган булырга тиеш", - дип ассызыклый Р.Аймәт. - Без бүген Татарстан Милли музееның филиалы, зур булмаган өлеше. Бәлки киләчәктә безгә "Тукай музейлары берлеге" оештырыргадыр. Тукайның туган авылы Кушлавычта, Кырлайда, Казанда шагыйрьнең музейлары эшли, хокумәтебезнең нияте ул шагыйрь буларак формалашкан /аек шәһәрендә дә аның музеен төзү. Берләшеп, мөстәкыйль эшчәнлек алып барганда, безгә уңайрак булыр иде".

Читтән караганда, музейларда вакыт туктап калган кебек, аларда тормыш агышы сизелми. Ләкин музей яши, тамашачы белән аралаша, үзендәге тарихны кешеләргә җиткерә. Тукай музееның да җаны - аның әдәби музыкаль салоны - эшчәнлеген туктатмый. Монда Тукай иҗаты һәм аның замандашларына, бүгенге чор әдәбиятына багышланган чаралар уза. Музей каршында яшь язучылар әдәби берләшмәсе, ветераннар клубы эшли. Параллель рәвештә ике күргәзмә залы бар, анда вакытлыча күргәзмәләр эшли. Мәсәлән, "Тукай һәм музыка" дигән циклдан - "И, мокаддәс моңлы сазым" күргәзмәсе, монда Тукай чорындагы музыка уен коралары урын алган. Икенче күргәзмә - "Тукай премиясе лауреатлары" дип атала.

Апрель аенда музейда традицион апрель айлыгы уздыра, юбилей елында ул аеруча җанлы үтәчәк. Айлык Тукай премиясе лауреатлары катнашында әдәби-музыкаль кичә белән башланачак. Татарстанда бу бүләккә лаек булган шагыйрь-язучылар, җырчылар, музыкантлар, рәссамнар саны 120 дән артык. Шулай ук апрель аенда музейда татар театры сәхнәсендә Тукай образын тудырган артистлар - Илдус әхмәтҗанов, Рамиль Төхвәтуллин, Фәрит Бикчәнтәевләр катнашында кичә узачак. Ә инде 15 нче һәм 26 нчы апрельдә - шагыйрьнең вафат булган һәм туган көннәрендә аның каберенә зыярәт кылу традициягә әйләнгән. Бу чарада Камал театры артистлары, Тукай исемен йөрткән Татар дәүләт филармониясе артистлары, музей хезмткәрләре катнаша.

Шулай ук Тукай айлыгы кысаларрында фәнни конференция, Мәгариф министрлыгы белән берлектә Тукайга багышланган әдәби-музыкаль композицияләр конкурсы йомгаклау кичәсе, Тукайның замандашы Гафур Колахметовның тууына 125 еллыкка багышланган кичә дә узачак. Айлык ахырында Тукайның ТЭХСИ архивгечләр әйтүенчә, журналның кайбер битләрен Тукай үз куллары белән язган. Журналның бер номерында шәкерт Тукаевның укучылар җыелышында үз шигырьләре белән чыгыш ясавы турында әйтелә. Шагыйрьнең беренче шигыре басылган журнал бите дә сакланган. 1905 елгы революция елларында Тукай "Уралец" газетасында хәреф җыючы булып эшли. Шигырьләре "Фикер" газетасында, "әл-гасрел-җәдит", "Уклар" журналларында басыла. Ул вакытларда инде Тукайның шагыйрь буларак даны тирә-якка тарала, аны Казан, Оренбург, Уфа якларына чакыраында сакланган хатларынын төп нөхсәләре күргәзмәсе оештырылачак. Махсус Тукай фондында шагыйрьнең 10 нан артык хаты сакланган.

Киләчәктә Казанда Тукай исеме белән бәйле истәлек, күңел ачу -балалар комплексы барлыкка килер кебек. Тукай музее тирэсендэге мэчу - балалар комплексы барлыкка килер кебек. Тукай музее тирәсендәге мәйдан чәй йорты, шигърият кичәләре уздырырлык сәхнә, фонтаннар, газоннар белән бизәләчәк.

Галия РАМАЗАНОВА әзерләде
"Татарские новости", N 4 (140) 2006 ел