Дин

Татарстан республикасында күп төрле милләт вәкилләре яши. Гомумән алганда, республикадагы дини хәл тотрыклы дип санала, һәм бу соңгы унъеллыклар эчендә булган дин-дәүләт мөнәсәбәтләренә һәм Россия Федерациясе территориясендәге барлык дини оешмалары эшчәнлегенә караган үзгәрешләрне чагылдыра.

Соңгы елларда республиканың дини тормыш даирәсе тотрыклы үсә. Төп конфессияләр — ислам һәм православие арасында урнашкан татулыкны һәм аңлашуны, аларның үзара һәм безнең регион өчен традицион булган яһүд, католик һәм лютеран диннәре белән багланышларын уңай тенденция дип билгеләп үтәргә кирәк. Республика җитәкчелегенең даими рәвештә төрле дин руханилары белән очрашуы да шушы ук максатларга хезмәт итә. Мондый очрашуларда дин кешеләрен борчый торган проблемалар чишелә: гыйбадәтханәләрне торгызу һәм яңаларын салу, дини белем бирү һ.б.

Азимовская мечеть
Министрлар Кабинеты карары буенча Татарстан республикасында төрле дини бәйрәмнәр уздырыла. Башка еллардагы кебек үк, узган елда да безнең милли сәясәтебезнең төп принциплары эзлекле рәвештә гамәлгә ашырылды. Бу, беренчедән, Татарстан республикасында яшәүче барлык халыкларның мәдәниятен үстерүгә һәрьяклап ярдәм итү, икенчедән, диннәр арасындагы тигезлекне тәэмин итү. Мондый сәясәтнең нәтиҗәләре күзгә күренеп тора. Иң мөһиме, милләтләр арасында татулык һәм хезмәттәшлек юлыннан барып, демократик институтларны актив файдаланып, бу елларда халыкларның интеллектуаль, мәдәни–эстетик һәм рухи–әхлакый дәрәҗәсен күтәрү юлында зур адымнар эшләдек.

Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе мәгълүматларына караганда, 2010 елның 1 гыйнварына Татарстан Республикасында барлыгы 1440 дини оешма (2009 елның 1 гыйнварына – 1413) теркәлгән. Шулар арасыннан: мөселман дини оешмалары 1087; православие – 262; иудаизм – 3; Россия православие автоном чиркәве – 1; чын православие чиркәве – 4; старообрядчылар – 2; рим-католик – 2; Евангелие христианнары – 29; Евангелие христианнары баптистлар – 5; Евангелие христианнары-пятидесятниклар – 16; җиденче көн адвентистлары - 11; лютераннар – 5; Яңа апостол чиркәве – 1; Иегова шаһитлары – 5; Соңгы завет чиркәве (виссарионовчылар) –1; Кришнага табынучылар – 2; Бахаи дине – 1; буддачылар – 1; Иисус Христос соңгы көннәр изгеләре чиркәве (мормоннар) – 1; әхмәдия – 1.

Теркәлгән дини оешмалар саны буенча Татарстан Республикасы Россия Федерациясе субъектлары арасында алдынгы урынны алып тора. Соңгы елларда дини оешмалар санының тотрыклылыгы, нигездә мөселманнар һәм православие динендәгеләр берләшмәләреннән торган дини җәмгыятьләр хисабының берникадәр үсеше күзәтелә.

Купола Благовещенского собора
Татарстан Республикасында 2 үзәкләштерелгән дини оешма гамәлдә: Россия православие чиркәвенең Казан епархиясе һәм Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте. Казан епархиясе карамагында 9 монастырь, 1 дини семинария, Татарстан Республикасы мөсеманнарының Диния нәзарәте карамагында 11 мөселман дини белем бирү учреждениесе, шул исәптән Россия ислам университеты эшчәнлек алып баралар.

Төбәгебездәге рухи халәт ислам һәм православие диннәре арасындагы аңлашу һәм үзара ярдәмләшү кебек гаять мөһим дини мөнәсәбәтләр белән билгеләнә һәм җәмгыятьнең әхлакый үсешенә, социаль чирләрдән арынуына ярдәм итә. Татарстан Республикасында иң күп таралган диннәрнең үзара татулыкка нигезләнгән багланышлары күп кенә илләрнең иҗтимагый-сәяси тотрыклылыгын какшатуга китерүче күренешләргә - ксенофобиягә, дини экстремизмга һәм радикализмга киртә булып тора.

1999 елның 28 августында «Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында» Татарстан Республикасы Законы үз көченә керде. Әлеге Законда күпмилләтле республиканың үзенә генә хас яклары, диннең дәүләттән аерылуының хокукый режимы үзенчәлекләре тәгаенләнә, дини мөнәсәбәтләрне җайга салуда дәүләт йөз тоткан юнәлешләр катгый билгеләнә, таныла һәм саклана торган вөҗдан иреге һәм дин тоту иреге чикләре күрсәтелә. Шулай ук көнкүрештә дини хокук нормаларын куллану даирәсе киңәйтелә. Закон вөҗдан иреге һәм дин тоту иреге мәсьәләләрендә үзара аңлашуга, хәерхаһлы һәм ихтирамлы булуга юнәлтелгән. Әлеге Закон гамәлдә булган чорда республикадагы рухи-әхлакый халәтне шактый яхшыртуга, дини оешмаларның бердәмлеген ныгытуга ирешелде.



Новости по теме
Публикации по теме
Все материалы рубрики «Дин»