Җәмгыять > Дин > 2010 елда дини бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр
2010 елда дини бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр. (Мөселман ай календаре буенча 1431–1432 һиҗри еллар)


1 гыйнвар (җомга) - Идел Болгарстанында Ислам динен рәсми рәвештә кабул иткән көн (310 нчы һиҗри, 922 нче милади ел).

16 гыйнвар (шимбә) - Сәфәр ае башланган көн.

26 февраль (җомга) - Мәүлид бәйрәме. Иң зур бәйрәмнәрнең берсе - Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көне. Бу изге бәйрәм нәкъ бер ай дәвам итә. Бу вакытта мәчетләрдә вәгазьләр укыла, хәер, садака (зәкят) өләшенә. Күп кенә мөселман илләрендә факеллар һәм фонарьлар кабызып, тантаналы мәрасимнәр уздырыла.

13 июнь (якшәмбе) - мөселман календаренда изге саналган Рәҗәб аеның беренче көне. Бу айда Ибраһим пәйгамбәрнең, Гайсә пәйгамбәрнең туган көннәре һәм башка истәлекле көннәр билгеләп үтелә. Шулай ук кече хаҗ, гомрә хаҗы кылына.

17 июнь (пәнҗешәмбе) - Рәҗәб аеның беренче җомгасына каршы кич - Рәгаиб кичәсе дип атала. Мөхәммәд пәйгамбәрнең әти-әнисе Габдуллаһ һәм Әминәнең бергә кушылуын искә алу кичәсе дә.

8 июль (пәнҗешәмбе) - Мигъраҗ кичәсе. Мөхәммәд пәйгамбәрнең Мәккә шәһәреннән Иерусалимга һәм аннан җиде кат күккә - Аллаһы Тәгаләнең тәхете янына кылган могҗизалы сәяхәте. Мигъраҗ уразасы 100 көн ураза тотуга тиңләнә.

13 июль (сишәмбе) - дүрт изге айның берсе, мөселман ай календаре буенча, сигезенче ай - Шәгъбан ае башлану көне.

26 июль (дүшәмбе) - Бәраәт кичәсе, ягъни "ләйләтул-Бәраәт". Бәхет һәм һәртөрле уңышлар, изгелекләр иңә торган изге көн. Нәкъ шушы төнне Аллаһы Тәгалә, һәркемнең изге гамәле һәм догаларында ялварып сораган үтенечләрен исәпкә алып, кешеләрнең язмышы турында карар кабул итә.

11 август (чәршәмбе) - изге Рамазан ае һәм Ураза башланган көн. Рамазан аенда иң кадерле кичә - Кадер кичәсе.

9 сентябрь (пәнҗешәмбе) - Гайдел-фитыр. Ураза бәйрәме.

15 ноябрь (дүшәмбе) - Гарәфә көне. Хаҗ кылучылар тарафыннан Мәккә янындагы Гарәфә тавына бару һәм тау итәгендә намаз уку көне.

16 ноябрь (сишәмбе) - Гайдел-Әдъхә, Корбан бәйрәме. Иң зур мөселман бәйрәме. Ураза тәмамлангач, нәкъ 70 көннән соң башлана торган Корбан чалу бәйрәме, ул 3 көн дәвам итә. Бу көн Татарстанда басылган барлык календарьларда кызыл төс белән билгеләнгән.

17,18,19 ноябрь (чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга) - Тәшрикъ көннәре. Бу көннәрдә мөселманнар, фарыз намазларын укыганнан соң, Аллаһы Тәгаләне мактап махсус сүзләр әйтәләр.

7 декабрь (сишәмбе) - 1432 ел, яңа мөселман елы һәм Мөхәррәм ае башланган көн. Бу айда күп итеп хәер (зәкят) бирелә, изге гамәлләр кылына.

16 декабрь (пәнҗешәмбе) - Гашура бәйрәме. Сөнниләр Аллаһы Тәгаләнең ун пәйгамбәренә күндерелгән изгелекләре хөрмәтенә, ә шигыйлар Мөхәммәд пәйгамбәрнең оныгы Гали хәлифәнең улы Хөсәен (626-680) җәзалап үтерелү көнен мөбарәк, изге вә хөрмәтле санап, ураза тота.

Новости по теме
Публикации по теме
Все материалы рубрики «Дин»